ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

“Елга ике тапкыр очрашыйк!”

 

 Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры узган шимбәдә янә бер гөрләп алды: анда чирмешәнлеләр бәйрәм итте. Ике өлештән торган әлеге тантананы тамаша кылырга халык бик күп җыелган иде. Бәйрәм театр фойесыннан ук башланды. Район үзешчәннә­ренең дәртле җыр-биюләре күңелләрне җилкендерде. Рәт-рәт булып төрле күргәз­мәләр тезелеп киткән, күзләр чагыла, карап кына өлгер!

4-4

Аларда – чирме­шән­леләр ирешкән уңышлар, яулаган үрләр, район халкы тор­мы­шының үткәне һәм бүгенгесе. Туган як сулышын чагылдырган экспонатларны, тарихи рәсемнәрне, авылларыбызга багышлап чыгарылган китап­ларны күреп сокландык. Чир­мешәннән үк алып килгән чишмә суыннан кайнатылган  чәйне эчеп, тәмле камыр ризыклары белән сыйланып та кинәндек. Шундый матур бәйрәмне оештыручыларга, ярдәм күрсәткән иганә­че­ләргә рәхмәттән ары сүз юк.


Иң мөһиме – ул көнне театрда күренекле якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил абый Шәйхетдинов рухы хөкем сөрде. Тантананың беренче өлеше тулысынча аңа багышланды. Наил абый турында истәлекләрдән тупланган, аның бала чагыннан башлап соңгы көннәренә кадәрге тормышын яктырткан “Мин сәхнәдә – рухани...” исемле китап та халык  хозурына барып иреште. Зур тырышлык куеп, тиз арада басылып чыккан шушы китапның авторы – Кара Чишмә авылы егете, жур­налист Илдар Кыямовка  рәхмәт сүзләре күп яңгырады бәйрәм кичәсендә.


...Әкрен генә пәрдә ачыла. Экранда спектакльдән өзек пәйда була. “Исәнмесез! Хәл­ләрегез ничек?” – ди аннан Наил абый, елмаеп.
Тамаша залы тып-тын, халык йотлыгып көтә: менә-ме­нә сәхнә артыннан яшь­ләрчә җи­тезлек белән, кеч­кенә-җиңел гәүдәле Наил абыебыз йө­гереп чыгар да: “Килдегезме, якташларым?” – дип сә­лам­ләр, үзенең эчкерсез, ихлас елмаюы белән бөтен дөньябызны бөтереп алыр кебек. Кү­ңелләр тулып китә...

 
Тик, ни кызганыч, талантлы якташыбызның вакытсыз үлеменә дә ике ел булып килә инде. Аны сагынып, юксынып, истәлекләр сөйләнде, ул яратып җырлаган җырлар да җырланды, экран аша гына булса да ул уйнаган спек­такльләрдән өзекләр дә карап уздык. Шук та, шул ук вакытта зирәк тә, ярдәмчел дә, тыйнак та, кирәк чакта сүзен өздереп, берәгәйле итеп әйтә дә алучы гаҗәеп талантлы шәхес иде ул, диделәр Наил абый турында  бергә уйнап үскән авылдашлары, курс­таш­лары, сәхнәдәшләре, туганнары.

 
Бәйрәмнең икенче өле­шендә Казан шәһәрендә “Чир­­­мешәнлеләр” якташлык җәмгыяте оешу билгеләп үтел­де. Ул 25 ел элек башкалада беренче булып үз эшен башлап җибәргән иде. Үзара аралашканда: “Без – беренче карлыгачлар! Безгә карап баш­ка районнар да оеша баш­­лады”, – дип әйтергә ярата чирмешәнлеләр. Юбилейга Түбән Кама, Чаллы шәһәр­ләреннән дә якташлар килгән  иде.


Егерме биш ел эчендә кемнәр килеп, кемнәр кит­мәгән дә, нинди генә истә­лек­ле, кызыклы вакыйгалар булмаган якташлык тарихында. Истәлекләрне шактый тың­ладык ул кичтә. Экран аша район тормышыннан хә­бәр­дар булдык, атаклы, күре­некле якташларыбыз белән дә горурландык, чирме­шән­ле­ләрнең күркәм эшләрен күреп сокландык. Илгә биш Советлар Союзы Герое, дүрт Социалистик Хезмәт Герое, бер Россия Герое, халыкара дан казанган галимнәр, язучылар, җырчы­лар, рәссам­нар, дәүләт эшлеклеләре бир­­­гән район ул Чирмешән! Горурланмаслыкмы?!


Сүз әледән-әле яраткан артистыбыз исеменә килеп тоташты. “Наил абый  эш­лә­гәндә Тинчурин театры үзенә күрә бер штаб-квар­тира  кебек булды. Монда бик еш килә идек, җыелышып-сөй­лә­шеп утыра, ул уйнаган спек­такльләрне карый идек, якташлык очрашулары да шунда уза иде”, – дип, янә дә са­гы­ну-са­гыш­ларга бирелеп алдык.

4-1
Сәхнәдә – чирме­шән­ле­ләр. Казанда яшәүчесе булсын, Чирмешәннән килгәне булсын – өздереп җырлый, ут чыгарып бии, талантлы яшь­ләребезнең кайберләре төр­ле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны алган. Җылы-җанлы чыгышлар, уен-көлке, кара-каршы бүләкләшүләр дә булды бәйрәмдә. “Тагын кайчан очрашабыз, якташлар? Ел саенмы, әллә ике елга бер дә җитәме?” – дигән сорауга бе­рәү, шаяртып: “Елга ике тапкыр инде!” – дип җавап­лады. Андый чакларда күңел­ләр неч­кәрә, йөрәк түрендәге тирән хисләр яңара, ешрак очрашып, күрешеп торасы килә шул. Бәйрәм тәмам­ланып, элгеч чиратында торганда берәү, үз-үзенә сөй­ләнгәндәй: “Әй, күңелле дә булды инде очрашуыгыз, ис­кит­мәле! Ник мин дә Чир­мешәннән түгел икән...” – дип куйды. Ә без менә – Чирме­шән­нән! Һәм шуның белән горурланабыз да.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 163, 01.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112