ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Яман гадәткә яман чир иярә

 

Узган ел Россиядә, аналык муентыгына яман шеш чыгу аркасында, 1064 кешенең гомере өзелгән. Татарстанда шушы вакыт эчендә 479 хатын-кызда әлеге чир табылган. Хатын-кыз сәламәтлегенә багышланган ике көнлек фәнни-гамәли конференция вакытында да әлеге саннарны уртага салып сөйләштеләр. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән табиб­лар тәҗрибә уртаклашты.

s1
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Онкогинекология һәм маммология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Лев Ашрафян  сөй­ләвенчә, күпчелек хатын-кыз вакытында дәваланмый. “Хатын-кыз бала тапканда исән калсын дип, һәр ана тормышы өчен көрәшәбез. 2016 елда Россиядә бала тапкан вакытта 180 хатын-кыз үлгән. Ә яман шештән меңләгән кеше вафат булган”, – ди ул.


Белгечләр авыруны алдан ачык­лау, иртә дәвалый башлау, гомумән, профилактика эшен киң җәелдерергә кирәк ди. Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, Татарстанда күрсәткечләр Россиянекенә караганда яхшырак. “Бездә үлем күрсәткече кимрәк. Вакытында дөрес диагноз кую һәм дәвалый башлау терелү ихтималын арттыра”, – диде ул. Авыруны иртәрәк ачыклаганда, хатын-кызның гомерен озайтып булыр иде. Кызганыч, табиблар фаразлавы буенча, 2020 елда аналык муентыгындагы яман шеш авырулары 40 процентка артачак. Дөрес, өметле саннар да бар. Мәсәлән, сөт бизләрендәге яман шештән үлем  очраклары маммографик тикшерүләрне еш үткәрү нәтиҗәсендә 30 процентка киме­гән, ә аналык муентыгындагы яман шеш авырулары 70 процентка азайган. Киләчәктә дә мондый  нәтиҗәләр булсын өчен, тикшерү­ләрне  75-90 процент хатын-кыз узарга тиеш. Белгечләр, бер тапкыр булса да тикшеренү үткән хатын-кыз үлем куркынычын 40 процентка киметә, дип белдерә.


Бу нәрсә дигән сүз? Хатын-кыз даими рәвештә табибка күренергә, вакытында анализ тапшырырга тиеш. Җенси тормыш белән яши башлау, бала табу, бала имезү – болар барысы да организмга тәэсир итә. Республиканың баш акушер-ги­некологы Илдар Фәткуллин бел­дерүенчә, хатын-кызлар күбрәк сөт бизләре, аналык муентыгындагы яман шеш авыруларыннан интегә. Статистика буенча авыруларның әле берсе, әле икенчесе алга чыга икән. “Әлеге мәсьәләне бер сел­тәнүдә генә хәл итеп булмый. Медицина өлкәсендә теге яки бу дәвалау ысулларын гамәлдә куллана башлау өчен, 15-20 ел вакыт кирәк, бу – үзе бер буын дигән сүз”, – диде ул.


Белгечләрне соңгы вакытта кайбер эш алымнарының юкка чыгуы да хафага салган. Мәсәлән, карау кабинетлары саны бермә-бер кимегән. “Мәскәүдә 1991 елга кадәр дәүләт дәвалау оешмаларында 348 смотр кабинеты бар иде, хәзер алар 113кә калды. Санкт-Петер­бургта 28 кабинет калды”, – дип сөйли Лев Ашрафян.


Аналык муентыгында яман шеш авыруы белән интегүче­ләрнең артуын һәм алар арасында яшьләрнең дә булуын җенси эволюция белән дә бәйлиләр. Академик Лев Ашрафян әйтүенчә, моңарчы бу чир белән 30 яшькә кадәрле хатын-кызлар бөтенләй авырмаган. “Ике ай элек клиникабызда 16 яшьлек кыз бала дәваланды. 18-20 яшьлекләр бик күп килә. Кызганыч, күбесендә чирнең азган чагы күзәтелә. Алар хәтта әни булырга да өлгермәгән бит әле”, – дип сөйли ул. Академик моның сәбәпләрен җәмгыятьтән эзләргә чакырды. Кызларның җенси тормышны бик иртә башлавы да куркыныч китереп чыгара. 16 яшькә кадәр кыз бала организмы җенси яктан өлгермәгән була әле, ике ел эчендә яман авыру килеп чыгарга мөмкин.


Аналык муентыгында яман шеш авыруыннан вакцинация ясатуның да файдасы булыр иде, дип саный белгечләр. “Яшь кызлар арасында яман шешне ачыклау буенча бернинди эш тә алып барылмый. 21 яшькә кадәр алар скрининг-тикшерүгә кертелми. Шуңа күрә бу мәсьәләдә дәүләт, мәктәп һәм гаиләнең бердәм эше кирәк. Хатын-кыз организмында үзгәрешләрне булдырмый калу өчен вируска каршы вакцина ясау ысулы да бар. Бу вирус булган барлык хатын-кыз да авырмый, әмма яшьләрдә яман шешне китереп чыгару куркынычын  арттыра”, – дип сөйли Мәскәү табибы.


Кайбер Европа илләрендә җенси өлгерү чорында вакцинация буенча дәүләт программасы да эшли. “Кайбер илләрдә ата-аналар балаларына үзләре вакцинация үткәрә, – ди профессор Рөстәм Хә­сәнов.  – Игътибарны балалар йортлары, интернатларда тәрбия­лә­нүче кызларга юнәл­де­рергә кирәк. Аларны вакцина­ция­ләүне дәүләт үз өстенә алырга тиеш”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 01.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112