ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

Заманасына күрә карагы


Компьютерны уйлап табучыларга караганда, аны җи­мерүчеләр алданрак
туган, дигән әйтем бар. Банк карталарын куллана башлаганга күп гомер узмады, мошен­ник­лар аларны файдалану җаена тиз төшенде.Заманына күрә караклык та үзгәреп тора. Элек транспортта кесәне, сумканы кисеп, акча урлыйлар иде. Хә­зер угрылар өйдән дә чыгып тормый, алдыңны-артыңны ка­рап йөрмәсәң, картаңдагы ак­чаңнан минут эчендә җил­ләр исә.

1-2

Бу тозакка тиз ышанучан пенсио­нер­лар да, яшьләр дә эләгә. Мондый очрак си­нең белән беркайчан да булмас кебек, шуңа юлыккач кына акны карадан аера баш­лый­сың. Шушы көннәрдә мин дә сату-алу белән шөгыль­ләнеп алырга булдым әле. Узган ел тутый кошыбыз үлде, читлеге калды. Балконда тузан җыеп тик тора. Шуны сатмакчы булып, бер сайтка игълан элдек. Үземнең башыма да килмәс иде, балалар котыртты. Бәя­сен 300 сум дип яздык. Акчам юк инде, дип әйтсәләр, буш­лай бирергә дә риза идем.

 
Әлеге сайт аша халык нәрсә генә сатмый. Безнеке шикелле читлекләр дә бер­ни­чә дистә. Өч-дүрт көн үттеме икән, бер егет шалтырата, читлек кирәк, ди. Кичен өйдә булабыз, дидем, яшәү урынын әйттем. Егет телефонын куярга ашыкмады, банк кар­та­сының номерын сорады. Акчаны алдан ук күчермәкче була. Әй, ярар инде, акчалата гына бирерсез, ат бәясе түгел ич, дидем, аны-моны уйлап тормастан. “Безнең кулда бер тиен дә юк шул, бөтен акча картада”, – диде үзен Алексей дип таныштырган егет. Ул телефоннан сөйләшкәндә янын­­да бер хатын-кыз нәрсә әйтер­гә икәнен өйрәтә, һәр сүзе ишетелеп тора, тегесе шуны кабатлый. Менә шул чак, боларга читлек кирәкме соң, дигән шик күңелгә керде. Егет сөйләшүне өзә дә, бераздан кабат элемтәгә чыга. Шалтыраткан саен банк картасы сорый. Теләгенә ирешә алмагач, психологик басымга күчте. “Заманадан шулкадәр артта калгансыз икән, бигрәк “отсталый” кешеләр”, – диде. Шулай да читлекне алып китәргә булды. Урамга чыгып, подъезд төбендә аны озак көттек, тик теге килмәде... Бу хәлгә көендем дә, сөендем дә. Көе­нүем шуңа: сәүдәгә ма­һир­лыгың булмаса, попугай читлеге дә сата алмыйсың. Алданмавыма шатландым, әл­бәт­тә.


Районда яшәүче бер танышыбыз иске машинасын сатарга ниятләп игълан бир­гән. Аңа шул ук көнне, адресыгызны әйтегез, хәзер үк машинагызны алып китәбез, сезгә капка төбенә дә чыгып торырга кирәк булмаячак, дип шалтыратканнар. Акчаны картагызга күчерәбез, дип номерны сораганнар. Танышыбыз, кара әле нинди яхшы кешеләр бар, бер мәшәкать ту­дырмыйча, йөрми торган машинаны төяп китәчәкләр бит дип, номерны әйтергә җыенганда, өйгә хатыны кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап, картаны иренең кулыннан тартып алган. Ир белән хатынның бу минутлардагы кичерешләрен язып тор­мыйбыз, болай да аң­ла­шыла. Шөкер, икесе дә исән-сау, иске “Жигули”лары да капка төбендә.


Россиядә бер ел эчендә генә дә аферистлар банк карталарыннан миллиард сумга якын акча чәлдергән. Россия банкының Үзәк федераль ок­ругы буенча баш идарәсе җи­тәкчесенең беренче урынбасары Илшат Янгиров аңла­туын­ча, мошенник­лар бик оста эш итә. Еш кына кешегә психологик басым ясыйлар, кем белән ничек сөйләшәсен яхшы беләләр. Бушлай сайтта яисә социаль челтәрләрдә эт яки мәче, автомобиль, җир кишәрлеге, гараж һәм тагын әллә нәр­сәләр сатылуы турында хә­бәр­ләр гел урнаштырылып то­ра. Каракларның эшләү схемасы гади: белде­рүләр белән танышалар да шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраталар. То­вар­ның алар өчен бик кирәк икәнен әйтәләр. Ки­лешенгән бәяне өлешчә яки тулысынча күчерер идек, диләр, карта номерын сорыйлар. Болар ятьмәсенә эләгеп, бер санны әйттеңме инде, башка мәгъ­лү­матларны сорашуга күчә­ләр: код, кар­таның гамәлдәге вакыты, кем исемендә булуы һәм башкалар... Кеше, аны-моны уйламастан, телефонга килгән смс номерын да җиткерә һәм картага акча күчүен көтә. Акчасыннан колак каккач кына, алдакчылар ятьмәсенә эләк­кәнен абайлап ала. Шундый шикле нәр­сәгә тарысаң, банкка шалтыратудан башка чара калмый. Аның номеры кар­таның артында күрсәтелгән. Җи­наять кылынган икән, хокук саклау органнарына барып, гариза язалар.


“Узган ел мошенниклар корбанына әйләнүчеләрнең 60 проценты интернет аша бәлагә тарыган, – ди Эчке эшләр министрлыгының җи­наятьчеләрне эзләү ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов. – Алдауга кагылышлы 4780 очрак тер­кәлсә, аларның 3 меңнән артыгы социаль челтәр яки телефонга бәйле рәвештә килеп чыккан. Интернеттан сәү­дә итү белән кызыксы­нучы­лар­ның 70 проценты – зур шә­һәрләрдә яшәүчеләр”. 2018 елда Татарстанда интернет аша алдау юлы белән акча эшләргә теләүчеләрне алдагы елга караганда ике тапкыр күбрәк тотканнар. Төгәл саннарга килгәндә, полиция хез­мәткәрләре 131 кешене кулга алган.


Тик җинаятьчеләрнең тамырын корыту мөмкин түгел, берсе юкка чыкса, икенчесе пәйда була. Аларның байтагы башка шәһәрләрдән, хәтта Россиядән читтә торып та эш итә, ди белгечләр. Алдакчыларга киртәләр юк. Банк карталары белән бик сак эш итәргә кирәк: акчаңны кибет­ләрдә дә артыгы белән алып калырга мөмкиннәр. Әйтик, кассир карта белән түләгәндә, операция дөрес башкарылмады, дип әйтә. Акчаның ике тапкыр алынганы азактан гына беленәчәк. Дөрес, ялгышлыклар бер дә булмый тормый, әмма ул чагында кассир моны раслаган чек бирергә тиеш. Түләү чекларын беркайчан да кассада калдырмагыз, бирмәсәләр, сорап алыгыз. Банк картасын теләсә кайсы оешмада сораулары ихтимал. Аны биргәндә, күз уңыннан ычкындырмаска, фо­тосурәткә төшер­тмәс­кә, мәгълүмат­л­а­рын яздырт­маска кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!