ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Ун ел гомерем заяга үткән

 

Бу юлы хезмәттәшләрем белән сәфәргә чыккач, Аксубай  районындагы берничә мәктәптә булырга туры килде. Балаларның тәртипле булуына, олыларны - олы, кечеләрне кече итә белүенә, туган җире өчен җан атып яшәүләренә ихластан сокланып йөрдем. Хәер, балалар әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән, укытучылардан  үрнәк ала инде.

2-1

Димәк, бу – авылларда тәрбия, әхлак мәсьәләсе, гомумән,  югары дәрәҗәдә куелган дигән сүз. Шул уңайдан дини тәрбия дә.  Яңа Ибрай авылында, мәсәлән, өч мәчет гөрләп  эшләп тора.  Иман йорты өчәү булгач, табигый ки, шунда ук халкы күпме икән дигән сорау туды.  640 төтендә  1504 кеше яши икән.  Шуларның 429ы пенсионерлар. Мәктәптә 80 укучы, мәктәпкәчә яшьтәгеләр 21әү. Менә шул балаларның 23е дини белем йортына белем эстәргә йөри. Гомумән, авыл ничек мәдрәсәле була ала? Көндәлек тормышта  ул нинди роль уйный?  Халыкка, шул исәптән балаларга   йогынтысы ни дәрәҗәдә? Әнә шул сорауларга җавап табу ниятеннән, без мәдрәсәгә юл алдык. 

 

Авыл уртасында балкып утырган уку йортында безне Йосыф  Мортазин каршы алды. Гомере буена шахтада эшләгән гаярь егет (ул I,  II,  III дәрәҗә Хезмәт Даны, Шахтер даны орденнары белән  бүләкләнгән) туган авылына кайтып төпләнгән.  “Мин төзеткән мәдрәсә түгел бу. Бу эшне Хатыйп абый Сабиров башлап йөрде. Минем исемне искә алмасагыз да була. Дин шулай куша”,  - дип,  башта үзе белән таныштырудан да баш тарткан  Йосыф Ибраһим улының  өлеше чынлыкта шактый саллы булып чыкты.

 
– Хатыйп ага мәдрәсә төзүгә рөхсәтне 2006 елда ала. Бик күп чабарга туры килә аңа.  Шулай да теләгенә ирешә: бер ел эчендә уку йортын  аякка бастыралар, 2007 елның 1 сентябрендә беренче шәкертләрне кабул итәләр. Минем ул вакытта авылга кайткан вакытлар иде бит. Аллага тапшырып, мәчеткә йөри башладым. Шунда Хатыйп абый яныма килде дә: “Миңа 90 тула инде. Әйдә, мәдрәсәне син җитәклә”, - диде.  Ничектер, көтелмәгәнрәк тәкъдим булды бу минем өчен. Озак уйландым. Шулай да тәвәккәлләдем. 

 

Әйтергә кирәк, иң кызыгы - беренче проблема яңгырдан килеп чыкты. Түбә иске шифер белән ябылган иде.  Көз көне су үтә башлады.  Алай да әллә ни югалып калмадым. Утыз ел шахтада эшләү нык булырга өйрәткән инде барыбер. Язга чыккач, иганәчеләр эзли башладым. Сорый белсәң, бирүчесе тәкатьсез, дип юкка гына әйтмиләр икән. Игелекле кешеләр күп булып чыкты, шөкер. Шамил Яһудин, Вәлиҗан Җәләлетдинов, Сәгыйть Вәлиуллин кебек якташларыбызга берничә тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килде.  

 

Бинаның түбәсен, такта ишекләрне, агач тәрәзәләрне  алыштырдык, янкорма төзедек, өй эченә ремонт ясадык. Шуларның барысына 500 мең сум тирәсе акча китте.  Яшермим, бик борчылган чакларым да булды. Әмма башлаган эшне ташлап калдыру егетлек   түгел инде ул. Ил төкерсә, күл булыр дигәндәй,  авыл халкы да бик булышты. Район башлыгы Камил Камал улы Гыйльманов та ярдәменнән ташламады. Дөресен генә әйткәндә, һәр эштә һавадан төшкәнне көтеп утырырга  түгел, тәвәккәллек кирәк. Акча юк дип кул кушырып утырсаң,  беттең дигән сүз. Һәр нәрсә бөртекләп җыела.  Менә бу шкафлар, парталарны юнәтергә  Равил хәзрәт мәчеткә җыелган сәдака акчасыннан өлеш чыгарды.  Балалар укый торган сыйныф бүлмәсенә дә алып куйдык. Эше күп инде. Заказ ясарга, алып кайтырга, җыярга да кирәк...

 
Монысы – мәдрәсәнең матди яклары. Ә менә рухи яклары турында Йосыф ага тагын да яратыбрак сөйли кебек тоелды миңа.  

 

Озак вакыт чит җирләрдә йөргәннән соң бу рәвешле мөселман дөньясына кереп китү – минем өчен зур бәхет. Авыл халкын чакырып, ел саен Корбан ашы уздырабыз. Балалар Сабантуе оештырабыз.  Кунаклар бик күп килә. Казаннан да кайталар. Кайчак нигезләре таркалган авылдашларыбыз да килеп чыга. Аларга: “Аш уздырасыгыз килсә, мәдрәсәгә килегез”, – дип тәкъдим ясыйм. Бик шатланып кабул итәләр. 

 

Балалар турында сөйли башлагач, Йосыф аганың күзләре бөтенләй  очкынланып китте. 

 

– Менә карагыз әле, – диде ул, бер почмакта торган суыткычның ишеген ачып. – Балаларга тамак ялгарга тәмле сулар, тәм-томнар алып куям.  Әле кайчагында: “Абый, шундый-шундый суны алыгыз әле”, – дип заказ биргән булалар. Мөгаллимнәргә дә ( ә алар бездә дүртәү – апалы сеңелле Ибәтуллина Рузалия белән Латыйпова Гүзәлия,  Сөләйманов Вилдан белән Рәфис Фәизов) гел әйтә киләм: “Бала мәдрәсә бусагасыннан аяк атлап керә икән, якты чырай белән, аркасыннан сөеп каршы алыгыз. Күңеле төшеп, кире чыгып китәрлек булмасын”, - дим. Мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллинга, укытучылар коллективына рәхмәт яусын. Үзара бик аңлашып эшлибез. Өч ел укыгач, балалар шәһадәтнамә алып чыгалар. 300 дән артык шәкертне укытып чыгардык инде. Казанда Ислам университетында укуларын дәвам итүчеләр дә бар.  

 

Вилдан хәзрәт турында безнең моңа кадәр дә ишеткән бар иде. Күрешербез дип уйлаган идек, кызганыч, насыйп булмады. Элек төзелештә инженер булып эшләгән егет, һәлакәткә эләгеп, хәзер коляскада гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Әмма ул үз юлын тапкан, югалып калмаган. Йосыф хәзрәт аның хакында бер кыйсса да сөйләп алды.  

 

– Мәдрәсәдәге мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары юк бит инде. Даруларга да акча күп китә торгандыр дип, бервакыт шулай туган көненә коллектив, өлкәнрәк яшьтәге укучылар исеменнән акча җыеп бирдек. Кыенсынып кына  алды бу моны. Берничә көннән мәдрәсәгә 13 мең сумлык  китап кайтып төште. Вилдан хәзрәт әнә шулай безнең бүләккә уку йортының китапханәсен баетырга булган. “Минем өчен бу – иң зур бүләк. Рәхмәт сезгә!” – диде ул.
Йосыф хәзрәт  шулай да: “Акчам булса, планшет алып бирер идем Вилдан хәзрәткә. Аңа ул укыту процессында бик кирәк”, – дигән теләген җиткерде.
 

 

Әйтергә кирәк, мәдрәсәгә өлкән кешеләр дә йөри. Бервакыт шулай 80  яшьлек бер әби килгән. “Улым, бу мәдрәсә кайчан ачылды әле?” – дип сораган ул Йосыф хәзрәттән. Ун ел инде, дигән җавапны ишеткәч: “Минем  ун ел гомерем заяга үткән икән”, – дип бик нык борчылган, ди.



(“Ватаным Татарстан”,   /№ 164, 04.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112