ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Таһир дусларын сагына

 

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди безнең халык. Балаларың матур гына йөгереп йөргәндә, шат елмайганда, никтер башкалар турында уйламыйсың. Ә менә сабыеңа берәр авыру тисә, дөньяңның асты өскә килә. Шулчакта кеше үз сәламәтлегенә дә, баласыныкына да битараф булмый, кеше кайгысын да уртаклашырга ашыга. Күптән түгел уллары Таһир авырып киткәч тә, Мәгъсүмҗановларның бар дөньясының асты өскә килә.

17-3
Кечкенә Таһир әти-әнисе белән җылы якка ялга барган җиреннән авырып кайта. “Лимфа төеннәренә салкын тигән. Бала авырый башлаган көн ялга туры килде. Таһирның күңеле болганды, ризыктан баш тартты, – дип сөйли әнисе Айгөл. – Дүшәмбе көнне республика балалар клиник хастаханәсенә юл тоттык. Табиблар тиз арада кан анализын алды. Онкологиягә бәйле тү­гелме икән дип тә тикшерделәр. Кан анализлары яхшы булмагач, сабыемның арка миенә пункция ясадылар. Шуннан соң төгәл диаг­ноз билгеле булды – улымда кан рагы икәне ачыкланды. Әле генә йөгереп йөргән, уйнаган са­быем шундый хәлгә калгач, бөтенләй өметсезлеккә бирелдем. Күзләремә карап ярдәм көт­кән улыма ни әйтергә дә бел­мәдем. Бу хакта белгәч, елаудан башым чыкмады. Бик авыр булды. Хәзер дә читен. Нишләргә дә белмим”.

 
Әлегә Таһир Казан хаста­ханәсендә дәвалана. Сабый үзен нишләткәннәрен дә аңлап җит­керми. “Улымда кан рагының авыр төре. Шуңа да химия те­рапиясенең иң көчлесен алабыз. 33 көн дигәндә, авыру бераз чи­генергә тиеш иде. Әмма Таһир­ның организмындагы рак кү­зәнәкләре кимеми, киресенчә арта гына. Хә­зерге вакытта донор эзлибез. Әгәр улыбызның хәле бераз гына яхшырып китсә, арка җелеген күчереп утырту кирәк булачак. Казан табиб­лары Мәскәүнекеләр белән элемтәдә тора. Киңәшләшеп эшли. Әмма донор кирәк. Аны чит илдән эзләп таптык, – ди Айгөл. – Химия курслары алып бетерүгә, безне чит илдә көтәләр. Анда барыр өчен 15 миллион сум акча кирәк. Бу хакта уйласам да, чәчләрем үрә тора. Башка сыймас сумма бит бу. Тик кул кушырып та утырып булмый. Мәрхәмәтле кеше­ләр барлыгына ышанам. Әнә шуңа да ярдәм сорарга булдым. Тамчыдан күл җыела, диләр. Күп әниләр мине аңлар дип уйлыйм. Бер могҗиза булыр, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирер, тиешле акчаны да җыярбыз дип яхшы уйлар уйларга тырышам. Улымны бер дә югалтасым килми бит!”

 
Ике яшьлек Таһир авыртуга түзәргә тырыша. Сабыйның өенә кайтасы килә икән. Тизрәк үзе­нең уенчыклары белән уйныйсы килә аның, ди әнисе. Бакчадагы дусларын да юксына. Әнә шул хыяллары тормышка ашсын өчен, баланың туганнары ярдәм өмет итә.

 

Сабыйга ярдәм итәргә телү­че­ләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

 
Карта Сбербанка:  4276620032172920  (Айгөл Сәй­дәшевна М.)
Карта ВТБ24: 5278830051179806 (Илгизәр Илгизович М.)
Карта Ак Барс банка: 4244 3695 1073 9821
(Илгизәр Илгизович М.)
PayPal:  helptagir@gmail.com
МТС  89870605210
Билайн  89631583597

 

“Кышын урамда калмаска иде”

 

Тикмәгә генә, карактан кала, уттан – юк, димиләр. Янгыннан соң бернәрсәсез калган гаиләләр турында еш язабыз. Инде менә Казан читендәге бер бистәдә гомер итүче Кайновлар гаиләсе дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

 
– Әле ярый янгын төнлә килеп чыкмады. Нишләгән булыр идек? Үзебез исән калганга да сөенеп туя алмыйбыз. Әмма йортыбыздагы барлык мал-мөлкәт янып көл булды. Салкын кышка кадәр ничек тә йортның янган өлешен рәтләргә иде, – ди Екатерина.


Янгын 28 октябрь көнне иртән чыга. “Ирем – I төркем инвалид, аңа табиблар тумыштан ук ДЦП диагнозы куйган. Аяклары начар йөри, шуңа да инвалид арбасы белән генә хәрәкәтләнә ала, – ди Екатерина. – Башта подвалдан тавыш ишеттек. Аннары төтен исе чыкты. Бар да бик тиз булды, ярый әле үзебез чыгып котылдык. Йорт­ның эче янып бетте. Кышка кадәр ничек тә яшәрлек хәлгә китерәсе иде. Әмма бу эшкә икебезнең генә матди мөмкинлегебез җитми. Ирем авыру булгач, аның үзенә дә акча күп кирәк. Нишләргә дә белмибез. Шуңа да кешедән яр­дәм сорарга булдык. Шөкер, булышучылар бар. Берәүләр кием бирә, икенчеләре ризык китерә. Безгә хәзер ничек тә йортыбызны тө­зекләндерергә кирәк”.


Кайновлар гаиләсенә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

 

Саклык банкы
Получатель:
Антон Николаевич К.
Номер счета:  40817810862002347451
Банк получателя: Отделение “Банк Татарстан” № 8610 ПАО Сбербанк г.Казань
БИК: 049205603
Кр/счет: 30101810600000000603
КПП: 165502001
ИНН: 7707083893
ОКПО  09265993
ОГРН 1027700132195

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 173, 10.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112