ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Үтәмештә нәсыйхәт көне

 

Әдәбият галиме Гали Халит белән Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Яхъя Халитне, ТАССР авыл хуҗалыгы министры  Фатих Минушев белән ТАССР эчке эшләр министры урынбасары Салих Минушевны туганлык җепләре берләштерсен ди. Социалистик Хезмәт Каһарманы Сәет Габбасов белән Татарстан авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары Харис Камалиевны нәрсә берләштерә?

4-2
Моның җавабы гади. Әле­ге шәхесләр барысы да Тәтеш районының  кечкенә генә, илле йортлы Үтәмеш авылында туып үскән. Үтә­мешлеләр академик Мирза Мәхмүтовны да үзләренеке дип исәпли. Чөн­ки академи­гыбызның  дөнья­ны танып бел­гән яшүсмерлек чоры әти­сенең сеңлесе янында, Фатыйма туталарында уз­ган. Бү­ген мәктәп бинасы диварын шушындый күренекле дис­тәләп авылдашларының фо­тосурәте бизи. Чыннан да, бу мөхтәрәм затлар – горурлану, үрнәк алу өчен, олысы-кече­сенә саллы дәлил  (рәсем асларына татарча язып куймаулары гына эчне пошырды).

Ике Харис мәчете

28 октябрь көнне Үтә­меш­тә зур тантана – авыл мә­четенең егерме еллыгы уздырылды. Мәчет юбилеена кайткач, безгә шушы мәктәп белән хозурланып йөрү дә насыйп булды. Кү­ренекле ке­шеләрнең күбесе әлеге белем йортында гыйлем эстә­мәсә дә, сикәлтәле һәм мактаулы, ялыктыргыч һәм мавыктыргыч та булган фән, хезмәт үрләренә юл  биредәге агач  авыл мәктә­беннән башланган. Һавасы, суы, җире шундый үзенчә­лек­ле булгач, кем белә, бәлкем бүген биредә сабак ала торган сабыйлар да шундый могтәбәр шәхесләр булып җитешер. Бүгенге ма­лай-кызларның моңа мөм­кинлеге күбрәктер дә әле. Фәннең никадәр алга китүен, яңа тех­нологияләрнең тормышыбызга көннән-көн күб­рәк үтеп керүен әйтүем. Тик бер яхшының бер яманы булмый калмый дигәндәй, иллен­че-алтмышынчы еллар белән чагыштырганда бүген вәсвә­сәләр дә бермә-бер күбрәк. Әнә өйлә намазы алдыннан мәчеттә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев барча халыкка сеңдерерлек итеп вәгазь-нәсыйхәт сөйли. Мәчет шыгрым тулы. Эчкә сыеп бетә алмаган халык алгы якта, басып торып, хәзрәтне йотлыгып тыңлый. Алгы сафларда утырган 7-8 яшьлек шук малай гына, бу агай нәрсә сөйли инде дигән сыман, ва­кыт-вакыт башын күтәреп ала да кабат телефонына “чума”...


Егерме ел элек менә шушындый тиктормас малайлар да, чәче агарган агайлар да вәсвәсәгә бирешмәсен, без абынган ташларга абынмасын,  хаталарыбызны ка­бат­ламасын дип үтәмеш­ле­ләр ике Харис – ул вакытта “Татмелиорация“ берләш­мәсенең генераль директоры булган Харис Камалиев һәм балта остасы Харис Иб­ра­һимов җитәкчелегендә мә­чет салырга карар кыла. Изге эшне озакка сузмый җиренә җиткереп башкарып та куялар. Тик имам билгеләү эше генә кыенга килә.  Сер түгел: байтак авылларыбызда бу вазифага алынырга атлыгып торучы  юк. Илле йортлы авылга читтән имам китерү – мөм­кин булмастай эш... Шө­кер, менә дистә елдан артык авылдашлары  Рамил хәзрәт Камалов имамлык итә. Авыл мул­ласының эше – тавык чүпләп бетерә алмаслык. Гый­лем, өлгерлек, сәла­мәт­лек, дипломатлык та кирәк. Мәчетнең утын-суын, иминлеген кайгыртып торасы, иганәчеләр табасы бар. Әле менә атна-ун көн элек кенә туган авылыма кайтып килгән идем. Мәчетебезнең казаны шартлаган. Күрше-күлән барып ике көн җыештырган. Аны бер бай төзеткән, әти­сенең исемен куштырган иде дә бит.

 

Сораштырып, кызыксынып торырга вакыты юк, күрәсең. Яңа казан алып куярга егерме мең сум акча кирәк икән. “Халыктан җыя­быз дисәләр, кире борып чыгаручы булмас иде”, – ди күршеләрем. Шөкер, Үтә­меш­тә мондый каза килеп чыкмастыр. Чөнки Фәнил Ибраһи­мов, Харис Камалиев кебек авылдашлары даими кызыксынып, белешеп тора. Тик шунысы бар: мәчеткә җомга намазына даими йөрү­челәр сигез агайдан артмый икән. Менә шул хәлгә борчылды Җәлил хәзрәт.

Кечкенәдән ияләшсеннәр

– Төзелеш, бина кору – яхшы нәрсә. Әмма кеше кү­ңе­лендә мәчет салу кыенрак. Акчаң булса, хәзер төзелеш кирәк-ярагын китереп бирә­ләр, элек материал табу кыен иде. Шуңа күрә мин бүген иң әүвәл хатын-кыз­ларга мөрә­җәгать итәм. Өйдә шундый шартлар тудырыгыз: ирлә­регез мә­четкә барып кына тынычлык таба алсын. Намаз вакыты якынлашса, хәләл җе­фет­ләрегез намазлыгын алып мәчеткә йөгерсен! Хөр­мәтле ханымнар, җомга көн­не тәһарәт алып, мәчеткә барсын дип, ирләрегезгә су җылытып бирә алмыйсыз- мыни соң? Үзегез дә мәчеткә барыгыз, ирләрегезне дә алып килегез, – дип, уенын-чынын кушып, хатын-кыз­ларга мө­рәҗәгать итте казый. Әйе, башлангычта укый торган  балаларны җомга көнне мә­четкә вәгазь тың­ларга алып килсәң, бер гө­наһы да булмас. Кире­сенчә, савап кына алырсың. Кеч­кенәдән ия­ләшеп, нә­сыйхәт тыңлап үсәрләр иде.

Сер түгел, мәктәпләрдә тәрбия эше аксый бит. Нигә мәчетнең мөмкинлеген кулланмаска?! Мәчеткә килгән балаларга туңдырма биреп тә кызыктыра икән Җәлил хәзрәт.

 
– Әнине малайларым намазга өйрәтте. Миннән сорарга кыенсынгандыр инде. Менә шулай малайлар әби­ләрен дә өйрәтә. Мин бервакыт, иртәгә гает дигән көнне балалар бакчасына кердем. Кайсыгызның әтисе гаеткә килә, шуңа бер шикалат би­рәм, дигән идем. Әти­ләрнең 99 проценты гаеткә килде. “Бар инде”, – дип елаганнар ди өйдә. Әле мин авыл буйлап йөреп-чакырып чыксам, яртысы да килми иде. Ислам диненең матурлыгын күр­сәтү өчен, без үзебезне юмарт, матур итеп күрсәтә белергә тиеш, – дип халыкны дингә, мәчеткә җәлеп итүнең байтак серләрен бәян итте Җәлил хәзрәт.

 
Елга өч мәртәбә – Корбан, Рамазан гаетендә, Мәү­леттә сабыйларны бәйрәм белән котларга балалар бакчасына керә икән ул. Кыш бабайныкына караганда капчыгы зуррак, мулрак. Кыш бабай исә елына бер генә килә. Билгеле, чыгымы шактый инде. Чиратлап әби-бабаларын, әти-әни­ләрен чакыра.

 

Балалары Коръән укы­ганның, тәкбир, мөнәҗәт әйткәннең әби-бабасына, әти-әнисенә дә бүләк эләгә. Беренче сыйныфка керү­челәргә тәм-том, намаз китабы, намазлык, дәрескә соңга калмагыз, дип кул сәгате дә бүләк итә икән. Билгеле, Балтач районының Бөрбаш авылындагы кебек чыгарылыш сыйныфындагыларга укуны тәмамлаганда, армиягә кит­кәндә бүләк би­рә­сең, Рамазан аенда хәрби хезмәт­тәге­ләрнең телефонына берәр мең сум акча сала­сың икән, алар туган авылына кайтканда иң беренче булып мәчеткә керәчәк, дога кылдырып чыгачак.


Халыкның мәчеткә кил­гәнен көтеп утырмыйча, ат­на-кич яки җомга алдыннан авылны әйләнеп йөреп чыгарга да өндәде казый. Дөрес, кайберәүләр  мулланы күрүгә качарга да мөмкин. Ике, өч, дүрт мәртәбә бар. Барыбер өйдә туры китермичә кал­массың.


Бәйрәмне оештыручы Харис Камалиевның үз мисалында  мин-минлекне җи­ңүен – намазга басуын, хаҗга баруын бәян итүе дә тәэсирле булгандыр, шәт. Бер дә читенсенеп тормыйча, алга чыгып рөкугъка китеп, сәҗдә кылып, намаз укып күрсәтте хаҗи. “Намазга басарга соң инде, дип торганнар да, миңа иртәрәк әле, диеп бел­дер­гәннәр дә ялгыша. Җәннәт ачкычы шушы инде”, – дип ул мәчет төзелешенә, көн күр­ме­шенә ярдәм итеп торучыларга Рәшидә Исхакыйның “Намаз уку тәртибе” дигән китабын бүләк итте. Мәчет ачылуның егерме еллык тантанасы менә шундый нәсый­хәт көненә әйләнде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 01.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112