ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Татлы чирнең ачы газаплары


Берсендә 14 яшьлек малайны алып килделәр. Аның холестерин күләме – 7 миллимоль иде. Ул олы кешедә дә алтыдан артмаска тиеш. Үсмернең ике бите кабарган, кызарып тора, корсагы бүлтәйгән. Ул – тап-таза һәм беренче карашка бар да әйбәт кебек, ләкин сәламәт матурлык түгел бу. Болай дәвам итсә, аңа 35 яшьтә – йөрәкнең ишемия чире, кырыкта миокард инфаркты яный. Илле яшь чагында үлеп китәргә дә мөмкин.

2-2

Казан дәүләт ме­дицина академиясенең эн­докринология кафедрасы про­фессоры Александр Поздняк шикәр авыруы турында сөйләгәндә әнә шул үсмерне телгә алды. Кичә “Татар-Информ” агентлыгында булган матбугат конференциясе диабет чиренә багышланды. Белгечләрдән ярдәм сорап килүчеләр арасында гәүдә авырлыгы 230 килограммга җитеп, нишләргә белмәгән ир-атлар да бар. Аларга нибары 37-38 яшьләр чамасы икән. Белгечләр андыйларга нинди киңәш бирә? Ризыкка талымлырак булырга кирәк, диләр. Ә бүген фасфудлар, төрле кушылмалы кабымлыклардан кибет киш­тәләре сыгылып тора.

 

Яннарыннан үткәндә авыздан сулар килеп кала. Алар бигрәк тә яшьләрне үзенә ымсындыра. Берәүләр шулар сәүдәсеннән үзенә акча кертсә, икенче берәүләр, ябыгырга булышам дип,  шулай ук аерым түләү бәра­бәренә “алтын” киңәшләр бирә. Тик, белгечләр ки­сәтүенчә, кисәк ябыгуның да файдасы юк, югалткан килограммнар тиз арада яңадан әйләнеп кайта. Табиб күзәтүеннән башка тоткан диеталар аркасында йөрәккә, бөергә һәм башка әгъзаларга зыян килергә мөмкин. Ә артык авырлык диабет чиренә китерә.

 
– Диабет – без яшәгән XXI гасырның йогышлы булмаган, ләкин яшен тизле­гендә тарала торган эпи­демиягә тиңләрлек чире, – ди Александр Поздняк.
– Ул үлем-җитемгә китерүче чир­ләрдән йөрәк-кан тамырлары системасыннан, миокард инфарктыннан һәм яман шеш авыруларыннан гына калыша. Кайчакта, кеше җан тәслим кылганнан соң, сәбәбе диабеттанмы, әллә йөрәк чи­реннәнме икәнен аңлап та булмый. Ягъни шикәр чире белән авырган кешегә й­ө­рәк, кан тамырлары чир­ләре “ябышырга” гына тора.

 
Россиядә шикәр чире белән авыручы 4,5 миллион кеше исәптә тора. Ә чынлыкта күпме? Россия Эндокринология фәнни үзәге мәгълүматлары буенча, андый сырхауларның саны 12-13 миллионнан да ким түгел. Поликлиника терапевтлары, эндокринолог­лар башлангыч чорда чирне 30 процент очракта гына ачыклый. Күп кеше үзенең авырганын да белми, чөнки ул башланганда үзен сиздерми: авыз кипми, чүмеч­ләп су эчәсе килми, бәвел дә күп бүленеп чыкмый. Терапевтлар авырулардан, хәл­сезлектән зарланып кил­гән хасталарга төрле диагноз куя, ләкин диабет дип беркем дә шикләнми. Ә чынлап торып чирли башлагач, бөер дә, күз дә, кул-аяк кан тамырлары да азмы-күпме зыян күреп өлгергән була инде.


Профессор Поздняк әй­түенчә, авыручылар күпле­ге буенча Кытай аерылып тора, анда 110 миллион кеше “татлы” чирдән интегә, икенче урында – Һиндстан, өченче баскычта – АКШ, аннары – Бразилия һәм бишенчесе – Россия. Белгеч­ләр диабет чирен ике төркемгә бүлә: беренче һәм икенче типлар. Беренче тип вакытында ашказаны асты бизе җитәрлек күләмдә инсулин бүлеп чыгара алмый. Икенче тип икән, киресенчә, инсулин артык күп бүленеп чыга һәм дәвалану чараларын аңа каршы юнәлтәләр. Хасталарның 90 процентка якынында – икенче тип диабет. Беренче тип, гадәттә, балаларда килеп чыга.


Диспансеризация һәм башка тикшеренүләр вакытында биохимия анализы да тапшырталар. Кан анализы әлеге чир хакында кисәтергә тиеш кебек. Профессор аңлатуынча, татлы чир хәтта ул чакта да яшеренеп калырга мөмкин. Ә шикәр кайчан күтәрелә соң? Көчле стресс кичер­гәндә һәм ул бераздан тө­шә. Кичке якта баллы, камырлы, углеводлы ризык­лар күп ашаганда, ә иртән инде сизелерлек үзгәрергә мөмкин. Миокард инфарк­ты кичергән кеше анализ тапшыра икән, шикәре шулай ук югарырак була, ди белгеч. Бер тапкыр кан бирү белән генә чикләнергә ярамый. Аны төгәл ачыклау өчен дәвалау оешмасында озак вакыт (кайчакта өч айга кадәр) гликогемоглобин анализы алалар. Кандагы шикәр 6 миллимоль литрга кадәр нормада санала.


Икенче тип диабет күб­рәк 40 яшьне узган кеше­ләрдә күзәтелә. Ә соңгы елларда аның белән 6 яшьлек балалар да авырый башлаган. Ул байтак очракта дөрес тукланмау аркасында килеп чыга. “Мондый сабыйларны дәвалау катлаулырак, – ди Александр Поздняк. – Ни өчен дигәндә, инсулинны киметә торган даруларның шактые 11 яшьтән өлкәнрәкләргә чыгарылган. Тик дару бирмичә дә булмый. Бу чир башлануга нәсел дә йогынты ясый. Әнисе яки әбисе авырса, дөрес тукланып, сәламәт яшәү рәвеше алып барган очракта да чирләү ихтималы зур. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары чирләреннән – гипертония белән авыручыларда, холестерины югары булганнарда, хатын-кыз­ларның күкәйлегендә поликистоз авыруы күзә­телсә, диабет башланып китү куркынычы бар”.


Шикәр күләмен өй шарт­ларында глюкометр­ белән тикшереп була. Тик бер үлчәдең дә эшең бетте түгел. Тест тасмаларны алмаштырып, кабат-кабат үл­чәп торырга кирәк. Ә иң төгәл анализ, әлбәттә, дә­валау оешмасында үткә­релә. Чирне алданрак ачык­лау исә даруны вакытында эчеп, башка чирләрне дә йөгәнләп торырга ярдәм итә. “Диабетка каршы кулланылган кайбер дарулар йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгаручы үлем-җитемнәрне дә киме­тергә ярдәм итә”, – ди профессор Поздняк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 14.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112