ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 4, 13.01.2018/

Сагынырмын сине, Казан!

 

Турхан Дильмач Казанга Төркиянең унынчы консулы булып 2014 елда килде. Башкалар белән чагыштырганда ул озаграк та хезмәт итте. 1996 елда ачылган Төркия консуллыгында төрле дипломатлар эшләде, әмма Турхан әфәндене аеруча якын иттеләр. Моның аңлатмасы гади: Турхан әфәнде Казанга килүгә үк татар телен өйрәнә башлады, татар мәдәнияте белән ихлас кызыксынды. Әнә шуның белән үзебездәге кайбер түрәләргә үрнәк тә булды.

5-1

Әмма Дильмачның эше җиңел генә бармады. Ул эшләгән дәвер­дә Россия белән Төркия арасында зур низаг чыкты. Ике арада калган һәм Төркия белән тыгыз мөнәсәбәттә булган Татарстан өчен дә, аеруча Турхан әфәндегә дә зур сынау булды ул. Әмма бу имтиханны ул “5ле”гә бирде. Халыкның күңелен яулауда тагын бер күркәм сыйфаты ачыкланды. Ул журналистлар белән дә ачык­тан-ачык аралашты, социаль чел­тәрләр аша да халыкка якын булды. Бу көннәрдә Турхан әфәнде ишле гаиләсе белән Төркиягә юл алды. Алар Әнкарада яшәячәк. Юлга чыгар алдыннан без аның белән биредәге эшчәнлеге, Казаннан нинди хис-тойгылар бе­лән китүе, казанышлары һәм үкенечләре хакында сөйләштек.

 
– Сезгә Төркия белән Россия арасында катлаулы чорны да узарга туры килде. Сезнең өчен иң авыры нинди булды?

 
– Әйе, мөнәсәбәтләребездә 8 айлык бер тукталыш булып алды, элемтәләребезнең кайбер өлкә­ләрендә торгынлык күзәтелде. Ләкин, шөкер, болар барысы да артта калды. Җитәкчеләребез аңлашты, узган-булганнарны артта калдырып эшебезне дәвам итәбез. Мине шул сөендерә һәм моны һәрвакыт кабатлыйм да: Татарстанда республика җитәкче­легенең үзен акыллы, аек тотышы, шәхсән Президент Миңнеха­новның ярдәме белән без мөнә­сәбәтләребезнең нигезен саклап кала алдык.


Хәзер туктап калган җирдән элемтәләребезне төрле юнәлеш­ләрдә дәвам итәргә, үстерергә тырышабыз. Миңа бу чор ниндидер авырлык, өметсезлек китерде дип әйтә алмыйм. Зур, көчле ил­ләр арасында кайвакыт проблемалар булырга мөмкин. Дипломатлар бу проблемаларны хәл итәр өчен эшли дә инде. Моннан алда вазыйфаларымны башкарган урыннарда да төрле мә­шә­кать­ләр булгалады. Әмма эшне туктатмадык, алга баруны дәвам иттек.


– Төркия белән Татарстан арасын якынайтуда иң зур казанышыгыз нәрсә дип саныйсыз?


– Әлбәттә, мөнәсәбәтләре­без­нең төп этәр­гече, локомотивы – икътисадый элем­тә­ләребез. Соң­гы 3 елда гына Татарстанда 7 зур завод ачыл­ды, алар­ның җи­­теш­те­рү, ин­вес­ти­ция,­ экспорт кү­лә­ме арта ба­ра. Тө­зе­леш өлкә­сен­дә хез­мәттәшлегебез янә җан­ланып китте. Эре төзелеш ширкәт­ләре Татарстанда зур һәм мөһим объектлар төзи. Казанышлары­быз­ның берсе бу.


Икенчедән, дәүләт җитәкче­ләребезнең, делега­цияләре­без­нең, эшмәкәрләребезнең каршылыклы сәфәрләре арта. Шул ук вакытта мәдәни, гуманитар мөнә­сәбәтләребездә дә уңышлар бар. Аларның икесенә аеруча тукталып үтәр идем. Беренчесе, Казан­ның Истанбул паркында уртак шәхесләребезнең берсе, төрек, татар дәүләт эшлеклесе һәм галиме Садри Максудига һәйкәл ачылу. Икенчесе, Ш.Мәрҗани исе­мен­дә­ге Тарих институтының “Тар­та­рика” тарих атласын төрек­чәгә тәрҗемә итеп бастыру һәм Төркия җәмәгать­челегенә тәкъ­дим итү. Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депу­тат­ларының “Мәр­хәмәт” берлеге һәм төрек ширкәтләренең ярдә­ме белән бергә хәйрия яр­минкәсе үткәр­дек. Тупланган керемне ятимнәр йортына тапшырдык. Моннан тыш, ай саен диярлек мәдәни чаралар үткәрергә тырышабыз. Халык аларга яратып йө­ри.


– Төркия белән Татарстан арасын тагын нинди проектлар белән ныгытып була? Инвесторлар киләчәктә дә килерме? Кайсы юнәлештә эшләргә мөмкин?


– Мөнәсәбәтләребезнең потенциалы зур, нигезе нык. Һич­шик­сез, моннан файдаланып ур­так проектларны үстерергә ки­рәк. Хәзерге вакытта көн тәрти­бендә төрле проектлар булуын беләм. Конкрет мисалларга кил­сәк, Зөя утравындагы Гәбзә логистик үзәге. Болар – зур проектлар, бер көндә генә тормышка аша торганнар түгел. Ләкин ачылып, эшләп киткәч, Татарстанга да, Россиягә дә, Төркиягә дә файда ки­терә алачак, дип уйлыйм. Төзелеш секторында дә хезмәт­тәшлек дәвам итәргә тиеш. Киләчәктә Казанда мәдәни үзәк ачу, төрекчә өйрәнергә теләү­челәр өчен курслар булдыру планнары бар. Балалар өчен мондый курслар Татарстан Халыклар дуслыгы йортындагы якшәмбе мәктәбендә эшләп килә инде. Катнаш никахларда үсүче, әти- әниләренең берсе төрек булган балалар анда туган телен өйрәнә ала. Алар да – төрек милләтенең бер өлеше. Шуңа күрә, без бер баланы да югалтырга теләмибез, туган телләрен белүләрен телибез.


– Сезне Татарстанда консул буларак яраттылар, үз иттеләр. Халык күңелен татар телен өйрәнүегез, иркен сөйләшә белүегез белән дә яуладыгыз. Татар теле турында нәрсә әйтә аласыз?


– Әйе, тел белү кешеләрне бер-берсенә якынайта, аңлашуны җи­ңеләйтә. Телне белү минем Татарстандагы эшләремне җи­ңеләйт­те. Шул ук вакытта, бу телне өйрәнүче кеше буларак, татар теленең гаять бай, гүзәл, аһәңле икәнен әйтә алам. Ул белем теле, әдәбият   теле буларак, тормыш­ның төрле өлкә­лә­рендә кулланыла ала торган тел дип уйлыйм. Мин үзем мөмкин кадәр татарча чыгышлар ясарга, әңгәмәләр би­рергә тырыштым. Казаннан кит­кәч тә татар телен онытмам дип уйлыйм. Дөньяның кайсы почмагына барсаң да, татарларны очратырга мөмкин. Яшьләргә дә туган телләрен өйрәнергә киңәш итәм. Татар теле төрки дөньяга да ишекләрне ача.


– Сез Казанда эшләсәгез дә Башкортстан, Чуашстан, Самара өчен җавап бирдегез. Башкортстан белән Татарстан арасында көч сынашу бар. Ничек уйлыйсыз, бу ике республика арасындагы күперне ныгыту өчен нишләргә кирәк?


– Дөресен генә әйткәндә, монда өч ел эшләп, Башкортстанга берничә тапкыр барып кайтып та, ике халык арасында нинди аерма булуын аңлый алмадым. Төркия­дә күп очракта татар-башкорт дип ике халыкның исемен дә бергә кулланалар. Башкортстан якларын бик ошаттым. Табигате бик матур, Уфа соңгы вакытта бик матур булып үсеп китте. Кардәш халыклар белән элемтәләрне ныгытырга кирәк, әлбәттә. Консуллыгыбызга караган төбәкләр арасында Чуашстан, Мари Иле, Самара да бар. Анда да бардым. Хез­мәт­тәшлекне үстерү өчен мөм­кинлекләр аларда да бар. Бары Мордовиягә барырга гына вакыт һәм форсат булмады.


 – Казаннан нинди уй-фи­кер­ләр белән китәсез? Аерылу авыр түгелме?


 – Татарстаннан матур уй-хис­ләр белән китәм. Үзем өчен планлаштырылган эшләрнең күбесен тормышка ашырдык. Тормыш дә­вам итә. Минем урынга киләсе елда генераль консул да тәҗри­бәле дипломат, ул да казанышларны сак­лап калып, мөнәсәбәт­ләрне үсте­рү­гә үз өлешен кертер дип уйлыйм.
Казан сагынмаслык шәһәр түгел. Сагынырмын. Монда эш­ләүне сагынырмын. Минем өчен дә, гаиләм өчен дә монда яшәү, эшләү рәхәт һәм уңайлы булды. Мин Болгарны да, Алабуганы да, бай, матур татар телен, Татар­стан­ның эшчән, тырыш халкын да сагыначакмын. Казанда кечкенә улым Ләвәнт-Гәрәй туды. Аңа “Казан егете” диябез. Үскәч, бәлки, туган шәһәрен күрсәтергә алып килермен. Гомумән, Татарстан һәм Казан күңел түремнең бер почмагында гомерем буенча калыр дип уйлыйм.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 2, 06.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр