ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Хәтер – киләчәк ачкычы

 

Иртәгә – Хәтер көне. Усал телле кайберәүләр аны хәтерсезлек көне, дип тә атый башлады. Теленә салынганнарны гаепләргә ашыкмыйк. Ни генә димә, милләтебез, республика зурдан кубып билгеләп үтәргә тиешле ул датага тәгаенланган бердәнбер чара инде менә ничә еллар җәмгысы йөз - йөз илле кеше катнашында, ярым тыел-ган, күпмедер идән астына куып кертелгән шартларда уза.  

20-2

Бу күренештә, аның сәбәпләрендә барысы да бар: тарихыбызга булган битарафлыкка төренгән түбән милли үзаң, илдәге гавамның өлгермәгәнлеге, артталыгы нәтиҗәсе булган, безне дә читләтеп узмаган наданлык белән тәрбиясезлек. Ә барыннан да бигрәк татарның кая барса да артыннан калмаган кара сакалы - куркаклык. Милләт хәтле милләтне, аның ул-кызларын, җитәкчеләребезне аз гына да бизәмәгән сыйфатлар җыелмасы бу. Татарның милли нигилизм һәм сәяси булдыксызлык сугарган шикле “джентельменский набор”ы. Инде килеп менә мәгарифебезне туздыралар, телебез кыл өстендә калып бара. Телдән соң чират үзебезгә җитәчәк. Кирәксә-кирәкмәсә дә Мәскәүгә лояльлекне күрсәтеп яши, чама-сыз толерантлана торгач, башкача була ала микән?

 

Биш-алты миллионлы татар һәм йөз илле кешелек ярымлегаль митинг. Гафу итегез, бу - татарның бүгенге мөшкеллеге генә түгел, аның мескенлеге дә. Чигенүләрдә чикне белмә-гән, үз-үзен яклый алмаган халыкка, бигрәк тә шул халыкның авангарды булырга, аның хәтере сагында торырга тиеш зыялы катлауга, башлыкларыбызга шундый диагноз куймый хәл юк. Бит 15 октябрьне кирәгенчә билгеләп үтү, башкарылган очракта, һич кенә дә өлкән туган бакчасына таш ату, милләтара низагка өндәү түгел. Ул бары күп гасырлар бер казанда кайнаган татар белән русның уртак тарихының аерым бер өлешенә, вакыйга ихтибар, аны искә алу, билгеләп үтү генә. Моны Мәскәүдә дә белмиләр түгел, беләләр. Тик курыкканны ник әле куркытып тормаска, басмаска? Илбашы “Слабых бьют”, дияргә ярата. Үзен сакларга теләмәгән горурлыксыз затны, зәгыйфьне кыйнап торасы да юк, җиңелчә бармак кына янап аласы. Нәкъ менә Марий Иле башкаласындагы кебек...

 

ХVIII гасыр башы. Төгәлрәк әйткәндә, 1714 елның 11 сентябре. Казан яуланганга инде гасыр ярымнан артык вакыт узган. Испания корольләренең берсе, озакка сузылган кама-лыштан соң, Барселонаны алып, Каталонияне буйсындыра, әлеге халыкны автономиясез калдыра. (Көз айларының азчылык милләтләр өчен шәфкатьсезлегенә, ирексезлеккә илт-кән сценарийлардагы охшашлыкларга ихтибар итик). Вакыт үтә, каталонлылар ул датаны онытмый. Рәсми Мадрид, корольләрдән алып, генерал Франкога чаклы әлеге азчылык халык Милләт көне дип атаган 11 сентябрь – хәтер көнен тыйган чорларда да аны зурлап уздырып килә. Һәм инде менә соңгы берничә дистә елда көчәйгән эзлекле көрәш, милли үзаң үстерүгә алынган юл, провинция җитәкчеләренең фидакарьлегенең күркәм нәтиҗәсе - бүген әлеге дата Испания күләмендә билгеләп үтелә торган Каталон милләте көне. Ягъни, үз дигәнебезгә ирешәсебез килгәндә без – татарларга үрнәк эзләп ерак йөрисе түгел. Ирекне дә, ирекнең символларын, истәлекле даталарны да сорап түгел, көрәшеп, яулап алалар. Каталония бүген, күрәбез, бәйсез дәүләтчелеккә ирешүгә юлында берсеннән берсе олы адымнар ясый. 

 

Һәйкәлләр дә символлар рәтендә. Казанны саклаганда башларын салган бабаларыбыз, аларның рухы бездән ничә гасырлар инде һәйкәл көтә. Без аны телибез дә кебек, тик тиз-рәк башны борып тагын Мәскәү ягына карыйбыз. Анда ни диярләр? Ә анда киң күңелле-ләнергә ашыкмыйлар. Нигә ашыгырга, татар тыйнак, юаш, толерант, гысъянчылары үткән гасырларда ук юк ителгән, яңаларын үзләре үк чукып, басып торган халык ич. Андыйларга хәтер, аны озынайту нигә? Хәтер кыскалыгы бит халыкның да гомерен кыскартучы, пассионарлыгын, ягъни яшәү көчен, теләген киметүче факторларның берсе. Инде югыйсә рус мәдәни җәмгыяте, Щегловларга тикле монумент мәсьәләсен күтәреп чыкты, кирәк диде. Рус сугышчыларына һәйкәл күптәннән тору гына җитмәгән, без алар Казанны алыр өчен махсус төзегән база-кирмәнне – Зөя утравын да гөлбакча итеп куйдык – безне дәүләтсез иткәннәргә янә дә бер һәйкәл торгыздык. Шәһит киткәннәрне искә алу урыны, аларга һәйкәл дигәндә дә безгә шул Барселонаны искә аласы. Шәһәрне саклаганда һәлак булганнар Каталония башкласының мәгълүм мәйданындагы туганнар каберлегенә күмелеп, анда инде хәтсездән һәйкәл-стела торганлыгы, һәйкәлнең Милләт көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә шау чәчәктә булуы, ул тарафлардан халык өзелмәве билгеле... 

 

Хәтере сайларның киләчәге хафалы була. Киләчәкле булсак иде.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112