ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

//

Арзаны гомерне кыскарта

 

Россия хөкүмәте илдәге метанол әйләнеше кагый­дәләрен катгыйландыручы документ әзерли башлаган. Бу хакта “Рос­­сийская га­зе­та” бас­ма­сы хә­бәр итә. Шул рәвешле якын киләчәктә юл кырыенда сатылган тәрәзә чистарта торган арзанлы сыекчалар юкка чыгарга мөмкин. Роспотребнадзор ида­рә­се мәгълүматларына караганда, Россиядә ел саен метанол һәм аның парлары белән агулануның 1,2 мең очрагы теркәлә.

1-1

Шуларның 70 процентка якыны үлем белән тәмамлана. Мәгълүм булганча, бүген метанол кебек агулы матдәләр белән эшчәнлек алып бару закон нигезендә тыелмаган. Шулай да әлеге товар белән тәэмин итеп торучы затларга бу эшчәнлек өчен иң элек рөхсәт алырга кирәк. Аны әлеге агулы матдәне куллануга рөхсәте булмаганнарга сату да тыела. “Шуңа да карамастан Россия юлларында һәр кыш саен 100 сумга 5 литрлы тәрәзә чис­тарта торган метаноллы сыекча сатучылар артканнан-арта бара. Әлеге сыекчаны законсыз цехларда җитеш­терүләре көн кебек ачык. Даими рәвештә үткәрелгән рейд­лар вакытында аларның бер ишен ябарга өлгерәбез, икенче берләренең эзенә тө­шә торган түгел”, – ди ида­рә белгечләре.

 
Билгеле булганча, метанол – кешенең нерв һәм йөрәк-кан тамырлары сис­темасын зарарлаучы агу. Организмга 5-10 мл күләмдә метанол эләксә, кеше агулана, хәтта сукыр калырга да мөм­кин. Организмга эләк­кән метанол күләме 30 мл җитсә, кешенең гомерен сак­лап калып булмый, ди табиб­лар. Метанол парын сулап агу­ланучының күңеле болгана, коса, башы авырта башлый, күзләр әчетә, күз күреме начарлана. “Тәрәзә чистарта торган метаноллы сыекча­ның, гадәттә, исе булмый. Законлы рәвештә сатылган сыекчада исә ис булырга тиеш. Шуңа күрә машина йөртүчеләр метаноллы тәрә­зә чистарткыч сыекчалар сатып алмасын иде. Даими рә­вештә рульдә йөргән кешегә аеруча куркыныч яный”, – ди идарә белгечләре.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 14.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112