ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Казлар карны көтеп ятмый

 

Каз да кадерлегә әйләнде. Бер мәлне каз асраудан туктаган авыл халкы кабат бу шөгыленә кире кайта. Талдан үрелгән оялар инде күптән чорма башында ятса да, инкубатор­лар­ның туктап торганы юк. Берәүләр казны үзе өчен асрый, икенчеләр өчен бу эш кәсепкә әверелде. “ВТ” хәбәрчесе Чүпрәле райо­ны­ның Кече Чынлы авылында каз өмәсендә булып кайтты.

6-2

­­Алсу һәм Тәлгать Даниловлар хуҗалыгында иртәдән бирле эш гөрли. Ирләр кулына пычак тоткан. Хатын-кызлар исә ишегалдындагы кечкенә ызбага юнәлә. Баксаң, бу өй нәкъ менә каз өмәсе уздыру өчен салынган. Кайнап торган казан өстенә тимер челтәр куйганнар. Суелган казны шунда салалар да өстенә калын кием кап­лыйлар. Бераз торгач, каз әзер була. Аннары ул өмәгә килгән хатын-кызлар кулына күчә.


– Бу йортка килгәнемә 30 ел булды. Килен булып төшкәндә әни казлар тота иде. Ике ояга 20 шәр бәбие чыга. Аннары алар янына инкубатордан алганнары да өс­тәлә башлады. Без бит, наным, сатар өчен түгел, үзебезгә дип үс­терәбез, – ди Алсу апа. Кече Чынлыда каз асрамаган кеше юк икән. Өмәгә дә чират буенча йөриләр. Беренче җыелулары дисәм, юк икән, бу команда инде өч йортта каз эшкәртеп өлгергән. Иң элек Гөлфәния апалардан башлаганнар. “Аның 50 каз иде. 13 хатын эшләдек. Иртәнге сигезләрдә башлаган идек, төш вакытында тәмам­ладык. Бездә хатыннар эштән курыкмый, – ди хуҗабикә. – Әле менә ике як күршемә булышасым бар. Чираты алдан ук төзелгән”.


Монда бар эш бүленгән. Бер­ничә хатын казның эч-башын алып тора. Муен борып торучы да бар. Казларны юарга челтәр тоталар икән. Бик яхшы чистарта, ди. Май алучылары да аерым. Бу эшне араларында иң өлкәне – сигезенче дистәне ваклаучы Сания апага тапшырганнар. 70 тәпине чистарту Дамира апа өстендә. Үзе ашыкмый, әмма эше бара.
Эчәкләрне чистартучысы да аерым. Аның да үз “технологиясе” икән. Иң авыр эшне Гөлфәния апа башкара. Ул каз башларын чистарта. Сания апа Алсу дус­тының казларын мактап туя алмый. “Шикәр чөгендере бирдек. Кичә ирем инешкә алып төшеп коендырып менде. Шунда икесе йөри алмый башлаган. Күтәреп алып кайттык. Өлгергәннәре шуннан беленде инде, – ди күршесе. – Казларны суйган көнне тышта тотабыз да аннан суыткычка тутырабыз”.

 
Өмәдә күрше казын гына мактап утырмыйлар, билгеле. Чүп­рә­ледән чыгып китеп, әллә кайлардан әйләнеп кайта хатыннар. Без чи­тенсенмәсен диптер инде, татарча сөйләшәләр болар. Ва­кыт-вакыт мишәрчә дә цыкылдап җи­бә­рәләр. Татар теле турында да борчылалар. “Тел бе­лүдән дә яхшысы юк. Әнә без чуашын да аңлыйбыз, марича да беләбез. Тел бетсә, ил бетә бит”, – дип тә куялар. Бу якларда ирнең – баш, хатын-кызның муен икәнен онытмыйлар. Киләсе елда буласы Президент сайлавы турында сүз чыккач, тагын әнә шул гый­барәне искә төшерделәр.

Без күчтәнәчне мулдан бирәбез

“Мал тотабыз. Сыер белән көн бара. Сөтен тапшырып акча эшлибез. Каз-чебешләр савымга, күчтә­нәчкә итеп бара”, – дип сөйли алар. Кунакка күчтәнәч алып баруны савым дип йөртә­ләр. “Никах туйларына, бәби ашларына савым белән йөрибез. Кая барсак да, каз кирәк. Шуңа да сатмыйм. Яртысын үзебез ашыйбыз. Эч-башын сораучы булса, саткалыйм”, – ди Алсу апа. Ха­тын­нарның кызулыгына карап та башлар әйләнә. Шул арада 10 хатын 35 казны йолкып та куйган. Мамыгын җыеп урнаштыргач, чәйләп алу гадәте бар икән. Эш беткәч исә кабат табын янына утыралар. “Ке­шегә булышуның берние юк. Үзең­дә өмә көнне кыенрак. Аш әзер­ләргә аерым кеше кирәк. Ярый әле, балаларым кайтты. Бергәләп эш­ләгәндә җиңел­рәк”, – ди Алсу апа.

 

Хуҗабикә сатмыйм дисә дә, бик сорагач, дүрт казын биреп җибәрде. Эч-башларын 300 сумга сата икән. Без сыйланган арада, хуҗабикә каз мамыгын биреп җибәргән. Капка төбенә килеп алганнар. “Килосы – 500 сум. Дүрт мең­лек саттым. Бераз калдырдым әле. Туганнарыма мендәр ясап бирәсем бар”, – ди ул.

Каз сатып, “УАЗ“ алдык

Биектау районының Ташсу авылында яшәүче Айгөл һәм Мәс­гут Бикмуллиннар өчен исә кош-корт асрау бизнеска әй­ләнгән. “Кайчандыр казны күп тотарбыз дип уйлап та карамый идем. Бу эшне 2008 елда башладык. Йорт казы бала чыгаргач, янына кушарга дип инкубатордан каз бәбкәләре сатып алдык. Чаллыга кунакка барган идек. Юл буенда каз фермасын күр­сәткән язу бар. Тукта әле, Мәсгут, кереп чыгыйк, дим. Кердек тә, кесәдә күпме акча бар, шуңа каз бәбие алдык. Хәзер һәр ел 200не алабыз. Быел унысы үлгән иде, тагын 10ны барып алып, барыбер 200гә тутырдык, – ди Айгөл Бикмуллина. – Җәйгә чыксак, бер тик тормыйбыз. Башта ит чеб­и­ләре алып үс­терәбез. Быел 150не алдык. Үрдәк­не күп алмадык, 40 кына баш булды. Чеби­ләр­не сатып бетердек тә казга күчтек. Сораучыларга шактыен суеп бирдек инде. Әмма төп өмәне кар төшкәч ясыйбыз”.

6-1
Алардагы каз өмәсе Чүпрәле­некеннән аерыла. Ташсуда казларны кайнар суга тыгып пешек­ләп йолкыйлар. Аннан соң мамыгын киптерәләр икән. Бикмуллиннар каз өмәсенә авылдашларын, туганнарын җыялар. “Бездә өмә башкачарак уза. Йоласына туры китерәбез. Матур милли күлмәк­ләребезне дә кияргә онытмыйбыз. Рәхәтләнеп татар халык җырларын җырлыйбыз, гармунчыбыз да була. Ул көнне рә­хәтләнеп бәйрәм ясыйбыз. Мичтә коймак пешә, бала-чага, икенче елга казлар үрчемле булсын дип, каз мамыгын җилгә очыра, чишмәгә төшеп, каз юабыз”, – ди Айгөл.


Былтыр алар казларын Яңа елга кадәр үк сатып бетергән. “Ни генә кыландырмыйбыз инде. Ыслатып та сатабыз. Үз клиентларыбыз бар. Казларга әллә нәрсә ашатмыйбыз. Сатып алып ашата баш­ласаң, табышы калмый. Бодай, ипи, бәрәңге бирәбез. Каз тоту эре малга караганда файдалырак. Тоташ акча керә. Шунысы рәхәт, – дип серен ача хуҗабикә. – Кош-кортларны балаларга ышанып алабыз. Алар булыша. Казның бер әйбере дә тик ятмый. Иң элек эч-башын сатып бетерәм. Аны сораучы күп. Күпләп алучылар да бар. Берәүләр Мәскәүдән кайтып ала. Узган ел 20не алам дип кайткан иде, 25 не алып китте. Быел казның килосы 450 сумнан йөри. Безнең казлар 3 кило ярымнан биш килога кадәр. Яңа ел табынына әзер­ләүчеләр кече­рәген ала. Мантый, өчпочмак, бәлешкә диючеләре зурракны сайлый. Каз канатын да сатабыз. Мамыгыннан мендәр ясап саткан чаклар да булды. Анысын 1200гә бирә идем. Хәзер мамыгын аерым сатабыз”.


Бикмуллиннарның маллары кош-кортлар белән генә чикләнми. Атнага өч тапкыр хат ташучы булып эшли. Абзарларында 20дән артык сыер малы бар. Айгөл сыер сөтен, каймагын, эремчеген ясап, Казанга китереп сата икән. “Аны да белгән кешеләр ала. Хәзер эш­ләр җайланды. Шалтыратып заказ бирәләр дә, алып барабыз. Кайбер танышларым үзләре кайтып ала. Малайлар үсеп кул астына керде. Узган ел кош-кортларны сатып, олы улыма “УАЗ”ик алдык. Малайларга да акча “җене” кагылган. Үз бизнеслары – утын, тирес саталар. Яңа лапас эшләдек. Акчаны әрәм иткән юк”, – ди Айгөл.

Каз үстерүнең файдасы бармы?

Айгөл Бикмуллина белән әнә шуны исәпләп чыгарырга тырыштык. Алар быел каз бәбкәсенең бер айлыгын 300 сумга сатып алган. Дәү­ләттән 100 каз үстергән өчен 10 мең сум субсидия дә эләккән үзләренә. Моңа ашатуга киткән чыгымнар да өстәлә. Казның килосы – 450, ысланганы 1000нән артык тора ди. Эч-башын 300 сумга сата. Бер кило мамыкны 350 дән бирә. Бер каз түш­кәсе, эче-башы белән 2000 сумнан артып китә. Ә Алсу Данилова бер бәбкәне 270 кә алып, 9 мең 450 сум тоткан. Мамыктан 4 мең кертсә, 4 каздан 6 мең сум акча юнәткән. Әле бераз сатыласы эч-башлары да бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 164, 03.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112