ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

//

Балтачны онытмагыз! Муса Җәлил турнирын кем отар?

 

Көрәшчеләрне Актанышта көтәләр. Газетабызның көрәш бәйгесе бу юлы Казаннан ерак урнашса да, кунакчыллыгы һәм миллилеге белән билгеле районда уза. Турнир 14 февральдә башланып, 15ендә батырлар ачыкланачак. Әмма тәмамланмый. 16 февраль көнне биредә илкүләм турнир була.

 15-2
“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөр­түче әлеге бәйгенең быел 56нчысы узачак. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә татар көрәшендә иң көчле ярышка әверелгән бу турнир шул дәрәҗәсен югалтмаска тырыша. Әлбәттә, һәр ярыш кадерле. Һәр көрәш бәйгесенең үзенә генә хас яклары була. Муса Җә­лилнең үзенчәлеге дип катнашучылар санының күп булуы һәм шуның аркасында көндәшлек артуны телгә алучылар бар. Елның беренче зур турниры да бит әле ул. Әмма аның төп үзенчәлеге Казаннан читтә узуына бәйле. Элегрәк елларда ул Чаллыда, Әлмәттә узды. Аннары икешәр мәртәбә Биектау белән Зәй келәмнәрендә кунак һәм шул ук вакытта хуҗа булды батырлар. Казаннан читтә узган турнирларның тагын бер аермасы бар: гадәти спорт ярышыннан бигрәк, көрәш сөючеләрнең очрашу урынына әверелә ул.

 
Тарихка күз салсак, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга ук барып җиткән. Бу ярышны чаллылар – тугыз, әлмәтләр – алты, түбәнкамалар биш тапкыр откан. Рекорд исә – Балтач егет­ләре кулында. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулый алды. Балтачларның инде дистә елдан артык команда уңышына ирешкәне юк.  Ләкин узган ел­ның ноябрендә бу район егет­ләре Татарстан чемпионатын отты. Ә нигә бу уңышны Актанышта кабатламаска? Соңгы өч елда турнирны откан зәйләргә исә бу юлы авыр булачак. Төп көрәшчеләреннән берсе Радик Сәлахов моннан ары Әлмәт өчен бил алышачак. Нефть башкаласы егетләре Кубокны үзләренә алып кайтып китсә, гаҗәп булмаячак. Әмма Теләче егетләре башкача уйлый.


Аерым исемнәргә килгәндә, Чаллы батыры Айрат Гыйлаев барысын да уздыра. Ул бу бәй­гене 12 тапкыр отты һәм әлегә аны куып тотучы күренми. Һәрхәлдә, тиз генә булмаячак андый хәл. Балтач батыры Айдар Хәйретдинов бу ярышта 10 мәртәбә җиңде. Әлмәттән Иль­яс Галимов белән Балык Бис­тәсеннән Илнар Әхмәтҗанов бу ярышта тугыз мәртәбә җиңү яулады. Теләче – Биектау батыры Раил Нургалиев исәбендә сигез җиңү бар. Быел тугызынчысы турында хыяллана. Балтачтан Фидаил Шакиров, Питрәчтән Рафаил Сафиуллин, Түбән Кама­ның атаклы батыры Данил абый Галиев бу бәйгене алтышар тапкыр откан. Гакыйф Борһанов, Илгиз Гайнуллин, Айдар Нәҗ­метдинов, Ранил Габдрахманов, Илдар Аббасов һәм Сергей Павлик исәбендә бишәр җиңү бар.


Былтыргы ярышта чемпион исемен Биектаудан Нәфис Миң­небаев, Ранис Галимуллин, Раил Нургалиев, Әлмәттән Искән­дәр Мортазин, Алабугадан Ислам Фәләхов, Зәйдән Ренас Кәлимуллин, Сергей Павлик, Казанның Яңа Савин районыннан Илмир Төхфәтуллин, Булат Мусин, Теләчедән Муса Галлә­мовлар отты. Күбесе быел да келәмгә чыга һәм батыр исеме өчен көрәшә.


Гадәттәгечә, Җәлил бәйгесе алдыннан Татарстанның көрәш федерациясе узган елга нәтиҗә чыгара һәм “иң-иң”нәрне бү­ләкли. Көрәшчеләр исем­ле­гендә беренче бишлеккә Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвә­тул­лин, Ислам Фәлахов, Раил Нургалиев һәм Фирзәр Гыйниятуллиннар кергән. Ренас белән Илмир үзләре катнашкан дүрт зур ярыш – Муса Җәлил бәй­гесе, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгесе, Татарстан һәм Россия чемпионатларының барысында да җиңү яулады. Остазларга кил­гәндә, 18 яшькә кадәр булган егетләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар дип Илнар Гәрәев (Түбән Кама), Руслан Нургалиев (Әлмәт) һәм Илнур Хәйбуллин (Чаллы) танылды. Зурлар белән эшләүчеләр арасыннан Вакыйф Дәүләтшин (Казан), Ильяс Билалов (Әлмәт) һәм Җәүдәт Хө­сәе­нов (Казан) иң уңышлы остазлар дип табылды.

 

“Яңа батырлар көтәбез”

 

Актаныш гомер-гомергә игенчеләр һәм моңлы кешеләр төбәге булып саналды. Батыр көрәшчеләре дә бар районның. Дөрес, соңгы елларда бераз өзеклек, бушлык та барлыкка килде. Муса Җәлил турнирын үзләрендә оештырып, җиңүче рухын кабат кайтармакчы булалар. Район башлыгы Энгель Фәттахов бу хакта менә ниләр сөйли:

 15-1
– Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда дәрес булып классик көрәш керә иде. Фәрит Заһитович дигән укытучыбыз: “Сездән көрәшче дә чыгарга тиеш”, – дип, безне татарча көрәшкә дә алып керде. Район ярышына алып барды шунда. Беренче ярышымда дүртенче калдым кебек. Ә институтта укыганда, дзю­до-сам­бо буенча шөгыль­лән­дем. Спорт мастерлыгына кандидат булдым. Татарча көрәштә үзем батыр калмадым. Ә менә дзюдода да, самбода да үз авырлыгымда берничә тапкыр чемпион булдым. Көрәш миңа тән, җан рәхәтлеге бирә иде.

 
Заманында безнең егетләр зур уңышларга иреште. Рузил Ганиев, Мурад Әмирханов, Рамил Хис­мәтуллин, бертуган Нургалиевлар, Сибгатуллиннар... Әйе, аларны “алтын буын” дип әйтергә кирәк тә. Хәзер инде балалары яки шә­кертләре җир җимертеп көрәшә башлады. Ул буынның кайбе­рәү­ләре Актаныштан китте, безнең өчен көрәшмәде. Үкенечле дә бер яктан караганда, ләкин, икенче яктан, бу табигый да. Әнә йөз балл җыйган отличникларыбыз башка төбәкләргә китә, яхшы белгечләр чит илләргә юл ала. Бөтен өлкәдә дә шулай. Шул ук вакытта без бу егет­ләр белән барыбер элемтәдә торабыз. Горурланабыз, безгә кайтып, балаларга үрнәк күрсәтәләр, кай­берәүләре үзләре үскән залларда шөгыльләнеп китә.

 
Традицияләр бар. Элек бездә көрәш ничектер район үзәгендә генә тупланса, хәзер инде күп кенә авылларда үзебезнең егетләр кү­негүләр алып бара. Үзебезнең данлыклы көрәш­челә­ребезне истә тотабыз. Илфат абый Әнвәров ис­тәлегенә уза торган турнирыбыз бар. Марсель Гыйлаевны беркайчан да онытмыйбыз, истә­ле­ген мәң­геләштереп, даими ярышлар үткә­рәбез. Мондый турнир­ларның тәр­бияви ягы да искиткеч...

 
Район тарихында беренче тапкыр Муса Җәлил турнирын үзе­бездә уздырырга сорап алдык. Алт­мышынчы еллар ахырында безнең көрәшчеләр бу ярышларда җиңү  дә яулаганнар. Шушы бәйге белән көрәшкә яңа сулыш өрәсе килә. Ел саен Татарстанның Беренче Президенты Кубогына ярышларыбыз уза. Анда да барлык районнардан диярлек дүрт йөздән артык яшь кө­рәшче катнаша бит! Җәлил бәй­гесен дә уздырсак, ышанам: Актанышта көрәш башкача үсеп китә­чәк, әнә шул “алтын буын”га алмаш үсеп чыгачак. Сер түгел, Муса Җә­лил турниры  ул – көрәш дөнь­ясындагы иң зур бәйге. Бирегә биш йөзләп кеше киләчәк, димәк, Актанышны күрсәтү, таныту максаты да бар. Күрсеннәр, бел­сеннәр безне, сөйләсеннәр безнең турыда, язсыннар. Ә күрсәтерлек, язарлык нәрсәләр җитә районда.


“Актаныш игенчесе” дигән мактаулы даныбыз бар. “Актаныш мо­ңы” дигәнен әйтеп тә тормыйм. Минем теләгем – “Актаныш кө­рәш­чесе” дигән исем-бренд та булырга тиеш.

 

Атказанганнарның берсе

 

Татарча көрәш буенча республика һәм Россия күлә­мен­дәге, шулай ук, халыкара ярышларда күп җиңүләр яулаганнары өчен ”Татарстанның атказанган спорт остасы” дигән мактаулы исем алган кешеләр күп түгел. Аларның берсе – Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылыннан Гакыйф Борһанов. Милли көрәшебезнең тере легендаларыннан берсе булган батырга гыйнвар башында 70 яшь тулды.

15-3
Авыл җирендә яшәүчеләрнең спорт белән җитди шөгыльләнер өчен вакыты да, мөмкинлеге дә шәһәр кешеләренекенә караганда бик аз, дип әйтү гадәткә кергән. Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Кызыл Чапчакта туып, гомере буе шушы гап-гади авылда яшәүче Гакыйф Борһановка да шәһәрнең заманча спорт комплексларында танылган   тренерлар җитәкчеле­ген­дә шөгыльләнү насыйп булмаган. Кечкенәдән авыл Сабантуйларында көрәшә, төрле ярышларда көч сынаша, шуларда алган сабакларны анализлап, үз-үзенә тренер була ул. Әмма Гакыйфның зур спортта яулаган казанышлары шәһәр спортчыларын да көнләште­рер­лек, ул ирешкән биеклекләргә алар­ның бик сирәге генә күтәрелә ала.


“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил ис­тәлегенә уздырылучы шәхси-команда беренчелеге республикабызда милли көрәш буенча иң дә­рәҗәле бәйге санала, анда үз авырлык үлчәвеңдә бер генә мәртәбә җиңеп чыга алу да – бик зур казаныш. Гакыйф Борһанов бу турнирда биш мәртәбә җиңү яулады. Беренчесе 1973 елда, 24 яшендә булган иде. Ә бишенче җиңүе көрәш дөньясында үзе бер легендага әйләнде: 1994 елда, ул чагында инде 45 яшен тутырган Гакыйф үзеннән яшьрәк булган барлык көндәшләреннән өстен чыгып, янә мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Шуның өстенә, ул әле – милли көрәш буенча ике мәртәбә (1974, 1975) Россия чемпионы да.


Ә бит Борһанов – көрәшче генә түгел, спортның башка төрләрендә дә зур уңышлар яулаган кеше. Ул – гер күтәрү буенча РСФСРның спорт остасы, үз авырлык үлчә­вендә берничә мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы булган. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, инде алтмыштан узгач та, спорт ветераннары арасында гер күтәрү буенча халыкара ярышларга рәттән өч ел (2010–2012) барып, медальләр алып кайтты әле. Заманында штанга күтәрү белән дә шөгыльләнеп, республика ярышларында җиңгән булган.


Әмма аның тормышындагы иң зур, гомерлек мавыгу – татарча көрәш. Урта мәктәпне тәмамлаган 1967 елда 60 килограммлы (сүз уңаеннан, аның гәүдә авырлыгы бүгенгәчә һаман да шулай, үз­гәрешсез сакланып килә), унсигез яшьлек егет, берсеннән-берсе таза ирләрне җиңеп, туган авылында беренче мәртәбә Сабантуй батыры була. Спортка мәхәббәт аның өчен тормышта үз һөнәрен сайлау­да хәлиткеч роль уйный. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Әлмәт физкультура техникумына укырга ке­рә, аны тәмамлаганнан соң, кырык елга якын бер урында – туган авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институ­тының физик тәрбия факультетында югары белем алган.


Республикабызның үз авырлык үлчәвендәге иң көчле көрәш­челәреннән берсе булган педагог мәктәптәге укучыларын татарча көрәш белән мавыктыра, аларның чын остазына әверелә. Спорт дөнья­сына беренче адымнарын Гакыйф абыйлары кул астында атлаган авыл егетләре арасында Татарстан чемпионы булучылар, спорт остасы исемен алучылар да шактый. Аның үз уллары өчен дә әтиләренең спорт дөнья­сындагы абруе яхшы үрнәк булган: Дамир һәм Илнур, көрәш белән шөгыль­ләнеп, көчле, нык булып үстеләр.
Гакыйф Әкъмәл улы, инде пенсия яшенә җиткәч тә, авыл Сабантуйларында көрәш ветераннары категориясендә бил алышып, җиңүләргә иреште әле. Соңгы елларда гына, үзенең ничә яшьтә булуын исенә төшергән диярсең, ярышларда хөкемдар вазифасын башкара башлады.


Ни генә дисәң дә, спортта шундый озын гомерле булу – сирәк хәл, ул бәхет күп кешегә тәтеми. Инде җитмеш яшенә җитеп, гомер буе көрәш мәйданында кайнашкан Борһанов үзенең кул-аягы, биле авыртканын хәтерләми, ярышларда җәрәхәт алганы юк. Аның шулай егетләрчә саклануына, бер яктан, спортчы, физкультура укытучысы булуы, ә икенче яктан, гомер буе авылда яшәве, саф һавада эшләве ярдәм итәдер, мөгаен. Барысына да өлгерә торган бу тырыш, тынгысыз кеше хуҗалыгында умарта да тота. Эш азрак булган бу кышкы көннәрдә әле чаңгыда шактый ерак араларны әйләнеп кайтырга да вакыт таба. Сәламәтлеген күзәтеп торучысы да янәшәсендә генә: тормышта ышанычлы ”тыл” булган хатыны Рәйханә – медицина хезмәткәре.


Исеме татарча көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы булган Гакыйф Борһа­новны әле тагын күп еллар көрәш мәйданнарында, көрәшчеләр арасында күрергә насыйп булсын – аның тәҗрибәсе, киңәше яшьләргә бик кирәк.

 

Илнар ХӨСНУЛЛИН,

Виктор ШАДРИН

 

002

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 08.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!