ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Яратыргамы сезне, әтиләр?!

 

Социаль челтәрдә эре хәрефләр белән: “1. Әти хаксыз булса да, аны яратыргамы? 2. Әти хаксыз булса да, аңа буйсыныргамы?” – дип язып куелган юлларга юлыктым. Инде чәчләре тоташ чаларган һәм оныклар көтүче, яисә инде аларны үстерүче буын вәкиле булганга, ул сүзләр йөрәкне битараф калдырмады. Әтиләр һәм балалар каршылыгы кешелек тарихында буыннардан буыннарга кабатлана. Бу хакта калын-калын китаплар язылган, риваятьләр туган…

7-6  
Яшьлек белән картлыкның бер-берсен аңлап бетермәве табигый хәл, бу кеше акылының чикләнгән булуыннан килә. Өстен Акылны исә күпләр танымый, шуңа күрә аның күрсәтмәләрен санга сукмый, нәтиҗәдә фаҗигале язмышлар барлыкка килә. Әтине югалтуның нәрсә икәнен ул синең кулыңда соңгы сулышын алганда да аңлап бетермисең әле. Еллар үтеп, тормыш берсеннән берсе катлаулы проблемаларны алдыңа китереп бастырганда һәм аларның чишелешен эзләгәндә, йөрәкне телеп: “Эх, киңәшкә әти булса!” – дигән уй узып китү белән генә синең бу дөньяга килүеңә сәбәпче булган затның чын кыйммәте, югалтуның чын зурлыгы ачыклана башлый.

 
Әтисез үскәннәрнең сагышы исә миңа таныш түгел, чөнки ул бә­хетсезлекне кичермәдем. Әти­нең чын кыйммәтен әйтсә, менә шулар әйтә алыр иде. Ә болай яшьлектә, дөньяга алсу күзлектән караганда, әтинең кисәтүләре, аның сине ачулануы гаделсезлекнең бер канаты булып тоела, монысы хак. Үзеңнең ялгышканыңны син бик соң аңлыйсың. Аның формуласы менә болайрак бит инде: “Син әти-әни­ең­нең хаклы булганын аңла­ганда, синең хаксыз икәнеңне аңлаган балаларың үсеп җиткән була”. Әтиләр һәм балалар арасында бетми, кабатлана торган каршылыкны менә шул сүзләр аңлата да бирә. Ә болай әтиеңнең сине ачулануының сәбәбен аңлаткан зирәклек тә бар: “Син беркайчан да әти-әниеңнән дә якынрак дус таба алмаячаксың. Шулар гына синең артыңда бары тик яхшысын сөйлиләр дә, йөзеңә бәреп, синең нинди чүп икәнеңне әйтә алалар”.

 
Әтиләр һәм балалар каршылыгын чишүнең бөек кануны исә Ал­лаһ тарафыннан хикмәтле Коръән­дә бирелә: “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде: фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димә, вә ка­һәрләмә, кәефләрен җибәр­мә, бәлки аларга йомшак вә мө­лаем сүзләр сөйлә. Вә аларга шәф­кать итеп, рәхим канатла­рыңны җәй. Вә әйт: “Ии Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл” (17:23-24).

 
Аллаһы Тәгалә әтинең хаклы яисә хаксыз булуы турында дилеммалар куймый, сызыкны турыдан үткәрә: әти-әнине яратырга, аларга карата шәфкатьле булырга, алар өчен даими дога кылырга. Бу – үзгәрми торган канун. Әлеге канунны бозу гаилә драмаларын барлыкка китерә, бетмәс-төкәнмәс кон­фликтларны үстерә, төзәтеп булмый торган ялгышлар ясата, соңы­ннан ачы үкенү бумерангы булып йөрәккә китереп суга. Мәсьә­ләнең тагын бер катлаулы һәм фаҗигале ягы бар: син әтиеңә ничек булсаң, балаларың сиңа шулай булачак. “Өч нәрсә кешегә әйләнеп кайта, – диләр изгеләр. – Явызлык, мәкерле хәйлә, антны бозу”. Алла­һы Тәгалә дә бу хакта кисәтә: “Ии кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга...” – ди (10:23). Ягъни кемгә булса да золым кылдыңмы, ул золым иртәме-соң­мы үзеңә зыян китерәчәк.


Тормыш тәҗрибәсе бу хакыйкатьне бер генә тапкыр расламый. Авыл урамында капка төбендә елап утырган карт турында ишет­кәнем бар. “Яшьлектә әти белән араны өзгән идем, башка чыккан улым, урамнан узып киткәндә, минем якка таба борылып та карамый. Дөньяныкы дөньялыкта дигәннәр иде, хак икән”, – дип әйтә ди үзе, күзеннән аккан яшьләрен сөртеп.


Аллаһның әти-әниләр хакындагы какшамас канунын бозуның тагын бер аеруча хәтәр ягы бар: кылынган изгелекләрең кабул булмый. Иман әһелләре өчен бер риваять сөйлик бу хакта. Мәлик ибн Динар дигән изге Мәккәдә хаҗ сезоны төгәлләнгән көнне төшендә: “Әй, Мәлик! Быел хаҗга килгән Габдрахман ибн Мөхәммәд дигән ке­шенең гөнаһлары кичерелмәде, ха­җы кабул булмады”, – дигән сүзләр ишетә. Мәлик иртән төштә исеме яңгыраган кешене эзләп китә. Аның Коръән укучы, ел саен үзе яшәгән шәһәрдән хаҗга килүче булуын әйтәләр. Эзли торгач, Мәлик ибн Динар бер почмакта Коръән укып утырган Габдрахманны таба. Изгене күрүгә, Габдрахман аңын югалта һәм аңына килгәч, Мәликкә әйтә: “Син, мөгаен, бүген төнлә минем хакта төш күргән­сеңдер һәм монда Бөек Аллаһ сине кичермәде”, дип әйтергә килгән­сеңдер инде”, – ди. Мәлик бу сүз­ләргә таң кала: “Минем төшем хакында белгәч, син – изгеләрнең берсе бит инде. Ни өчен Аллаһ сине кичерми? Нинди гөнаһ эшләдең соң син?” – ди. “Моннан берничә ел элек мин динне дә, шәригатьне дә белмәгән наданнар­ның берсе идем, – дип сөйли башлый Габдрахман. – Хәләл белән хә­рамны аермыйча, эчкечелеккә бирелдем. Рамазан ае төннәренең берсендә шәраб эчеп исердем. Минем өйгә кайтмавымны күргән әти, мине эзли башлаган һәм җимерек­ләр арасында йоклап яткан килеш тапкан. Өйгә алып кайтырга дип, мине уяткан. Мин исереклегем сәбәпле, аның белән сугыша башлаганмын һәм, сугып, әтине сукыр калдырганмын. Әти шул мизгелдә миңа ачуланып, мине ләгънәтләгән. Икенче көнне айныгач, мин ниләр кылуымны белдем, бүтән беркайчан да эчмәскә сүз бирдем, коллар азат иттем. Шул көннән башлап мин тәүбә иттем, Аллаһтан кичерү сорадым, дингә килдем. Әмма әтием мине кичермәде. Бөтен малымны сатып, сәдака итеп өләшеп бетердем. Ел саен хаҗга баручылар кәрваны­на ияреп, Аллаһ йортына киләм. Елыйм, Аллаһтан минем гөнаһ­ла­рымны кичерүен сорыйм. Әмма һәр ел саен, хаҗ тәмамлангач, си­нең кебек бер изге килә дә, төшендә Аллаһның мине кичер­мәвен ише­түе турында әйтә”.


Урын аз булу сәбәпле, риваятьне тулысынча сөйләп бетермим. Ул уңышлы төгәлләнә, чөнки әти кеше ахыр чиктә хәлиткеч мизгелдә улын гафу итә. Тик сөйләнгән кадәресе дә: “Әти хаксыз булса да, аны яратыргамы?” – дигән сорауга иман әһел­ләре өчен җитәрлек җавап дип уйлыйк. Ә имансызлык дөньясы картлар һәм балалар йорты белән чуарланып беткән, Бөек канунны бо­зуның ачы нәтиҗәсе күз алдында бит инде.

Малайларга бер сабак

 

Мәктәптә яңа дәрес пәйда булырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышев малайларны парта артында ук әти булырга өйрәтергә тәкъдим иткән. Әти нинди булырга тиеш?


Заманасына карап, мәктәптә укучыларны трактор йөртергә, балта осталыгына, ашарга пеше­рергә, тегәргә, чигәргә һәм тагын әллә нәрсәләргә өйрәттеләр. Чират “әтиләр дәресе”нә җиткән, ахры. Һәрхәлдә, түрәләр шул фикер­дә. Депутат Борис Чернышев әй­түенчә, мәктәптә мондый дәрес, һичшиксез, булырга тиеш. Ул һө­нәргә өйрәтү рәвешендә алып барылачак, дип күзаллаулары белән дә уртаклашкан түрә. Бу ни өчен кирәкме? “Өлкән сыйныфларда “әтиләр дәресе” малайларны гаилә тормышына өйрәтәчәк, аның уңай якларын һәм тормыш иткәндә килеп туарга мөмкин булган кыенлык­ларны яхшырак аңларга ярдәм итәчәк”, – дип аңлаткан Борис Чернышев.


Әлеге фикерне белгечләр дә хуплаган. Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәт­челек советы рәисе Юрий Крупнов әйтүенчә, бу – бик дөрес тәкъдим. Әмма дәрес укытуга ке­решкәнче, мәсьәләнең бөтен якларын уйлап бетерергә кирәк, дигән ул. “Бүген гаиләдә ир-ат гаилә башлыгы буларак тоткан урынын югалт­ты. Аның абруе кимеде. Үс­мер­ләрне әти булырга өйрәткәндә әнә шул мәсьәләне онытырга ярамый”, – дигән ул. Юрий Крупнов сүзләренә караганда, “дөрес” әти­ләр җаваплырак та булачак әле. Алар илдәге демография мәсьә­лә­сен хәл итәчәк, дигән ышаныч бе­л­дергән ул. Чын әти булырга дәрестә генә өйрәтеп булмый, дип фикер йөртүчеләр дә байтак. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, янәсе.

 

Дамир НУРИЕВ, дүрт бала әтисе:


– Бу яңалык миңа 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-атлар турында сөйләшеп алырга чираттагы бер форсатны гына хәтерләтә. Әти нинди булырга тиеш дигән сорауга төгәл җавапны кем белә? Бу һәркемнең гаиләдә алган тәрбия нәтиҗәсе булырга тиеш дип саныйм. Мин ишле гаиләдә үстем. Кич әти эштән кайтканны зарыгып көтеп ала идек. Ул ишектән килеп кергәнче, кичке аш турында сүз дә юк. Чөнки    әтигә карата хөрмәт шул дәрәҗәдә зур иде. Бу – әниебез тәр­би­ясе. Чын әти янында чын әни дә кирәк.


Әсгать ӘХМӘТШИН, пенсиядәге укытучы:


– Бүген әти булу күпкә авыррак. Чөнки ир-атлар гаиләне туендыру өчен, иртәдән алып кичкә кадәр эшләргә мәҗбүр. Балалар әтиләрен күрмиләр дә диярлек. Шуңа күрә еш кына гаиләдә әни төп үрнәк, терәк-таяныч һәм дус.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 08.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!