ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Үҗәтләрне шикәр куркытмый

 

Бүген дөньяда 350 миллион кеше шикәр чиреннән интегә. Тагын егерме елдан бу сан ике мәртәбә артырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Исеме борынгы чорларда ук билгеле булган әлеге чир алга таба да таралмасын өчен ни эшләргә? Аны җиңү юллары бармы? “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге җитәк­чесе Гөлшат Әмирҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек.

s1
– Гөлшат Әзһәровна, бүген шикәр чире турында бик күп сөй­ләнә, ул читләтеп кенә булса да һәр гаиләгә диярлек кагыла. Шулай да әлеге авыруның нидән гыйбарәт, ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген әле һаман тие­шен­чә аңлап бетермибез кебек...


– Ни кызганыч, шикәр чире бүген эпидемиягә әйләнде. Бу авырудан дөньяда халыкның – 12, Россиядә исә 10 проценты интегә. Бу – бик зур саннар. Шуңа күрә без шикәр чирен инфекцияле булмаган эпидемия дип атыйбыз. Хәзерге вакытта дөньяда барлыгы 60 меңләп чир бар. Шикәр авыруы инвалидлык алучылар һәм үлүчеләр саны буенча атеросклероз белән яман шештән соң өченче урында тора.


Шикәр чире нидән гыйбарәт соң? Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда, инсулин аларны энергиягә әйлән­де­рә. Кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Шул рәвешле организмда шикәр чире барлыкка килә.


– Кайберәүләр тумыштан ук шикәр чиреннән интегә бит.


– Ни кызганыч, андый очраклар да еш күзәтелә. Бу чир, иң беренче чиратта, нәсел­дән нәселгә күчү ихтима­лы белән куркыныч. Шуңа күрә гаиләсендә әлеге авырудан интегүчеләр бул­­ган кешегә бик сакланырга кирәк. Калкансыман биз авыруы булган ке­шеләргә дә шикәр чире кур­кынычы яный.


– Әлеге чир тагын нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин?


– Без хәзер артык тәмле ашыйбыз. Кибеткә кергәч, еш кына халыкның кәрҗингә ниләр тутыруы белән кызыксынам. Анда, га­дәттә, югары калорияле, озак сак­лана торган ризык, төрледән-төрле соклар була. Әйтик, сокка акча түккәнче, өйдә кайнаган суга бер кашык кайнатма салсак, файдасы икеләтә күбрәк булачагы көн кебек ачык бит югыйсә. Кешенең бу хакта тиешле күләмдә мәгълүматы юкмы? Белә торып та үз сәламәтлегенә, туклануына битарафлык күрсәтә­ме? Бу күренешнең төп сәбәбен төгәл генә аңлатып та булмый. Хәрәкәтләнергә яратмавыбыз да яхшыга илтми. Бер тукталыш кына барасы булса да, тизрәк автобуска яки машинага утыру ягын карыйбыз. Көнгә, ким дигәндә, 5-6 чакрым җәяү йөрсәк, организмга күпме файда булыр иде! Бер минутка 100 адым атлап, бер сәгать җәяү йөрсәк, төгәл 6 чакрым ара үткән булабыз.


Дөрес тукланмавыбыз, артык хәрәкәтләнергә яратмавыбыз тагын бер бәлагә – артык авырлыктан интегүгә китерә. Үз буең өчен нормаль саналган авырлыкка тагын 5-6 килограмм өстәсәң, була әле. Әмма гәүдә авырлыгы шул күрсәткечтән 10-15 килограммга артса, бу кешегә шикәр чире белән авыру куркынычы яный дигән сүз. Ягъни авыр­лыгың тиешле нормадан 20 процентка артса, чаң сугарга җирлек бар. Без районнарда үткәргән очрашуларда катнашкан балалар арасында да артык авырлыктан интегүчеләрнең күплеге шаккатыра. Кайбер сабыйларның авырлыгы яшенә күрә тиешле нормадан дүрт тапкыр (!) артып китә. Алар­ның күбесе 2-3 нче сыйныфта гына бит әле! Шул рәвешле без соңгы елларда шикәр чиренең “яшәрүе”н дә кү­рәбез.
Шикәр чире пәйда булуга ки­тер­гән сәбәпләр исемлегенә соңгы арада стресс дигән күренеш тә өстәлде. Бүген тормышыбыз шул­ка­дәр тыгыз темплар белән бара ки, арабызда стрессның нәрсә икә­нен белми яшәгән кеше юктыр ул. Үз тәҗрибәмнән бер мисал китерә­сем килә. Гомер буе дәрәҗәле урында эшләгән бер ир-ат 85 яшендә шикәр чире белән авырып китте. Юкса кандагы шикәр кү­ләмен гел тикшертеп торган. Аның күләме 5,5 ммоль/лдән дә артмаган. Көннәрдән бер көнне бу абзый күз ясмыгын алмаштыра һәм өч көнгә сукыр кала. Бу аның өчен бик зур стресс була, билгеле. Гомергә сукыр калдым, дип борчылудан шушы өч көн эчендә шикәре 10 ммоль/лга күтәрелгән. Бу кешегә тормышындагы иң зур стрессны 85 яшендә генә кичерергә туры кил­гән. Ә бүген бит көндәлек тормышыбызда адым саен стресс. Хәзер ул мәктәптә балаларның БДИ тапшыруыннан башлана һәм гомер буе дәвам итә. Үсә төшкәч, аңа югары белем, фатир, машина, башкалардагы кебек кәттә телефон кирәк була башлый. Болар бар да кешене даими рәвештә киеренке халәттә тота.


– Шикәр чире ачык­ланган ке­шеләр авызыннан еш кына: “Дө­рес туклансам, күп хә­рәкәт ит­сәм, чирне дарусыз да җиңә алам”, – дигән сүзләр ише­тергә туры килә. Ши­кәр чирен дару эчми­чә генә җиңеп буламы?


– Әгәр синдә шикәр чире ачыкланган икән, аннан берничек тә дарусыз гына котылып булмый. Төймә­ләрне вакытында эчмәсәң, инсулинга бәйлелек башлана. Әм­ма даруга гына ышанып яту да дөрес түгел. Кай­берәүләр, нигездә авыл кеше­ләре: “Менә мин көне буе хәрә­кәттә: бакча кәтмәнлим, мал карыйм, өйдә кайнашам, тик ши­кәрем һаман төшми”, – дип зарлана. Әгәр син көн дәвамында хә­рәкәтләнеп тә ашауны конт­роль­дә тотмыйча, көн буе өстәл яныннан китә алмыйсың икән – хә­рәкәтләнүнең бер файдасы да юк, билгеле. Бу чараларның барысын да бергә алып барырга кирәк.


– Шикәр чиренең иң беренчел билгеләре нинди?


– Хәлсезлек, авыз эче кибү, ябыгу, хәл бетү, күз күрүе начарлану, аппетит көчәю, артык тирләү... Болар барысы да кешедә шик уятырга тиеш. Әмма шикәр чире 1 елдан алып 7 елга кадәр бернинди билгесез, яшерен формада да “яшәргә” мөмкин. Еш кына ул хәтта кандагы шикәр күләмен үлчи торган махсус җиһазда да күренми. Шуңа күрә ярты елга бер тапкыр булса да гликогемоглобин анализын тапшырырга кирәк. Ул ке­шенең соңгы өч айда уртача нинди күләмдәге шикәр бе­лән йөргәнен күрсәтә. Сүз уңаен­нан, диабет белән авырмаучы ке­шенең канындагы шикәр күләме иртән ничек булса, ашаганнан соң ике сәгать узуга, кабат шул дә­рә­җәгә төшәргә тиеш. Әйтик, ир­тән үлчәгәндә шикәр күләме 5,5 ммоль/л булса, ашаганнан соң ике сәгать узгач, ул яңадан шул күр­сәткечкә төшәргә тиеш. Күтәрелгән хәлдә калса, бу инде кичекмәстән табибка күре­нергә кирәк дигән сүз.


– Организмда шикәрнең нормасы күпме булырга тиеш?


– 15 яшькәчә балаларда ул – 3,33-5,55 ммоль/л; олыларда – 3,89-5,83 ммоль/л, 60 яшьтән узучыларда – 6,38 ммоль/л, бала көт­кән вакытта – 3,3-6,6 ммоль/л булырга тиеш.


– Әлеге чирне вакытында дә­валамау нәрсәсе белән куркыныч?


– Вакытында чарасын күрмә­сәң, ул башның кан тамырларыннан башлап, күз, кул, аякка кадәр тарката. Кан йөрмәү аркасында, аяк өши башлый. Кеше кулсыз-аяксыз, сукыр калырга, бавыр эшчәнлеге бозылырга мөмкин.


– Гөлшат Әзһәровна, шикәр чире авыруыннан тулысынча котылып буламы соң?


– Шикәр чире – хроник авыру, аннан бөтенләйгә арынып булмый. Әмма аны конт­рольдә тотарга, тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкин. Иң мөһиме – тө­шенкелеккә бирел­мәс­кә, рухны төшермәскә, көрә­шергә, табиб кушкан киңәш­ләргә колак салырга кирәк.

 

Шикәр чире белән авыручыларга дәүләттән күрсәтелә торган ярдәм:


– инсулин (өч айга бер тапкыр махсус рецепт буенча гына бирелә);

 
– дәвалану өчен кирәкле өстәмә дарулар (әйтик, бу чирдән интегүчеләрнең кан басымы еш “уйнаганга” күрә, гипертониядән дарулар бирелергә мөмкин);

 
– инсулин кадау өчен шприц-ручка, елына 100 данә энә.

 


Киңәш-табыш


Кызыл төскә җиткермә


Табындагы кайсы ризык ши­кәр чире китереп чыгарырга мөм­кин? Әлеге чир белән ин­тегү­че­ләргә нәрсә ашарга ярый да, ни­ләр тыелган? Түбәндәге азык-тө­лек светофоры шуларны ис­кәртә.


 

Ярамый


* составында терлек мае булган азык-төлек (атланмай, сало, туңмай, каймак, маргарин, майонез, сөт өсте, майлы ит, ысланган ризыклар, казылык, майлы балык, 4 процент майлылыктагы эремчек, 30 процент майлылыктагы сыр, чикләвек, көн­багыш);


* составында “гади” углеводлар булган ризык (шикәр, бал, кайнатма, джем, туңдырма, шоколад, конфет, печенье кебек кондитер ризыклары, баллы газлы су, соклар);


* күп күләмдә углеводлар чыганагы булган җиләк-җимеш (виноград, хөрмә, банан), алкогольле эчемлекләр.

Чамасын бел


* составында аксым булган азык-төлек (майсыз ит, балык, майлылыгы 30 проценттан тү­бән­рәк булган сыр, майсыз сөт һәм 2,5 процент майлылыктагы әче сөт ризыклары);


* составында озак үзләш­тере­лә торган углеводлар булган ризыклар (бәрәңге, кукуруз, кузаклылар, ипи, токмач, ярмалар), җиләк-җимеш (виноград, хөрмә, бананнан кала).

Ярый

 

* яшелчә (бәрәңге, кукуруз, борчак, фасольдән кала);
* гөмбә;
* түбән колорияле эчемлек­ләр (чәй, шикәр һәм сөт өсте салынмаган каһвә, минераль су, сос­тавында шикәр алыштыргыч мат­дә булган газлы су).

 

Тарих битләреннән...

 

1922 елдан бирле шикәр диабетын инсулин белән дәва­лый­лар. Әлеге күпләр өчен яшәү чыганагы булган инъекцияне Ка­наданың яшь галиме Фредерик Бантинг уйлап таба һәм, беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малай­ның гомерен сак­лап кала. 1991 елдан башлап ноябрь аенда (14 ноябрьдә – инсулинны уйлап та­бучының туган көнендә) Бөтен­дөнья шикәр авыруы белән көрәш көне бил­геләп үтелә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 10.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112