ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

//

Шиһабетдиновка – дәүләт бүләге

 

ТР Президенты Рөстәм Миңне­ханов кичә Хөкүмәт йортында “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка “Дуслык” орденын тапшырды.

 
Әлеге дәүләт бүләге – “Дуслык” орденының 2015 елның апрелен­дә гамәлгә куелганлыгын искә төше­рик. Орден белән Татарстан Республикасы халыкара абруен, ТР белән чит илләр, Россия Фе­дерациясенең башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәт­тәшлекне ныгытудагы аерым казанышлар өчен, респуб­ликабыз­ның үсүенә ярдәм итәр­дәй икътисадый, сәүдә, фәнни, техник, социаль, мә­дә­ни элемтә­ләрне һ.б. ныгытуга зур өлеш кертү өчен бирелә. Бүләкләү Татарстан Президенты Указы ниге­зендә хәл ителә.

 

Дәүләт белән хосусый эшмәкәр дуслыгы

 

Татарстан Республикасында то­рак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәр биш объектның берсе дәүләти-хосусый партнерлык нигезендә эш­ли. Бу хакта ТР Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Идел буе федераль округының дәүләти-хосусый партнерлык буенча I форумында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда белдерде. Чара Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

 
Р.Миңнеханов әйтүенчә, дәүлә­ти-хосусый партнерлык  шартларында эшләүче компанияләр дәү­ләт акчасын янга калдыру, феде­раль, төбәк һәм муниципаль инфраструктураны яңарту, күп кенә тармакларда хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә. “Республикада торак-комму­на­ль хуҗалык өлкәсендә бу җәһәт­тән зур эш башкарыла. 15 муниципаль районда 146 дәүләт-хосусый партнерлык килешүе төзелгән. Бу проектлар буенча тармакка өстәмә рәвештә 1,1 миллиард сумнан артыграк күләмдә хосусый инвестиция җәлеп ителәчәк”, – диде ул.

 
Президент искә төшереп узганча, Татарстанда дәүләти-хосусый партнерлык шартларында юл инфраструктурасы объектларын төзү буенча да берничә проект планлаштырылган. Бу иң беренче чиратта – “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры участогы төзелеше.

 

Мактаудан башка сүз юк

 

ТР Президенты Рөстәм Миңне­ханов “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасының Кү­зәтчелек советы утырышында катнашты. Видеоконференц-элемтә ре­жимындагы утырышны РФ Хө­күмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко үткәрде.

 
“Дирекциянең һәм Татарстан Рес­публикасының зур спорт вакыйгаларын оештыру һәм үткәрү, шулай ук тулаем спортны үстерү ягыннан эшчәнлеген югары бәя­либез, – дип басым ясап әйтте В.Мутко. – Казан танылган спорт үзәгенә әйләнде. Сезгә иң җитди ярышлар үткәрүне ышанып тап­шыралар һәм бирегә зур канә­гатьлек хисе белән киләләр”.

 
“Киләсе елның төп спорт вакыйгасы – футбол буенча дөнья чемпионаты. Дирекция тәҗрибәсе һәм мөмкинлекләре бу чараны иң югары дәрәҗәдә үткәрү мөмкин­леге бирәчәк, – дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Шул ук вакытта WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнү дәвам иттерелә. Биредә дә төп йөк Дирекциягә төшә”.

 

Берлинны кабат “алган”

 

Кичә Дәүләт Советы Рәи­се Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы, Татарстан жур­налистикасы ветераны Александр Малов белән оч­рашты. А.Малов  91 яшендә күптәнге хыялын тормышка ашырган – сугышчан эзләре калган Көн­чыгыш Германияд­ә булган. Ветеран октябрь ахырында яңа тәэсирләр һәм идеяләр бе­лән канатланып, Казанга кайткан. Хәзер ул үзенең сә­фәре буенча китап язмакчы.

 
“Дөресен әйтергә кирәк, Александр Михайлович бу идеясе белән мөрәҗәгать ит­кәч, сәфәрнең килеп чыгуына ышанмаган идем, әмма ул үз ниятеннән тайпылмады, – дип тәэсирләре белән уртак­лашты Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, сәфәрне оештыручыларның берсе Римма Ратникова. – Шөкер, барысы да бик әйбәт килеп чыкты һәм Александр Малов икенче тапкыр Берлинны “алып”, Германия баш­каласында легендар шәхескә әйләнде”.

 
Фәрит Мөхәммәтшин әнә шундый активлыгы өчен А.Маловка эчкерсез рәхмәт сүз­ләре ирештерде, шулай ук ветеранның яңа китап язу идеясен хуплады. “Без Сезгә төрле яклап ярдәм итә­чәк­без”, – дип вәгъдә итте аңа рес­публика парламенты баш­лыгы.

 

Татарстан көрәшчеләре Урал Кубогын яулады

 

Пермь краеның Кунгур шәһә­рендә көрәш буенча Урал Кубогында Татарстан егетләре командалар арасында беренче урынны яулады. Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе командалары өченче булды.

 
Быел бишенче тапкыр оештырылучы бәйгенең былтыргысына Татарстаннан бер генә көрәшче чыгыш ясаган иде. Чөнки Урал Кубогы узган көннәрдә Казанда рес­публика чемпионаты узды. Кө­рәшчеләрнең кайсы ярышны сайлавы гаҗәп түгел. Пермьгә Лаеш­тан Риназ Гарипов барды һәм икенче урынны алып кайтты. Быел исә Татарстанның Милли көрәш федерациясендә бу турнирга зуррак игътибар бирде. “Төп состав булмаса да, көчле егетләрне алып бардык, – дип сөйләде “ВТ” хәбәрчесенә феде­ра­циянең башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Берсе дә йөзгә кызыллык китермәде. Егет­ләр Татарстан көрәшенең дәрә­җәсен күрсәтте. Башкортстанлылар бе­лән беренчелек өчен ахырга ка­дәр көрәштек. Авыр үлчәүдә бил алышкан Константин Морозов башкорт көндәшен “чиста”га салгач, барысы да хәл ителде”.

Ярышта 17-18 яшьлек егетләр 55, 60, 65, 70, 80, 90 килога кадәрге һәм авыр үлчәүдә бил алышты. Чемпионнар булып Фәннүр Кәшә­фетдинов (Башкортстан), Альмир Деникеев (Пермь крае), Илназ Димиев (Татарстан), Айнур Кин­зәбаев (Башкортстан), Азамат Сөб­хангулов (Башкортстан), Нә­сим Габидуллин (Татарстан), Газинур Шаһабиев (Татарстан) танылды. Зурлар исә  60, 65, 70, 80, 90, 100 килога кадәрге һәм авыр үлчәүдә көч сынашты. Җи­ңүче исемен Фирзәр Гыйниятуллин (Татарстан), Рамил Хәким­җанов (Татарстан), Булат Гадершин (Татарстан), Илнур Гайнанов (Башкортстан), Илдар Моратов (Башкортстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Константин Морозов (Татарстан) яулады.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 14.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112