ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

Урманнар артачак!


Татарстан урманчыларын эшләргә өйрәтмәк­челәр. Әле алай гына да түгел, киләчәктә урманнар калынаеп, сулар һава чистарачак. Бар максат – яшеллекне саклау, янгыннарга юл куймау. “Экология” илкүләм проекты кысасында урманчыларга акча бирмәкчеләр.

2-2
– Әлеге проект тиздән расланачак. Татарстанга якындагы елларда урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен ел саен 44 миллион сум акча бүлеп бирү күз алдында тотыла. Урманчыларга үз алдына куйган планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Һәр төбәк тә сизелерлек күләмдә акча алачак, – ди Россия табигый ресурслар һәм экология минис­тры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агент­лыгы башлыгы Иван Валентик. Илдә урман янгыннарын сүндерү техникасы алу өчен 22,5 миллиард сум акча тотылачак.


Мәскәү кунаклары, Татарстан Премьер-минис­тры Алексей Песошин бе­лән очрашып, урман тармагы буенча килеп туган со­рау­ларны уртага салып сөй­ләште.


Федераль агентлык җи­тәкчеләре дә Татар­станның соңгы елларда урманга сакчыл карашын билгеләп үтте.


– Сездә агачларга хөр­мәт белән карау бар. Та­би­гатькә җитәкчеләр тарафыннан да зур игътибар бирелә, – ди Иван Валентик. – Якын киләчәктә үзагач җитештерүгә дә игътибар артачак. Бу өлкәдә контроль артыр дип уйлыйм. Урманнарны исәпкә кую эшләре дәвам итә. Күп кенә төбәкләрдә урманнарга санитар чистарту үткәрелмә­гән. Ә кайберләрендә бу эш башкарылган дип хисап ясалса да, тикшерә торгач, урман кисүнең башка очрак­лары ачыкланган, эш хокук бозуга кадәр барып җиткән.


2018 елда урман торгызу эшләре актив алып барылган. Республикада 30 миллион данә үсенте утыртылган. Урманны торгызуда Татарстанда эшләп килүче 60 питомникта үстерелгән кәлшәләр кулланалар.


– Әле эш быел да дәвам итәчәк. Урманчылыклар инде бүгеннән 48 тоннадан артык орлык әзерләп куйган. Питомникларда да эш гөрли. Анда миллионлаган кәлшә үсеп утыра. Әйтик, 30 миллион данәнең  24 миллионы – ылыслы, 5 миллионы – яфраклы агачлар, калганы – куаклар, – ди урманчылар.


– Урманнарны саклау, торгызу, үстерү – төп бу­рыч­ларның берсе. Урманнар республика халкына яшәр өчен экологик яктан уңайлы җирлек тудырырга тиеш. Федераль дәрәҗәдә ярдәм тойганга, Татарстан урман хуҗалыгы 2018 елда барлык ниятләгән эшләрен башкарып чыкты. Тагын бер сөенечле хәл – инде сигезенче ел рәттән урманда янгыннар юк, – ди Алексей Песошин.


Киңәшмә азагында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында урман мө­нәсәбәтләре өлкәсендә үз­ара хезмәттәшлек турында ки­лешү имзаланды. Документка Алексей Песошин һәм Иван Валентик имза куйды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!