ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

Мөгаллимнәр “Өмет”е

 

Игелекле эшләр башкарыр өчен кешегә ни кирәк? Акылмы, иман ныклыгымы? Ихтыяр көчеме? Тырыш­лык­мы?Әллә шуларның барысын да берләштергән холыкмы? Үзләренең төп эшлә­ре булган мөгаллим­лек хез­мә­теннән тыш, авыл­дан авылга, шә­һәрдән шә­һәргә йөреп, халыкка театр сабагы бирер­гә вакыт тапкан “Өмет” халык театры артистларын (Венера Кәш­фи кызы Хәйретдинова җи­тәкләгән лицей-инженер үзәге укытучылары)  Чаллыда күргәч, шундыйрак уйлар туды.

4-1

“Дәрсе гыйб­рәт­тер театр...” икәнлеген аң­лаган укытучылар бу юлы Айгөл Әх­мәтгалиеваның “Күз нурларым” исемле әсә­рен сәх­нәгә куйган, режиссеры – Раил Мөхетдинов. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: бу спектакльне иң тәүдә Татар­стан­ның атказанган сәнгать эш­лек­лесе Нурания Җамали  Ка­зан­ның 165 нче мәктәбе укытучылар коллективы бе­лән сәхнәгә чыгарган.  Күбе­без “тел бетә, милләт бетә” дип үзара зарланышудан, сык­таудан узмаганда, бер­ төр­кем укытучылар (алар арасында телчеләр дә, төрле фән бел­гечләре дә бар) гыйб­рәтле язмышларны сәх­нәдән күр­сәтеп, чын-чын­лап фидакарь хезмәт башкара. Янәшә­бездә булганда күренмәгән, йә булмаса күрмәмешкә салышкан хәлләр, сәхнәгә мен­гәч, үзләренең танышлыгы бе­лән дә, гайре табигыйлеге белән дә күңелне әрнетә. Читтән караганда мәгънә­сез гомер кичерүчеләр дә, белеп яки белми эшләгән ялгышлар да уч төбендәге шикелле ачык күренә. Үтләрне сытарлык шундый ачы “дару”лар күп кирәктер әле безнең җәм­гыятьне саф­ландырырга. Бик күп! Һәрбер игелекле га­мәл­нең, кирәк вакытта әй­телгән сүз­нең көчен аңлап эш иткән “Өмет” труппасына, бәлки, шул миссиянең зурлыгын белү көч-куәт бирә торгандыр да.

 
“Күз нурларым”. Күз нурым дип зирәк халык иң кадерле кешесенә әйтә. Күзнең нуры сүнә икән, кешене бу фани дөнья белән бәйләүче нечкә җеп өзелә дигән сүз. Кемнәр соң алар бу әсәрдә? Пәрдә ачылганда үзәкләрне өзеп бишек җыры ишетелә, ул җанны, колакны иркәли. Бераздан, аны күмәргә те­ләгәндәй, ерактан заманча, дөбер-шатырга корылган музыка кушылгандай була. Ул көчәйгәннән-көчәя, бер­мәл­не бишек җырын бө­тенләй күмеп китә. Алгы планда Егет (Сирин Гасимов) ноутбукта уйнап утыра; Кызның (Алия Гарә­фетдинова) колагында наушник, ул җыр тыңлый. Алар белән бер бүлмәдә бөгәр­ләнеп яткан хәлсез Хатын   (Гөлназ Фәйзерах­мано­ва) ята. Ул су сорый, аңа су би­рүче юк. Авырып ятканда, бер тамчы суга да тилмереп яткан бичара Ана...

 
“Ма, ну кайчан те­ре­лә­сең инде син? Туйдырды инде. Чәйне мин яса, өс­тәлне мин җыештыр...” Тупас сүзләрдә миһербан, рә­хим-шәфкать­нең әсәре дә юк. Тамашачы киеренке халәттә. Ни булган? Бу ана нигә шундый кадерсез хәл­гә төшкән? Кем гаепле? Үз-үзен балалары, гаилә­сенә хезмәтче буларак корбан иткән дә шул хәлгә төш­кән­ме, әллә сәбәп бүтән микән? Нигә салкын аңа бу дөньяда? Төн узгач кына кайтып кергән Ирдән дә (Газинур Җиһан­шин) җан җы­лысы ала алмый ул. Битараф ирнең һәр сүзе тамашачыны да өшетеп җи­бәрә.


Сәбәп, чынлап та, бү­тән­дә икән шул. Тамашачы әле­ге көнгә китереп җит­кер­гән тормыш хәлләре чылбырын күрә башлый. Игътибарлырак булганнар Ха­тынның әнисе шәлен куенына алып әйткән сүзләрен дә тотып кала: “Бакчы, күзе киткән. Югый­сә элегрәк күр­гән идем бит, шунда эләк­тереп кенә куясы бит. Бу кадәр үк сүтелмә­гән дә булыр иде. Юк инде, башында ук кул җит­мәгәч... Сү­те­лә-сүтелә кая кадәр җит­кән диген. Башында ук кул җит­мәгәч, вакытында тек­мә­гәч...”


Димәк, бәһасез Вакыт га­лиҗәнапларын санламаган Хатын. Гомер юлының кайсыдыр өлешендә ял­гыш­кан.


Хатынның яшь чагы. Ул бәхетле! Аны 30 градуслы суыкны да сиздертмәслек сөюе җылыта. Беренче тапкыр “күз нурым” дигән наз­лы, ягымлы сүзне тамашачы шул вакытта ишетә. Яшь гаилә беренче балаларын алып кайткач булган икенче очрашу да сөен­дерә. Шып-шыр тулай торак бүл­мәсе... һәм бәхетле парлар. Ананың (Гүзәл Чернова) калдырып киткән җылы шәле дә, акыллы нә­сый­хәтләре дә урынлы биредә. “Хатын-кыз­ның төп эше шул инде ул – бала карау, аны тәрбияләү”, “Бала тездә чакта сөйдерә, тез­дән төш­кәч көйдерә шул ул...”, “Бала алдында дил­бе­гәне берегез уңга, икенчегез сулга тартмагыз бер­үк”, “Икегез бер сүздә булсагыз, арагызга сүз дә, күз дә кермәс”. Ха­лык­ның тор­мыш­тагы күзә­түлә­рен­нән туган киңәш­ләрнең ни дәрәҗәдә дө­рес­леген сәх­нәдәге күре­нешләр раслый.

“Малыбыз юк иде – җан җылысы бар иде” – гомер юлының бу этабына шундый нәтиҗә чыгара Хатын. Бә­хетләренең чите Дус (Раил Мөхетдинов) белән Ханым (Гөлназ Гыйлаҗева) кунак булып киткәч кителә башлый. Башка кыйммәтләр керә тормышларына. Яшь гаилә акча хакимлек итә торган дөнья­ның тозагына төшә. “Эш, акча, дуслар, сауналар, кызлар... Ке­­сәсен­дәге акча янчыгы, счет номерлары, машина ачкычы, хатын – һәр ир кешедә булырга тиешле нәрсәләр барысы да бармы – бар. Аңа шул җитә. Минем тормышыма тык­шынмаса, миңа шул җи­тә. Ул – үзенчә, мин үземчә дөньяның артына типтереп яшибез”. Байлык эчендә йөз­гән, ләкин үзләрен бәхетсез сизгән бу икәүнең Мәкер ятьмәсенә төшүләрен сизми кала Хатын белән Ир. Сәхнәдә барган күренеш­ләр­дә ни рә­вешле Байлык ир белән хатын, ана белән бала, ата бе­лән бала арасындагы җылы мө­гамәләне этеп чыгаруын кү­зәтеп ачына тамашачы. Тормышта сиздерми генә үз эшен эшләүче Мәкер сәх­нәдә шулкадәр кара кыяфәте бе­лән килеп баса ки, “Туктагыз, дөрес эш­лә­мисез бит, ялгышасыз бит, алданасыз бит!” – дип кычкырасы килә.


“Дус” биргән акчага үз бизнесларын ачкан Ир бе­лән Хатын балаларын (кыз­ның сабый чагын кечкенә Адилә Гасимова уйный) атналык балалар бакчасына биргәндә “күз нурларым” диеп эндәшү бар әле. Лә­кин... ялгышуның башы икәнлеген аермачык сизә тамашачы. Монда янә әни­сенең иске шәлен кулга ала Хатын. “Күр әле, бер элмәге ычкынган, күзе киткән. Ярар, бер җай белән эләктереп куярмын”. Җаен тапмый Хатын. Акча дигән шайтан коткысына бирел­гәннән-бирелә бара гаилә: атналык бакчаны атналык мәктәп алыштыра, кибет арты кибет ачыла, фатир, хан сараедай йорт... “Әз генә тукталдыңмы, башкалар тап­тап китә дә бара” – яшәү кыйммәте үзгәрә Ир­нең. “Сораган бар нәрсә­ләре алларында. Әтилә­ре­нең акчадан өзгәне юк. Киемнәре – энә-җептән чыккан” – Хатынның авызыннан да ят сүзләр чыга хәзер. “Күз нурларым” диеп эндәшкәне юк икән балаларына. “Бая кызыңа “күз нурым” дигән идем, кашын җые­ра. “Нәрсә дигән сүз ул?” – ди. Глазаның лучы ди­гәч, кө­ләрме дисәм, тагын кашын җыер­ды”, – дип ачына Ха­тын­ның әнкә­се. Әлегә ул гына якынлашучы афәт­не сизенә кебек, тик аның кисәтүле сүзләрен ише­түче юк шул: “Дөньяның койрыгын тота алырсыз микән? Барыбыз да шулай дигән булабыз: менә моны бе­терсәк, тегене бе­терсәк... Яши башларбыз кебек. Кер­фегеңне күтә­реп карасаң, аһ итәсең. Шәм кебек сызыла да төшә шул гомер­кәй­ләр, сизми дә ка­ла­сың”.


Күренешләр алмаша тора, гаилә упкынга якын­лашканнан-якынлаша бара: Акча янәшәсенә Хыянәт, Бозыклык, Битарафлык баса. Акча кубызына биюенең аянычлы нәтиҗәләрен күрә башлаган Хатынның күз­ләре ачылып китә. Ләкин... соң икән шул. Тагын шул ук деталь: Ананың шәле! Күзе киткән өлеш шактый зурайган... Ир белән Хатын дөнья куган вакытта күз уңыннан ычкындырган балаларны танырлык түгел икән бит. Тамашачыны тетрәндерерлек күренеш: Хатынның “мин бит синең әниең” дигән сүзләре “ә мин белмәгән идем!” дигән ачы­нулы-каһкаһәле битәр­ләүгә килеп бәрелә. Әлегә кадәр монстр булып тоелган бу ба­лаларның усаллыклары әти-әниләренә үпкә-рән­җү­дән дә икән бит. Гаилә җылы­сын той­маган балаларның күңе­ленә салкын кергән. Кыз елмая белмәс хәлгә, елмаеп яшәү­челәрне күралмас дә­рәҗәгә җиткән. Егет атасы акчасын уен салоннарында оттырып, “бу дөньяның патшасы да, Алласы да – акча” дип оятын югалткан. “Хә­зер бар нәрсәбез дә бар һәм берниебез дә юк...” – бик аянычлы ачыш ясап, авыру көенчә бакыйлыкка күчә Хатын. Чын тормышның янә­шә­дән узганын сизми калуын аңлап китә ул. Ялгышуын аңлап, ләкин тәнен сатмый китә (Дус булып йөргән кеше белән хатыны  төзегән мә­керле план тулысынча тормышка ашмый).


Ул үләр алдыннан ише­телгән Ананың сүзләре күңел күзләре сукыр кешеләргә кисәтү булып яңгырый: “Замананы гына гаепләү дөрес микән? Дөнья пычрак түгел, бәндәләрнең күңеле керле. Нәфес каралта йөрәкләрне, нәфес. Матурлык күрергә яра­тылган күзләрне дә, Ходайдан иңгән сүзләрне ише­тергә дип бирелгән колак­ларны да, иман белән мөл­дерәмә булырга тиешле кү­ңелләрне дә шул мәлгунь кап­лап тора”.


Әсәрнең  көче  тормыш күр­кәмлегенең нинди булырга тиешлеген күрсәтүдә генә дә түгел, минемчә. Әсәр тамашачылар күңеленә  өмет орлыклары чәчеп калдыра.


Баксаң, Кыз атасыннан алган акчаларны ятим балалар өчен тота икән...
Әлегә кадәр “тормыш күчәре – акча” дип санаучы Егет тә әнисе пешергән коймак исен искә төшерә...


Кеше рәвешендәге иблис кебек тоелган Дус “кем син, нигә яшисең, җирдән киткәч, нәрсә көтә?” дип уйлана башлый, мәчеткә бара.


“Шәлне ташлаттырма, яме, күз нурым... Ул минем төсем булыр. Безнең саф яшьлегебез төсе булыр... Күзе киткән, ертылып ук киткән... Үзем гаепле, вакытында кулым җитмәгән... Эләктереп куючы булырмы – белмим...” – ди Хатын тавышы. Шәл деталенең биредә үз роле. Бу – нәсыйхәт. Кылган  ялгышларны  калганнарга төзәтер­гә туры киләчәк. 


“Күз  нурларым!” – “Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!”... Югалту белән табылу  янәшә: Хатын­ның  үлеме ана җылысының ни дәрәҗәдә зур байлык икәнлеген, яхшылык белән начарлык үлчәвенең торышы әле иблис файдасына түгел икәнлеген аңлата  тамашачыга. Хаталарны күреп, тәүбәгә килергә генә кирәк.


Сәхнәдә – исемсез персонажлар. Бу да символик мәгънәгә ия кебек:  чынбарлыкта шундый язмышлы, шун­дый ук ялгышлар кылучы Хатын, Ир, Егет, Кыз, Ана, Дус, Ханымнар азмыни?  Күп бит алар.


Тукайның театр турындагы мәгълүм шигырендәге “әгәр һиммәт агачыннан өзел­сә, яхшы төзелсә” дигән юлларын, миңа калса, А.Әх­мәт­галиеваның “Күз нурларым” әсәренә карата да шик­ләнми кулланырга була. Чаллы драма театры сәх­нәсендә “Өмет” труппасы тарафыннан куелган әлеге әсәр тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Мөгаллим дә, артист та була белгән талант ияләренең бу спектакльне Татарстан халкына гына тү­гел, Германиянең Франкфурт тамашачыларына  тиклем барып күрсәтүе афәрин диюгә генә лаек, без аларга алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 14.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112