ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 22, 15.02.2019/

Һәркем кирәген табар. “Казан Экспо” үзәгендә узачак форумнан ни көтәргә?


Өч көн дәвам итүче чараларның иң мөһиме – 13 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек тармагының еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясала. Ел саен диярлек башка­ланың Халык казанышлары халыкара күргәзмәләр залында уздырылучы бу чара быел “Казан” аэропорты чи­тендә яңарак сафка бас­кан “Казан Экспо” күргәз­мәләр үзәге павильоннарына күчә.

2-1
Оештыручылар әйтүен­чә, форумның төп максаты – Татарстан хуҗалыкла­ры­ның Россия җитеште­рү­че­ләре белән төбәкара элем­тәләрен ныгыту. “Агросәнәгать комплексы” форумында илнең заманча техника җитеш­терү­че 320 предприятие һәм оешмасы үз продукция­ләрен тәкъдим итә. Хуҗа­лык җитәкчеләре, белгеч­ләр күңеленә ошаган техника, тагылма җайланма, ашлама, чүп үләннәрдән сак­лану препаратлары, югары җитештерүчән орлык һәм башка кирәк-яракларны алу буенча үзара килешү­ләр кабул ителә.


Шул ук вакытта “Түгәрәк өстәл”ләр янында хуҗалык эшендә булган күп мәсь­әләләрне ничек уңай хәл итү юллары турында киңә­шү-сөйләшүләр уза. Әзер­лек барышында үземә дә берничә тапкыр павильоннарда булырга туры килде. Ышандырып әйтә алам: Россия һәм Татарстанның барлык төбәкләреннән килүче 3 меңнән артык авыл ху­җалыгы белгече вакытны бушка уздырмасын өчен, форумны оештыручылар барысын да эшләгән.


Бер үк вакытта Идел буе федераль округына керүче төбәкләрнең фермер хуҗа­лыклары үзләрендә җитеш­терелгән азык-төлек һәм башка товарлар тәкъдим итәргә җыена.


Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нис­трлыгының 2018 елдагы эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышыннан соң, 2 нче павильонда авыл хуҗ­а­лыгына цифрлы техноло­гияләр кертүгә багышланган “Түгәрәк өстәл” башланып китә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһир­җанов әйтүенчә, цифрлы технологияләрдән башка авыл хуҗалыгының киләчә­ге юк. Бу юнәлештә Рос­сиянең төрле төбәкләрендә хәлләр төрлечә булса да, Татарстанның уңай эш тәҗрибәсе белән кызыксынучылар да байтак икән. “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашырга теләк белдерү­челәрнең саны 150дән артып китүе дә шуны раслый.


Татарстан авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нис­трының беренче урынбасары Николай Титов фи­керенчә, авыл хуҗалыгын­да мөһим проблемаларның берсе – җитештергәнне сату. Бездә хәзер эре инвес­торлар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында гына түгел, төрле кооперативлар һәм хәтта шәхси хуҗалыклар да югары сыйфатлы продукция җитеш­терә. Ә кибет киштәләрендә чит илләрдән алынган азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукцияләр һаман да шактый. Әлеге проблема буенча “Казан Экспо” үзә­генең икенче павильонында узачак конференциядә сүз барачак.


“Түгәрәк өстәл”ләрдә игенчелектә ашлама куллану, үсемлекләрне яфрактан тукландыру, органик җир эшкәртү, “Агрокөч” акционерлык җәмгыятенең эш тәҗрибәсе – кыскасы, һәр тема хуҗалыкларның нәти­җәлерәк эшләү мөмкинлек­ләрен ачыклауга багышлана.


Татарстан авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рәшит Хәбипов әйтүенчә, авыл җирлегендә кооперативларга берләшү – моңарчы чишелеше табылмаган күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек ача. Әлегә шактый кыенлыклар аша дәвам итүче кооперативларга бер­ләшүгә комачаулык итү­че сәбәпләр дә бар. Алардан мөмкин кадәр тизрәк котылу һәм берләшүгә яр­дәм итү максатыннан Рос­сиянең төрле төбәкләрендә беркадәр эш тәҗрибәсе дә тупланган. Татарстанда да “Кооперативларга берлә­шү­гә ярдәм үзәге” эшли. Икенче павильон залында узачак сөйләшүдә 200 белгеч катнашырга теләк бел­дерүе дә бу чараның ника­дәр урынлы булачагын раслый.


– Форумда катна­шучы­ларның күпчелеген терлекчелек проблемалары борчый, – ди министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Бу аңлашыла да. Татарстан – терлекчелек тармагында Россиядә иң алдынгы урында. Тирә-күрше республика һәм өлкәләр тәүлегенә 200 тонна сөт белән күкрәк сукканда, бездә көн саен 3400 тонна сөт җитештерелә.


Югыйсә мөмкинлекләр дә бер үк, табигать шартлары да охшаш. Нәтиҗәләр генә җир белән күк аермасы. Моның сәбәпләре гади: республикада озак еллар дәвамында терлекчелеккә тиешле игътибар бирелә. Нәсел эше, авыруларга каршы көрәш, ашату рационы, эшләүчеләрне матди кызыксындыру – кыскасы, югары нәтиҗәләр белән эшләүнең үз тәртибе бар. Бары тик аларны вакытында һәм тиешенчә үтәү генә кирәк.


“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләр 15 февральдә дәвам итәчәк. Әмма бу көн башлыча яшьләр карамагында булыр, шәт. Ни өчен дигәндә, аграр уку йортларында белем алып, ки­лә­чәктә авылга кайтып, фер­мер булырга хыялланучылар арасында узган бәй­геләргә йомгак ясау көне дә ул. Шуның өстенә, “Авыл эшмәкәрләре – реаль мөм­кинлекләр” дип аталучы студентлар форумы һәм күп төрле башка бәйгеләр­дә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да уза.


Кыскасы, “Казан Экспо” үзәгендәге форумда катнашучы һәркем үзен кызыксындырган мәсьәләләргә җавап табу мөмкинлегенә ия булыр дигән ышаныч бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!