ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

//

Ял итү җиңелме?

 

2018 елда ничә көн ял итәчәгебез билгеле булды. 118 көнгә тигез ул. Яңа ел каникуллары исә 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Социологлар халыкның кышкы каникул хакында фикерен сораштыра башлаган. Бәхәсләр булса да, Яңа елдан соң ял итүне хуплаучылар күбрәк.  10 көнлек ялны яратучылар  – 68 процент, халыкның 15 проценты моның белән канәгать түгел, респондентларның 15 процентына ял бар ни, юк ни, калган 6 проценты, гомумән, җавап бирә алмаган. Сез нинди фикердә?

1-2

Айгөл БИКТИМЕРОВА, менеджер:

 
  – Россиядә эшли дә, ял итә дә белмиләр дип саныйм. 25 елдан артык базар мөнә­сәбәтләренә күчсәк тә, без капиталистик илләрдәге кебек яшәр­гә өйрәнмәдек. АКШны сүгәләр, әмма алар бит көне-төне эшли. Аларның иң озын яллары бер атна була. Безнең кебек озын-озак отпускыга китмиләр. Эшкә бар­гач хез­мәт вакытын чәй эчеп уздырмый, дәүләт эшен дә үзенеке кебек башкара. Японияне әйтеп тә тормыйм. Аларның эш вакытлары ир­тәнге 7дә башлана, кичке 8дә тәмам­ланырга мөмкин. Елына 118 көн ял, дип әйтеп карагыз сез аларга –  кычкырып көләчәк­ләр. Хезмәтенә күрә тормышы дигәндәй, алар ничек яши дә, без ничек тормыш көтәбез. Азрак ял итеп тырышып эшләү артыкка бул­мас иде безгә.

Рөстәм ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, эшмәкәр:


–  Безнең гаиләнең яллары күп очракта дәүләт яллары белән туры килмәскә дә мөм­кин. Чөнки минем үз эшем, ун көн ял итеп ята алмыйм. Кышкы айларда, га­дәттә, шимбә эшлим, ул көнне клиентлар да күбрәк була. Яңа елда өч көн тирәсе ял итеп алам. Җәй айларында шимбә көнне эшләмәскә тырышам, гаиләм белән шәһәр янындагы бакчада ял итәбез, җирдә казынабыз. Ялланып эшлә­мә­гәч, вакытымны үземә яки гаиләмә ничек кирәк, шулай бүлә алам. Әлегә балалар мәктәптә укымый, шуңа күрә дүшәмбе-сишәмбе дә ял итеп алырга, берәр кая барып килә алабыз. Яңа ел бәйрәмнәре­нең шундый озын булуына исем китми, ул миңа кагылмый диярлек. Гомумән, ярты ел диярлек ял итеп ятуны дәүләт эшен­дәгеләр генә булдыра аладыр, дип уйлыйм. Кыскасы, кемдер ял итүдән тәм тапса, кемдер бу көннәрне акча эшләп калудан ота. Кем нәрсәгә өстенлек бирә инде.

Римма ГАЛИЕВА, педагог:


– Ял кем өчендер файдага, кем өчендер зыянга була. Әгәр син ялларны, бәй­рәмнәрне гаиләң белән уздырырга ниятлисең икән, хәер­ле. Әгәр кеше берни эш­лә­мичә эчеп, юкка акча туздырып “ял итә” икән, бусы – зыян. Гаиләләргә арзанлы, әмма сыйфатлы итеп ял оештырырга булышсыннар иде, әмма бу оештырылмый. Яңа ел каникулын ирем белән көтеп алабыз, чөнки балалар кайта. Быел бергәләп Санкт-Петер­бург­ка барырга ниятлибез. Гадәттә йә безгә кунак­лар килә, йә үзебез кунакка барабыз. Ялларны яратабыз.

Нурулла ГАРИФ, тарихчы:


– Мин хәзер пенсиядә, шул сәбәпле эшләүчеләр өчен җавап бирү авыр. Миңа бик еш, син пенсиядә инде, эшләмисең, диләр. Ә дө­рес­лектә хәзер ике тапкыр күбрәк эшлим, әмма үз ир­кемдә. Быел берүзем йортка зур гына янкорма эш­лә­дем, 6 китап чыгардым. Кышка җитәрлек гөмбә тозлап куйдым, җиләк җыйдык, анысын да күп итеп әзерләдек. Тирә-яктагы авылларга йө­реп, бик күп истәлекләр җый­дым, борынгы зират, авыл урыннарын таптым. Шуңа да ка­ра­мас­тан, үземне ялкаулар рәтенә кертәм. Әйтәсе килгән фикерем, кешенең физик һәм рухи эшчәнлек потенциалы бик зур, без аларны куллана белмибез генә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 11.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112