ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Бүген болай, ә иртәгә ни көтәсе?

 

Татар теле өчен августтан бирле барган тарткалашка нокта куелды. Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре мәҗбүри укытылырга тиеш, дигән таләп Татарстан  кануннарында гына калды. Моннан ары дәүләт теле ата-аналар теләгәндә, ягъни язмача ризалык биргәндә генә укытылачак.

1-1

29 ноябрьдә Татарстан парла­ментының иң озакка сузылган сес­сия­се тәмамланды. Бу утырышны ха­лык 1990 нчы еллардагы кебек көтте. Депутатларның эшчән­леге­нә мондый игътибар күптән күзә­тел­мәгән иде. Парламентта ни әйтер­ләр, нинди чыгышлар булыр, дип аның трансляциясен тыңла­дылар. Парламент үзе дә умарта күче кебек гөж килде. Халык көрәш булыр дип ышанды, әмма сессия­нең соң­гы утырышында мәктәп­ләрдәге татар теле язмышы бик тиз хәл ителде. Сессия вакытында Татарстан про­куроры Илдус Нә­фый­ков бу мәсьәләдә ни эшләгән­нәре турында хисап тотты. Кызык: аның чыгышыннан аңлашылганча, татар те­ленә түзә алмыйча, республикадан күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең  барлыгы да ачыкланган, имеш. Бу сүзләрне милли мә­гариф системасына каршы булган, Татарстан мәктәп­лә­рендә Россиягә каршы булган балалар тәрбияләнә, сепаратизм чә­чәк ата, дип таш аткан Ольга Артеменко да еш кабатлады. Әмма чынлыкта, икътисадый яктан аягында нык басып торган республикадан китүчеләр түгел, ә анда килүчеләр күбрәк. 

 
Хәер, прокурор ни диде соң? Татарстан Прокуратурасы тарафыннан 1 мең 412 белем бирү уч­реж­дениесе тикшерелгән. Хокук бозулар бар. “Барлыгы 3 мең 856 хокук бозу очрагы теркәлде. Тик­шерү баш­ланганнан бирле Прокуратура адресына бу мәсьәлә буенча 1716 шикаять кабул ителде. Боларны төзәтү өчен, мәктәп җитәк­челегенә дә, республика дәрә­җәсендәге җи­тәкчеләргә, шул исәптән Татарстан Президентына да күрсәтмәләр җи­бәрелде. 20 мәктәптән кала барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандартларында каралганнан кимрәк булу ачыкланды. Моннан тыш, туган телләрне һәм республика дәүләт телен өйрәнүдә укучыларның хокуклары бозылган, республика һәм муниципаль хакимият мәктәп­ләр­нең белем бирүне оештыру процессына тыкшынган. Шушы көннәрдә Рос­сиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиядә туган телләрне укыту планы вариантын эшләде. Анда респуб­ликаларның дәүләт тел­ләрен өйрәнү закон таләпләре­нә туры китерелгән. Ихтыярый рә­вештә, ата-аналарның язмача ризалыгы белән – атнасына 2 сә­гать кү­лә­мендә укытылачак”, – диде Нә­фыйков. Ул шулай ук әлеге мәсь­ә­ләгә карата канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүз­ләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак,   дип әйтте. Законга буйсынган мәктәп директорларына рәхмәт тә белдерде.


Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, федераль министрлык белән  аңлашу табылды, – дип белдерде. Тел мәсьә­ләсендә үткәрелгән сөйләшүләр нәтиҗә­сендә татар теле дәүләт теле буларак укыту планнарында кала. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мө­рәҗәгатенә Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Татар теле ике сәгать күләмендә кертелә”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татар теле, чыннан да, кала, әмма Фәрит Мө­хәммәтшин аның мәҗбүриме, ихтыярыймы икәненә басым гына ясамады.

Депутатлар каршы чыкмады

Парламент спикеры Россия Мә­гариф министрлыгы күрсәтмә­сен бәхәсләшмичә, сораулар бир­мичә генә тавышка куйды. Узган сессия утырышларында гайрәт­ләре ташып торган әфәнделәр бу юлы дәшмәүне хуп күрде. Сессиядә катнашкан барлык депутатлар да, бертавыштан татар телен мәк­тәпләрдә ихтыярый укытуга риза булып, “әйе” дигән төймәгә басты.
Депутат Разил Вәлиев, бу мәсьә­­ләгә әле нокта куелмады, бу карарны исәпкә алу гына булды, әле көрәш дәвам итәчәк, дип әйтте. Мон­нан тыш, депутат әти-әни­ләр­нең үзаңына да өметләнә. Татарстан депутатлары Россия Дәү­ләт Думасына мөрә­җә­гать белән дә чыга ала иде, әмма алар моны эшләмәде. “Татарстан хал­кы депу­тат­ларның мондый ады­мын кичерерме?“ – дигән сорауга депутат Ирек Шәрипов: “Мәга­риф министрлыклары, Президент идарәләре арасында сөйләшү барды. Кабул ителгән вариант Татарстан Халыклар ассамблеясында тәкъ­дим ителде һәм якланды. Бө­тен җә­мәгатьчелек бу эштә катнашты. Аннан да артыгын эшләргә ярамый иде. Без бер чикне узып киттек, шуңа халыкның урамга чыгу кур­кынычы да бар иде”, – дип әйт­те.


Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, бу оч­ракта берничек тә ата-аналарның теләкләрен исәпкә алмыйча эшләп булмый иде, без законга буйсынырга тиеш, диде. Ул шулай ук, федераль укыту стандартларына тө­бәкләрнең дәүләт телләре мәҗ­бүри укытылырга тиешлеген кертү эшен дәвам иттерәчәкбез, дигән фикерне әйтте. “Без Россиянең төр­ле төбәкләреннән туган тел­ләрне укытуга карата фикерләрен җыйдык.  Шуларны анализлап, 23 пункттан торган тәкъдимне Россия Мәгариф министрлыгына юлладык. Анда туган телләрне Федераль дәүләт укыту стандартларына кертү дә каралган. Хәзер министрлыктан җавап көтәбез. Алар ничек уйлый икән, карап карыйк. Дәүләт теле буларак татар телен укыту ике сәгать ихтыярый түгел, ә мәҗбүри булырга тиеш. Бу өлкәдә Россия Мәгариф министрлыгы бе­лән эшләргә кирәк. Бәлки, ниндидер норматив документлар эшләп буладыр яки “Мәгариф турында”гы  Законга үзгәрешләр кертергә мөм­кин булыр”,  – дип җавап бирде Илдар Гыйльметдинов.


Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Мәктәпләрдә  татар теле ихтыярый укытылуга калуны ничек кабул итүе хакында журналистлар белешә алмады, ул бары тик: “Татар теленең абруен күтәрергә кирәк”, –  дигән сүзләр генә әйтте. “ВТ” сес­сиядән ашыгып чыгып киткән Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховны да эләктерде, ул: “Татарстанда татар теле ничек укытылган булса, шулай дәвам итәчәк”, – дип  әйтү белән генә чикләнде.


Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, мәктәпләрдә дәүләт татар теленнән ваз кичү – Россия Конституциясе нормаларын исәпкә алмау, дип бәяләде. “Федераль укыту стандартлары – закон белән беркетелгән актлар һәм алар Россия Конституциясенә каршы килә. Төп кануннамәнең 68 нче маддәсе нигезендә, республикалар үз дәүләт телләрен булдырырга хаклы, аларны ничек укыту турында берни әйтелми. Федераль үзәкнең телгә бәйле бу карары рес­публика статусын киметә. Каршылык туар өчен нигез салынды. Алга таба киеренкелек тагын да артачак”, – дип белдерде Марат әфәнде. 

Бүген татар теле, ә иртәгә?

Моннан соң эшләрнең кайсы якка таба китәсен беркем дә әйтә алмый, билгеле. Чамалап кына була мондый очракта. Моңа кадәр мәктәпләр, ата-аналар җыеннарын уздырып, туган тел буларак нинди телне өйрәнергә теләүләрен ачык­лап гариза яздырды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, рес­публикадагы ата-аналарның 70 проценты туган тел дип татар телен сайлаган. Казанга килгәндә, башкалада 180ләп мәктәп, бары берничәсендә генә татар теле булмаган укыту планы сайланган. Әм­ма анда, факультатив рәвешендә татар телен 10-12шәр бала сайлаган, дигән мәгълүмат бар.


Мәгариф белгече, математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин, ничек кенә булмасын, көрәш­не дәвам иттерергә кирәк, дигән фи­кердә. “Мәктәпләрдә татар телен дәүләт, туган тел буларак та укыту дәвам итәчәк, әмма бу – вакытлыча күренеш. Елдан-ел татар телен укучылар саны азаячак. Бу объектив сәбәпләргә бәйле. БДИ русча,  рус теленнән, математикадан имтихан нәтиҗәләре югары уку йортларында кирәк, ә татар теле бар ни, юк ни. Бу очракта туган телне укыту җәза булып санала. Әмма бу вәзгыятьтә дә татарлар­ның, аңлы булып, татар телен уку кирәк икәнен кабул итүе мөһим. Россия министрлыгы карарына каршы көрәшне һәрбер кеше алып барырга тиеш. Аерым кешеләргә бу карарларны судка бирергә кирәк, чөнки ул Россия, Татарстан законнарына каршы килә. Бусы  – бер. Икенчесе – халык белән эшләргә кирәк. Татар телен укымаска дигән карар юк. Бүген һөҗүм мәктәпләр­гә булды, киләсе адым – балалар бакчаларына булачак. Андагы татар теле тикшереләчәк. Тагын бер мөһим әйбер бар: бакчаларда, мәктәпләрдә татар телен укытырга, тәрбия алып барырга белгечләр калмаячак”, – диде Марат әфәнде.  


Мәскәүдә яшәүче милләттә­ше­без, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов та тик утырмаска кирәк дигән фикердә. Ул ”Татар-Ин­форм”­га:  “Билгеле, бу вәз­гыять файдага түгел. Ләкин бу хәл­ләр татарларны тел өчен көрә­шер­гә өндәде. Чөнки күпчелек татар аның турында, гомумән, уйламый иде. Халыкның уенда – беренче чиратта, тамак туйдыру, балаларны укыту, карьера төзү һәм башка ниятләр. Ә хәзер “мин – татар бит” дип уйлана башладылар. Татарстан Хөкүмәте дә уйлана башлады. Ышанам: килә­чәктә Хөкүмәт моңа күб­рәк игътибар бирер. Бәлки, сәгать­ләре ки­ме­сә дә, сыйфаты яхшырыр, яңа методикалар уйлап чыгарырлар. Бер­ничә көн элек кенә Рөстәм Нургалиевичтан татар университеты турында сораган идем. Бәлки, ул якка да үзгәрешләр булыр, – дигән. – Мәктәптә укы­ту ки­месә дә, үзара татарча сөйләшик, проектлар булдырыйк дигән фи­керләр бар. Мин хәзер социаль челтәрләрдә дә карыйм: кешеләр татарча күбрәк аралаша башлаган. Яңа каналлар, пабликлар ачылган. Бер яктан кыс­канда, икенче як арта шикелле”.

Оныклар ни әйтер?

Галим Дамир Исхаков исә Татарстанга федераль үзәкнең басымына чыдау авырлашканнан-авыр­лаша бара дип әйтте. “Сессия вакытында Россия Мәгариф ми­нистр­лыгының карары белән килешмибез дип бер-ике кеше әйтер, чыгыш ясар дип өметләнгән идем. Кызганыч, анысы да булмады. Татар теле­нең ихтыярыйга күчүе – Татарстанда нонсенс. Аеруча дәүләт телен мәҗбүри укытудан туктау – бу дәү­ләтчелек символыннан ваз кичү. Туган тел федераль укыту стандартына кертелгән, ягъни азмы-күпме якланган, ә дәүләт теле – юк. Татар гимназияләре, татар мәк­тәп­ләре зур югалтулар ки­чермәс. Әм­ма рус мәктәпләре бар һәм анда татарлар да күпләп укый. Менә анда проблемалар була ала, – ди галим. – Мәскәү тел белән генә чиклән­мәячәк. Прокурор Нә­фыйковның чыгышыннан, теләсә нинди фикер әйтелү экстремизмга тиң булачак, дигәнне аңладык. Сәяси реп­рессия­ләр башланачак. Бу бигрәк тә милли хәрәкәткә, азмы-күпме фикер әйткән иҗ­тимагый оешмалар, активистларга кисәтү буларак яңгырады. Бераз вакыттан соң  федераль үзәк Татарстан кулында бул­ган милекне тартып алу юлын караячак. “Татнефть” мәсьәләсе кис­кен тора. Татар кулында андый байлыкның булуына түзеп тормаячаклар. 2020 елда Президент атамасын төшереп калдыру, аннары төбәкләрне эрелән­дерү  сәясәте тор­мышка ашырылачак. Моны икъ­тисад чарасы итеп аңлата­чак­лар. Республика исеме сакланыр, әмма ул чынында губерния булачак. Әлегә дәүләт теле безне башка өлкәләрдән аерып тора иде”.


Бөтендөнья татар конгрес­сы­ның ике көн элек узган киңәй­тел­гән утырышында да тел язмышы турында сөйләшми булдыра алмадылар. “Мәктәптә булмаса, гаиләдә бала белән татарча сөйләшегез, ди­ләр. Дөрес, гаиләдә татарча сөй­ләш­сәң, бала сөйләм телен өйрәнә. Ә меңьеллык тарихыбыз, татар язучылары турында алар кайдан бе­лергә тиеш? Алар бу турыда бары тик мәктәптә генә белеп кайталар, – ди Ульян татарлары җитәк­чесе Рәмис Сафин. –  Хәтеремдә, сугышны, ачлыкны күргән әби-ба­байла­рыбыз: “Барысына да түзәр­без, сугышлар гына булмасын”, – диләр иде. Хәзер безгә, XXI гасырда: “Барысына да түзәрбез, телне генә алмасыннар”, – диясе кала. Еллар узгач та, безнең бала-онык­ларыбыз алдында йөзебез кызармасын иде. Явыз Иванның Казанны яулап алу вакыйгаларына бәя бир­гәндә, кайбер галимнәр татарларны “кай­бер­ләре адашып, кайбер­ләре дошманга сатылып, дәүләт­лә­рен югалткан” дип сөйлиләр. Ел­лар-гасырлар уз­гач та, безнең оныкларыбыз да без­нең турыда: “Без­нең әби-бабала­рыбыз туган телебезне дә, дәүләтне югалткан сыман, саклап кала алмаганнар”, – дип әйтмәсеннәр иде”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 01.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112