ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Яранның “яраклы” ярдәме


Ике айдан да кимрәк вакыты калган 2017 ел республика, милләтебез өчен шактый зур сынаулар чоры булды. Банк кризисы, Шартнамәне, гүя ул гел булмаган кебек, шыпырт кына бакыйлыкка озату, инде менә азагы абайланмаган тел “бәрелеше”. Кем, нәрсә гаепле, дигәндә илдәге гомуми шовинистик кәефләрне, аларның соңгы дистә елда көчәеп китүен, унитарлыкка төбәлгән эчке сәяси курсны атап булыр иде.

2-4

Гел кискен рецидив биреп торучы әлеге хроник чир Россиядә һәрвакыт булган, моннан соң да яшәячәк. Савыгу бары тулы канлы демократия шартларында, ирек-хөрлек яралганда гына мөмкин. Тик, ни кызганыч, демокра­тиядән биредә догадан курыккан шайтан кебек шөллиләр. Ак-кара буталган, кыйб­лалар алышынган, хаста – норма, сәла­мәтлек чир саналган аңлаешсыз ил. Бу очракта Тютчевны ничек кабатла­мыйсың: “Умом Россию не понять”...

 
Ил өчен, анда гомер иткән халыклар­ның язмышы өчен гомуми җаваплылык Илбашы өстендә торса да, мәхәлләсенә күрә мулласы, дигәндәй, Йошкар-Олада әйтелгән, тулы бер төбәкне таяк тыгылган кырмыска оясына әйләндергән сүзләрдә турыдан Путинны гаепләү дөрес үк тү­гелдер. Кулдан идарәне, әлбәттә, беркая да куеп булмый, тик ил артык зур, проблемалар баштан ашкан. Президент, бетмәс-төкәнмәс проблемаларның төбенә чаклы төшеп, яраннарына көн туса, бүген – моны, иртәгә тегене эшләгез, дип төгәл күр­сәтмәләр биреп утырса, берничә айда чиргә сабышыр иде. Мәгълүм әйтем­дә­гечә, корольне, хәтта кулдан идарә ит­кән­дә дә, яраннары ясый. Кремльдәге “соры кардиналлар” күзгә күренмәс җеп­ләр белән Илбашына тоташкан һәм ул җеп­ләрне алар тарткалап кына тора. Тарт­калаганда, ягъни, беренче затта фикер формалаштырганда, белдерү, чыгышларны әвә­ләп биргәндә, әлбәттә, милли ли­дерның теге яки бу мәсьәләгә үз, шәхси карашы һәм илдәге титул халыктагы кәефләр исәпкә алынмыйча калмый. Тик кыска вакытлы “һава торышы”н рас-лаганда, ир­тәгәсе көнгә тактиканы бил­геләгәндә (стратегияне әйтмим, анысы күбрәк Илбашы кулында һәм анда да азчылыкларга якты чырай каралмаган) барлыкка килгән суммар векторда барыбер теге яки бу яран җитәкче колагына пышылдаган сүз хәлиткеч.
Яран дигәннән, соңгы араларда теле­экраннардан Сергей Кириенко – Президент администрациясендә эчке сәясәт өчен җаваплы зат юкка чыкты. Койрыгын катырак бордылармы шунда. Телләр мәсьә­ләсендә таякны сыну дәрәҗәсенә җиткереп бөккәне, сайлауларга санаулы вакыт калып барганда Путинны кыен хәл­гә куйганы өчен. Хәер, каш төзәтәм дип, бе­ренче генә күз чыгаруы түгел аның. Ельцин заманында, шешәдән чыккан җен кебек, каяндыр атылып чыгып, илдәге икенче постка ирешкән, җәмгысы өч ай премьер булып тору дәверендә илне дефолтка җиткергән, 30 яшьлек элекке “кин­дер сюрприз” янәдән югары урында. Һәм аның Президентның колак итен ки­рәгеннән артык ашап ташлаганы Кремль­нең үзенә бүген һич кенә дә сер түгел.


Креативлык, эш күрсәтү белән мавыккан Кириенкога татарның руслашу тизлеге, күрәмсең, акрын тоелган. Ихтимал, җәй­ге кампанияне – Татарстанның горурлыгы булган Килешүнең тамырына балта чабуны шактый шома башкарып чыкканнан соң элекке өч айлык премьер кызыб­рак та киткәндер. Аның “Россия – шарт­намәле федерация түгел” дигәне искә төшә. Шулай дип кычкырганчы, Президент Администрациясе җитәкчесе урын­басары Конституциянең 11 нче маддә­сенә, аның 3 нче пунктына күз салды микән? “Едва ли”. Мәскәүдәге югары кабинетларда хәтсездән инде “Закон безгә нипачум” дигән кагыйдә эшләп, яшәп килә – Төп законның беренче генә бозылуы түгел. Тел конфликты моны янә бер кат раслады. Конституцияне алар күптән алыштырыр, Россияне бер телле, бер милләтле, тоташ губернияләрдән генә торган дәүләт итәр иде. Тик бердәнбер дип әйтерлек киртә һаман да җиме­рел­мәгән. Татарстан, татарлар Мәскәү тарафларында инде сүгенү сүзенә әйләнеп барган “федерация”, “федератив мө­нә­сәбәт­ләр” дигәнне мантра кебек кабатлап, искә төшереп тора. Ә икенче яктан караганда, элекке премьерга без күпмедер рәхмәтле дә булырга тиеш түгел микән? Шөрепне кабаланып һәм ашкынып кысканда резьбаны өзгән һәм шул рәвешле татарны уяткан өчен. Россия шартларында азчылык халык билгеле бер дәрәҗәдә сәясәтләшкән хәлаттә яшәгәндә генә исән кала ала. Йокладыңмы – беттең!


Яшерен-батырын түгел, унитарлыкка Үзәктә тулы институтлар эшли. Якындагы ике-өч дистә елга аларның стратегиясе дә инде расланган. Мондый хәлдә татарны бары бер генә әйбер – соңгы ике айда күзәтелгән иҗтимагый-сәяси активлык, законлы каршылык кына коткара ала. Активлыкка республика хакимияте белән халык­ның ихлас бердәмлеге, бер-беренә ышанычы да килеп кушылса, милләт исәнлегенә өметләр бермә-бер артыр иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 11.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112