ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

“Соңгы дәрес. Балалар белән елап хушлаштык”

 

Татарстанда татар теле тирә­сен­дәге шау-шу дәвам итә. Каникул вакыты булса да, мәк­тәпләр мәш килә. Дәресләр кыскара, укытучылар эш эзли. Аларга рус телен укытуга, “продленка”га күчәргә кушучылар да, урам себерергә, автобуска балалар туплаучы булып эшләргә дә тәкъдим итүчеләр бар. Үз укытучыларын яклаган директорлар да юк түгел.

 15-1
yalkin.ru

Узган атнада Татарстан парламенты утырышында Президент Рөс­тәм Миңнеханов прокуратура­ның мәктәпләрне ни рәвешле тик­шергәнен тәнкыйтьләде. “Гаеп бар икән, безнең барыбызда да, әмма мәктәп директорларында түгел. Әле­ге кешеләр инструкцияне башкарган, үзләрендә салынган система буенча эшләгән. Сез безгә күр­сәтмә бирегез, депутатлардан, миннән сорагыз. Бу мәсьәләдә без сезнең  белән ачыктан-ачык фи­кер­­лә­шәбез, беркем дә бернәрсә дә яшерми”, – дип сөйләде республика башлыгы.

 
Татарстанның һәрбер мәктә­бе­нә диярлек прокурор күрсәтмәл­ә­ре язылган, күбесендә уку планын үзгәртү, аны Россия мәгариф ка­нуннары кысасына кертү таләбе куелган. Мәктәпләр туздырылган кырмыска оясы кебек, җыелышлар артыннан җыелышлар уза. Араларында татар телен факультатив рәвешендә генә укытырга карар кылучылар да бар. Әмма Татарстан Конституциясе, шулай ук “Дәүләт телләре турында”гы канун ниге­зен­дә бездә татар теле берничек тә факультативка кала алмый. Ашыгып карар кылган мәктәп­ләр бу мәсь­­әләне ничек хәл итәр – билгесез.

 
Уку елы уртасында уку планнарын үзгәртү дөрес түгел, мәктәп­ләр инде һәрбер укытучыны эшкә алган, аңа “нагрузка” билгеләнгән. Әмма прокуратураның өркетүе бе­лән мәктәп директорлары, пошаманга калып, аларның күрсәт­мәләрен үти. Уку планы үзгәрү сәбәпле, татар теле дәресләре кыс­к­ара. Татарстан мәгариф һәм фән министры бер укытучы да эшсез калмый дип вәгъдә бирсә дә, мәктәпләрдән килгән хәбәрләр башка вәзгыять турында сөйли. Ул укытучыларны кая ничек урнаштырып бетерүләре генә аңла­шыл­мый. Әлегә татар теле мөгал­ллимнәре ватсап кебек социаль челтәрләрдә берләшеп аралаша. Һәрберсендә бер моң-зар – эшсез калу куркынычы. Һәрберсенең үз трагедиясе. Кемдер ялгыз бала үстерә, кемдер кредитка баткан. Әмма күп очракта кешеләрнең үз эшләре өчен түгел, ә татар теле язмышы өчен үзәкләре өзелә.


Дәфтәр урынына – себеркеме?


Укытучылар Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре һөнәр бер­ле­ге­нең Татарстан оешмасына да өмет итте.  Профсоюзга мөрәҗә­гать итүчеләр дә булды, әмма рес­пуб­лика профсоюзы аркага пычак кадагандай, укытучыларны яклар урынына, мәктәп директорларына укытучыларга үзләренең кыскартылулары турындагы хәбәрне ничек дөрес итеп җиткерергә киңәш бирә. Район мәгариф идарәләре 1 ноябрьгә кадәр күпме укытучының эштән китәчәген, кыскартылганнарга һәм сәгатьләре кимегән­нәр­гә ике ай дәвамында түләү өчен өстәмә күпме акча кирәк булачагын Татарстан Мәга­риф һәм фән министрлыгына хәбәр итәргә тиеш. Профсоюз оеш­масының башлыгы Юрий Прохоров әйтүенчә, республика мәк­тәпләрендә татар телен укыту белән бәйле 3 меңнән артык хез­мәткәр бар. Үзгәрешләр шулар­ның берничә йөзенә кагылачак.


Кыскартылуга эләккән укытучыларга төрле вакансияләр эз­лә­нә. Күбесенә сәгатьләр арткан рус телен укытырга тәкъдим ителә. Әм­ма укытучылар әйтүен­чә, кечкенә хезмәт хакына “прод­ленка”га эшләргә күчәргә тәкъ­дим итүләр дә бар. Казанның 170 нче мәктәбендә татар теле укытучысына, гому­мән, мыскыл итеп, урам себерүче вакансиясе генә бар, дип әй­телгән. Ул укытучы башка эш эзлим дип әйтте. Татарстан Президенты инстаграмына Миләүшә Низамова да, ничә буын балаларны тәр­бияләп чыгардым, ә мин пен­сия­гә чыгарга ике ел калган вакытта, уку гөрләп барган чорда эшсез калдым, дип язды. “Йөрәгем әрни, йөрәгемнән кан тама. Те­ле­без­нең төп сакчысы булган татар теле укытучылары мыскылга калдырылгач, телне, милләтне саклаучы, яклаучы кем булыр икән? Барлык укытучылар исе­мен­нән, мине кабул итеп очрашуыгызны сорыйм”, – дип язган ул.


“Апа, нәрсә булачак?”


Казанның 20 нче гимназия­сендә татар телен укыткан Зөлфи­рә Шәрәфетдинова дә эше белән хушлаша. Атна башында аңа кыс­картылуы турында хәбәр ителгән. Зөлфирә ханым “ВТ”га, бу – иң бәхетсез көннәремнең берсе, дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйлә­де. “Балалар ярату мине мәктәпкә алып килде, башлангыч мәктәптә татар теле һәм уку дәресләрен укыттым. Мәктәптә 7 укытучы, кыс­картылуга мин эләктем, чөнки сә­гатьләрем әзрәк иде, аннары башка эш белән берләштереп хезмәт куйдым. Башка укытучыларга сә­гать җитмәү сәбәпле китәргә мәҗбүрмен. Мин корбан ителдем. Гимназиядә атнасына өч сәгать татар теле укытылачак. Ата-аналар татар теленә каршы чыкмады, татар теле кирәкми дигән чыгышлар ясалмады. Бездә рус сыйныфлары да бар. Әмма прокуратура расписаниене һәм укыту планнарын үзгәртегез дигән күрсәтмә җибәр­гән, – дип сөйли Зөлфирә ханым. – Мәктәптә барысы да борчыла, аеруча балалар. Соңгы дәрестә алар миннән: “Апа, татар теленә нәрсә булачак?” – дип сорады. “Ал­лаһ Тәгалә генә белә”, – дидем. Балалар мине уртага алып кочаклады, 15 минут дәвамында сөйләш­тек, елаштык. Алар арасында татар гына түгел, рус балалары да, чеченнар да бар. Ни өчен бездән сорамыйлар, дип аптырыйлар. Алар өчен уку елы уртасында укытучыдан аерылу – зур стресс. Минем дә йөрәк әрни. Бу – иң күңелсез вакыйга. Аларны башка күрә алмаячагым башыма сыймый, авыр кабул итәм”.


Мөгаллим әйтүенчә, татар теле укытучылары хокуксыз булып калды, аларга берсе дә ярдәм итми. “Укытучыларның йөрәге тулы сык­рау. Урамда калган танышларым бар. Бер генә җитәкче дә аларны яклап сүз әйтми. Мәгариф һәм фән министрлыгы ни эшлидер, белмим, әмма татар теле укытучылары белән проблема хәл ителмәде. Иҗтимагый оешмалар да дәшмәде, дәшкәннәре дә соң гына мөрәҗ­ә­гать язып котылды, күз буяу өчен генә”, – дип аптырый Зөлфирә ханым.


“Миңа аларның һәрберсе кадерле”


Татар мәктәпләре, гимназиялә­рендә кыскартулар барганда, мәк­тәп директорлары, гафу үтенеп, укытучыларны эшсез калдырырга мәҗбүр булулары турында әйт­кәндә, Казанның бердәнбер “СОлНЦе” мәктәбе директоры Павел Шмаков кына прокуратура күрсәт­мәлә­ренә буйсынмавын җит­керә. Ул ел уртасында укыту планын үзгәрт­мәячәге, татар теле укытучыларын кыскартмаячагы хакында әйтте. Шмаков әлегә судлашырга йөри, буйсынмау өчен аңа җәза да яный. “Бездә прокуратура тикшерүләре булмады, әмма алар укыту планын үзгәртергә ди­гән күрсәтмә чыгарган. Мин прокуратура вәкилләре белән очраштым, анда татар теле укытучыларын ничек дөрес итеп эш­тән алуны да аңлаттылар, әмма мө­г­ал­лим­нәрне эштән алмаячагым­ны белдердем. Мине янә чакырттылар, яңа укыту планын, расписаниене сорадылар. Судта хокукларымны якларга дигән карарга килдем, – ди ул. – Мәктәптә ата-ана­лар җые­лыш­ла­рын уздырып, низагка кадәр җиткерәсем килми. Без­нең мәктәп уңышлы эшли, күр­сәт­кечләребез белән мактана алабыз. Балалар яра­тып укый. Бер генә әни татар теленнән баш тартты, әм­ма бала­сының укыйсы килә. Дүрт та­тар теле укытучысы балаларга бе­лем бирә. Аларның икесе алтынга тиң, миңа алар һәрберсе кадерле. Алар өстеннән берсе дә шикаять яза алмый”.


Адвокат Руслан Нагиев исә, Россиянең Югары судында Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыгар өчен барлык документлар әзер, дип әйтте. “Прокуратура күрсәтмә­ләре канунга туры килеп бетми. Прокуратура ФГОСка таяна, ә анда республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дип язылмаган. Тик федераль стандарт федераль законнан өстен була алмый. Ә закон нигезендә республика дәүләт телләрендә укытуны оештырырга тулы хокукка ия”, – дип фикер йөртә хокук белгече.


Әлегә мәктәпләрдә көзге каникул дәвам итә. Балалар ялдан әй­ләнеп килгәнче, яңа укыту планын өлгертәчәкләр дигән сүзләр йө­ри. Әмма әлегә берни хәл ителмәгән, расписаниене үзгәртү дә иртәрәк. Татар теле өчен көрәш тә тәмамланмады әле.

 

Марсель Галиев

 

Бәгырь авазы

Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!


Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!

Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!


Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!

Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!


Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә –
Безгә барыберме?!

Учарланып, юашланган учакларның
Чал көлендә  бөгәрләнеп калырбызмы?
Ут хәтере гөлтләп сүнсә, су хәтере кала –
Су сүрәсен аңлап, сабак алырбызмы? 

Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп,
Киләчәккә гидай булып барырбызмы?!
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 165, 03.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112