ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 57, 19.04.2019/

“Сәлимә яки гыйффәт”


Мәшһүр мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдин­нең тууына 160 ел тулды. Бөегебез калдырган мирас күпкырлы, киң колачлы. Риза казыйны дин галиме буларак шактый өйрәнделәр шикелле. Шул ук вакытта җәмәгатьчелек аны язучы-прозаик буларак аз белә.

3-2
Риза казый – проза әсәр­ләрендә дә милләт хәлен кайгырткан, уңышларына сөен­гән, кимчелекләренә сыз­ланган шәхес. ”Ризаэддин Фәхретдин – киң тө­шен­чәле әдип исеменә генә түгел, заманча мәгънәле әдип атамасына да лаеклы зат”, – ди аның хезмәтләрен бәяләп, әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов.


Р. Фәхретдин татар проза жанрын үстерүдә дә нә­тиҗәле эш башкара, әдип тәрбия һәм әхлак мәсьә­ләләрен үзәккә ала. Аның бе­ренче романы – ”Сәлимә яки гыйффәт” 1898 елда дөнья күрә. Әсәр Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алган егетнең, дөнья күрү максатыннан, сәфәргә чыгуы, шунда Тәһран шә­һәренең мәшһүр сәүдәгәре кызы, укымышлы, акыллы Сәлимә белән танышып өй­ләнүе турында бәян ителә. Әдәбият галимнәре фике­ренчә, бу чорда әдәбият татар мәгърифәтчеләре өчен үзенчәлекле мөнбәр хез­мәтен үти, әдипләр мәгъ­рифәтчелек карашларын уңай тип, герой, вакыйгалар бирелеше аша укучыга җиткерә. Бу үзенчәлек язу­чының ”Сәлимә яки гыйф­фәт” романына да хас. Автор әсәр үзәгенә акыллы, тәрбияле геройны куя. Шуңа бәйләп, мәгърифәтле кеше өчен бәхеткә юллар ачык дигән идеяне беренче планга чыгара. Шул чор мәгъ­рифәтчеләренә хас төс­тә, ул Сәлимәне югары әхлакка, культурага, белем­гә ия герой, идеал дәрә­җәсендә укучыга тәкъдим итә.


Р.Фәхретдиннең әсәрлә­рендә, гомумән, гыйльми-гамәли эшчәнлегендә камил инсан тәрбияләү мәсь­әләсе алга куела. XIX гасыр мәгърифәтчеләре милли үсеш – ауропалашу, фәнни алгарыш, мәдәни яңарыш­ны алга куялар һәм моңа ирешү өчен әхлакый кыйм­мәтләр, акыл, гыйлем алдында баш игән ”камил кешене” югары күтәрәләр. Бу сыйфатлар роман геройларында да ачык чагыла.Үз әсәрендә әдип мондый тип герой – Сәлимә аркылы акыл культын алга чыгара, дини һәм дөньяви белем­нәрнең берлеге турында үзенчәлекле карашын җит­керә. Әдип милләтне ислам дине кысасында, дини кагыйдәләргә буйсындырып тәрбияләүне яклый, шул очракта гына халыкның югары әхлакка ирешү мөм­кинлеген күрсәтә, дини наданлыкны кискен тәнкыйть­ли. Шуның белән бергә әдипне, башка мәгъри­фәт­че-реалистлар кебек үк, җәмгыятьнең торышы, заманча тәрәккыяте мәсьәлә­ләре дә борчый. Шуңа мө­нәсәбәттә ул, тормыш көтәр өчен, дини белемнәрдән тыш, дөньяви белемнәр­нең, тел белүнең, фән-тех­ника казанышларыннан да хә­бәрдар булуның мөһим­леген искәртә, мәдрәсә­ләрдә белем бирү системасын үзгәртүнең кирәклеген яклап чыга.


Р.Фәхретдиннең әлеге караш-фикерләре, төзе­леш­­ләре, сюжетлары ягыннан төрле булса да, ”Әсма яки гамәл вә җәза” әсәрендә дә дәвам иттерелә, камил­ләштерелә. Роман үзе, мәгъ­рифәтчелек әдәби­ятына хас булганча, яхшылык һәм яманлык каршылыгына корылып иҗат ителә. Әсәр сюжетын хәрәкәткә ките­рүче төп конфликт – иске һәм яңа тормыш арасында туган проблемалар. Яхшылык һәм яңалык тарафдарлары – Әсма, аның әтисе Габбас, бабасы Йосыф, Салих бай... Наданлык һәм искелекне яклаучылар, әхлак­сыз геройлар итеп Хикмәт хаҗи, Бикбулат мулла, Зәй­нүш кебекләр чыгарыла. Мәгърифәтчелек әдә­бия­ты таләп иткәнчә, әлеге ике тип геройлар арасында туган конфликт акыллы һәм белемле, тәрбияле, мәгъ­рифәтле, алдынгы дини карашлы геройлар исәбенә хәл ителә, уңай тәмамлана. Мәгърифәтчелек карашларын ул ”камил инсан” – Әсма язмышына бәйләп үткәрә. Акыл культын да әсәргә иң беренче чиратта шушы герой алып керә. Сюжет барышында кыз бик авыр язмышка дучар ителә, ләкин тормыш авырлык­ларын җиңеп чыгарга, чис­та һәм саф, әхлаклы булып калырга үзендә ихтыяр кө­че таба, мөгаллимә булып эшкә урнаша. Шуңа бәйләп, автор әсәргә үзенчәлекле, мәгърифәтчелек әдәбияты өчен актуаль идея өсти: баланың гына түгел, мил­ләтнең тәрбиячесе, рухи терәге – хатын-кыз, милләт­нең рухи бөтенлеге, әхлагы да алар кулында. Шуңа өстәп, автор татар гаилә­сенә мөнәсәбәтле фикер­ләрен дә җиткерә. Әсма гаиләдә яхшы тәрбия ала һәм гомере буена шушы юлдан читкә тайпылмый. Автор татар гаиләсенә төп таләбен куя: тәрбия, әхлак кечкенәдән, гаиләдә үк салынырга тиеш, дини һәм дөньяви белемнең дә ке­шегә яшьтән үк бирелүе мөһим. ”Сәлимә яки гыйф­фәт”, ”Әсма яки гамәл вә җәза”да күтәрелгән мәсь­әләләр бүген дә актуаль, тәрбия фәне проблемаларына аваздаш.


Мәгърифәтчелек караш­лары юбилярыбыз прозасында гына түгел, публицистик язмаларының, педагогик характердагы хезмәт­ләренең дә үзәгендә ята. ”XIX йөз ахыры белән XX гасыр башы татар мәдәни һәм иҗтимагый тормышының кабатланмас күренеш­лә­ренең берсе булган Ризаэддин Фәхретдин эшчәнлеге, аның иңләп алгысыз бай иҗади мирасы төрле яклап һәм җентекләп өйрәнүне таләп итә”, – дип язган үз вакытында күренекле тарихчыбыз Миркасыйм Госманов.


Соңгы елларда Риза казый эшчәнлегенә, аның мирасына игътибар артты. Бу адымнар башлыча мәшһү­ребезгә багышланган ки­тап­лар, мәкаләләр язу, биографик җыентыклар чыгару, фәнни-гамәли конфе­рен­цияләр үткәрү, диссер­тацияләр яклау, мәктәп-мәд­рәсәләрдә галимнең мирасын өйрәнү һәм башка юнәлешләрдә алып барыла. Ул бүген дә замандашыбыз, остазыбыз, киңәшчебез булып арабызда яши.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!