ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

Авыл сөте, авыл каймагы... Эшмәкәр Александр Киселев нигә борчыла?


Статистика мәгълү­мат­ларыннан күренгәнчә, шәхси хуҗалыкларда тәүлегенә 602 мең килограммнан артык сөт җитештерелә. Үзләре эшкәртеп сата алмау нәтиҗәсендә сыер асраучылар көн саен миллионнарча сум керемнән колак кага. Мондый хәлгә кайчан да булса чик куелырмы?

22
Югыйсә шәхси хуҗалы­гында сыер асраучыларга дәүләт ярдәме дә аз түгел кебек. Хуҗалыгында бер сыер булганда – 2 мең сум, ике сыерга – 6 мең сум, өч һәм аннан да күбрәк сөтле­би­кә­ләрнең һәркайсына 4әр мең сум субсидия бирү карала. Ни дисәң дә, иш янына куш. Күпләп мал-туар асраучыларга башка төрле ярдәм дә карала. Тик менә авылда сыер асраучыларның зары гына кимеми.


Күптәнге танышым – Балык Бистәсе районындагы Олы Мәшләк авылы эшмә­кәре Александр Киселев бүген ни эшләргә дә белми. Туган авылында озак еллар машина йөртүче булып эш­ләгәннән соң, хуҗалык таркалып, эшсез калгач, ул шәх­си хуҗалыгында күпләп терлек асрап көн күрә башлый. Гаиләдә ике бала, хатыны да бар бит әле. Балаларны укытасы, аякка бастырасы, ке­шечә яшисе килә. Тора-бара үзләреннән арткан сөтне башкаларга сату юлларын эзли башлыйлар. ”Сөтне эш­кәр­теп сатканда, кереме дә күб­рәк була башлады. Казанга барып та саткаладык”, – дип искә ала эшмәкәр.


Берничә ел элек алар, Казанның Чехов базарына ки­леп, сөт, май, эремчек, корт һәм башка төрле продукция саталар. Алар җитеш­тергәнне халык мактап туймый. Тик, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, инде әзме-күпме табыш алып эшли башлаганда гына Казанның Чехов базары ябыла. Башкалар белән бергә Александр Киселев та эшсез кала.


Дөрес, башкаладагы бер базарны ябу белән дөнья бетми үзе. Әнә “Агропромпарк” та авыл эшмәкәрләрен гел үзенә чакырып тора. Александр күпмедер вакыт анда да сату итеп караган. Әм­ма, эшли башлагач, яңа урындагы тәртип күңеленә һич кенә дә ятмаган. “Ялгышып, уңга атласаң да – штраф, сулга борылсаң да, кыскасы, штраф салып, теңкәне корыталар. Күләме дә зур – 1000 сум! Булган бар керем штраф түләргә китеп бара башлагач, аннан китү ягын карадык”, – ди авыл эшмәкәре.


Нихәл итәсең, тәртип һәр­кем өчен бер инде ул. Әмма Александр Киселев сүзлә­рен­дә дә хаклык юк түгел. Бер ул гына зарланмый “Агропром­парк”тагы штрафлар системасыннан. Шундый ук сүз­ләрне башка эшмәкәрләрдән дә ишетергә туры килгәли.


Бүген исә авыл эшмә­кә­ренә үз продукциясен сатар өчен шәһәрнең әле бер, әле икенче почмагында урын эзләргә туры килә. Анда да бәйләнер җир табыла икән. Гәрчә “Меркурий” системасы аша эшләп, җитеш­те­релгән продукциясенә тиешле документлары булса да. “Әгәр Казан безне җылырак кабул итсә, авыл сөте, каймагы, эремчеге белән күпләрне шатландырыр идек. Авылдашларым да, күрше авыллар да миңа сөт тапшырырга риза. Беркайчан алдашканым юк. Акчаны көне-сәгате белән бирәм. Башкалар түбән бәя­дән җыйганда, исәп-хисапны 23 сумнан ясыйм”, – ди эш­мәкәр.


Александр Киселев әйтү­енчә, кибет киштәләрендә тәкъдим ителә торган сөт, май, каймак һәм кайбер башка төр продукцияләрне аларныкы белән чагыштырырлык та түгел. Тәме дә әче, сыйфаты да түбән. Һәрхәлдә, яңа сауган авыл сөте, әле генә аерткан каймак, бөтен таләпләрен туры китереп ясалган корт белән чагыштырып та булмый. Шәхсән үзем Киселевлар гаиләсе җитеш­тергән продуктларны күп тапкыр авыз итеп караганым булганга, эшмәкәрнең сүз­ләре дөрес булуга ышанам.


Чыннан да, элегрәк елларда Казанга якын авыллардан сөт һәм сөт продуктларын күбрәк китерәләр иде. Бүген “Меркурий” системасы аша продукциянең сыйфатын да тикшереп була. Тик ме­нә Казанда гына авыл эш­мәкәрләрен көтеп торучы юк.


Бу хакта узган ел авыл хуҗалыгы эшенә еллык йомгак ясау коллегиясендә дә сүз булган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­ханов башкала җитәк­че­ләренә әлеге юнәлештә эшне җайга салу кирәклеге турында кисәтү дә ясады. Тик нәти­җәсе генә әллә ни сизелмәде.


Югыйсә кулдан килмәс­лек эш тә түгел. Һәрхәлдә, элекке еллардагы кебек Казаннан ерак булмаган авыллар башкала халкын ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукция белән күбрәк күләмдә тәэмин итүне җайга салыр өчен зур чыгымнар да таләп ителми бит. Бары тик теләк кенә кирәк.
Ә әлегә арзанрак бәядән сатыла торган авыл сөте, каймагы, эремчеге, корты һәм башка сөт продуктларын сагынып искә алырга гына кала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 09.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!