ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

//

Дөньяда


Җир тетрәгән

2-3

Иран һәм Гыйрак чигендә, Керманшаһ виләятендә булган җир тетрәү нәти­җәсендә 200дән артык кеше һәлак булган, 1,7 меңе яраланган, дип хәбәр итә Иран матбугат чаралары. Җимерекләр астында әле дә булса кешеләр калуы мөмкин, диелә. Коткаручылар эшен убылулар катлауландыра, дип яза BBC. Кайбер авылларда электр энергиясе өзелгән, элемтә юк. Зилзилә булган җирлектә, БМО мәгълүматларына караганда, 19 меңләп кеше яши.

Концерт үлем белән тәмамланган

 
АКШның Джорджия штатының Атланта шәһәрендә узган концертта атыш булган. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Associated Press хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, концертка килүче тамашачылар арасында бәхәс купкан. Бер кеше пистолетыннан ике кешене атып үтергән. Тагын ике кеше яраланган. Җинаятьче качкан, аны эзлиләр.

Россиядә

Катнашамы, юкмы?

 
Россия Президенты Владимир Путин киләсе президент сайлауга кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта РБК яза. Басма чыганагы сүзлә­ренә караганда, ул катнашырга теләвен Федерация Советы сайлау кампаниясе көннәрен билгеләгәнче дә, аннан соң да белдерергә мөмкин. Закон ниге­зендә кампания турындагы карар 7 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр кабул ителергә тиеш. Россия Президенты сайлавы 2018 елның мартында узачак. Үз кандидатураларын тәкъдим итү турында оппозиция вәкиле Алексей Навальный, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, “Яб­локо”га нигез салучы Григорий Явлинский, телевидениедә алып баручы Ксения Собчак белдерде инде.

Полициягә аз ышаналар

 
Россиялеләр журналистлар һәм полиция хезмәткәрләренә караганда, социологларга күбрәк ышана. Бу – Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге чыгарган нәтиҗә. Үзәк белгечләре россиялеләрнең нинди яңалыкларга күбрәк ышануын ачыклаган. Билгеләү биш баллы шкала буенча узган. Социологның уртача баллы – 3,33, журналистныкы – 3,13, полиция хезмәткәр­ләренеке 3,12 баллга тигез. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респон­дентларның 40 процентка якыны социологиянең нәрсә икәнлеген белә, 10 проценты аның атамасын гына ишеткән, ә 1 проценты бу сүзне әле беренче тапкыр ишетә.

Грипптан чарасын күрәләр

 
Россиядә яшәүче 62,7 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу – илдәге халыкның 43,4 проценты.  Вакциналаштыруның җирле халыкны колачлау дәрәҗәсе буенча лидер төбәк – Тыва Республикасы. Анда халыкның 55,6 проценты гриппка каршы чарасын күргән. Краснодар краенда бу күрсәткеч – 54, Санкт-Петербургта – 48,4, Мәскәүдә – 48 процент.

 

Татарстанда

 

Иң күбе төлкеләр “котыра”


Ел башыннан бирле Татарстанда хайваннар арасында котыру чиренең 14 очрагы теркәлгән. Шуларның унысында – төлкеләр, икесендә – эт, тагын икесендә мәче белән сыер “котырган” булган. Әлеге авыру хайваннар Әгерҗе, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Алабуга, Кайбыч, Саба, Тукай һәм Теләче районнарында табылган. Ел башыннан бирле Татарстанда котыру чиреннән 9 мең 702 кеше зыян күргән.

Бүләк алу күңелле


Күптән түгел Мәскәүдә “Муниципаль берәмлекләрнең бөтенроссия конгрессы” форумы узган иде. Әлеге чарада “Иң яхшы муниципаль практика” илкүләм конкурсына йомгак ясалды. Үз эшләрен башкалар белән уртак­лашу максатыннан 500дән артык эш килгән булган (18е – безнең республикадан). “Шәһәр төзелеше сәясәте, ха­лыкның тормыш эшчәнлеге өчен уңай шартлар булдыру һәм торак-ком­му­наль хуҗалык үсеше” номина­циясендә Мөслим районының Мөслим  авыл җир­леге беренче урынга чыкты. Җир­лек халкы белән элемтә урнаштыру эш­чәнлегендә Лаеш шәһәре өченче урынга лаек булды. Бу көннәрдә Россия хө­күмәтендә (Мөслимгә – 1,6, Лаешка – 2 миллион сум) премия бирү турындагы фәрман имзаланды.

Авыручылар саны арткан

2-4
Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр республикада ОРВИ белән авыруның 12 мең 404 очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен: узган атнада бу сан 10 мең 291 тәшкил иткән. Бүген республикада авыручылар саны эпидемик чиктән 4,3 процентка түбәнрәк, ди идарә белгечләре.

 
Казан – беренче бишлектә


Казан туристлар арасында Яңа ел ялларын уздыру өчен сайланган иң популяр Россия шәһәрләрнең беренче бишлегенә кергән. Tvil.ru онлайн-броньләштерү сайты тарафыннан төзелгән әлеге рейтингның беренче өчлегендә Сочи, Санкт -Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре урнашкан. Беренче унлыкны исә Екуатеринбург, Ярославль, Кострома, Түбән Новгород, Калиниград, Кисловодск шәһәрләре йомгаклый. Үзәк мәгълүматларына караганда, туристлар Казанда уртача 3,5 көн торып, ялның бер тәүлегенә уртача 3,7 мең сум акча сарыф итәргә җыена икән.

 

100 еллык Шәле мәктәбе

 

Быел Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенә 100 ел тула. 100 еллык тарихы булган бу мәктәптә Г.Ту­кай­ның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүле­това  укыткан, элеккеге мәга­риф һәм фән министры Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов проблемалы укыту ысулын Шәле урта гомуми белем бирү мәктә­беннән башлап җибәр­гән. Әдә­бият белгече Аль­берт  Гатуф улы Яхин  әдәбияттан экс­­перименталь ачышын шушы мәк­тәптә тормышка ашыра. Атаклы Харис Якупов үзенең бөтен дөньяга танылган картиналарын 11 ел буе шушында иҗат иткән. Шәле урта мәктәбенең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, 1773 – 1775 елларда  ук Шәледә мәдрәсәләр булуы мәгълүм. 1917 елда  мәдрәсә башлангыч мәк­тәпкә әйләнә. Аның җитәкчесе итеп Нәҗ­миев Кәрим билгеләнә. 1930 елларда Шәле мәктәбе 7 еллык дип үзгәртелә, 1938 елда урта мәктәпкә әйләнә. 24 ноябрьдә,  көн­дезге сәгать 10да, мәк­тәпнең 100 еллыгына багышланган тантана оештырыла. Шәле урта гомуми белем бирү мәктә­бен тәмамлаган барлык элекке укучыларыбызны бәйрәмгә көтеп калабыз. Шәле мәктәбендә белем алган элеккеге укучыларыбызны 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чарада күрә алсак, без бик шат булыр идек.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 14.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112