ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

“Инде моннан да чыга алмасак...”

 

Казанга киләсе кунакларны чәкчәк белән каршы алачаклар. Киләсе елда буласы Дөнья Чемпионатының жирәбә салу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип вәгъдә бирде. Татарстан башкаласында узасы төркем уеннарында Франция, Австралия, Испания, Иран, Польша, Колумбия, Алмания һәм Көньяк Корея командалары чыгыш ясаячак. Россиянең исә төркемнән чыгасына өметләнәләр.

 sport041217
tatar-inform.ru

 

Дөнья Чемпионатында кемнең кемгә каршы уйныйсы ачыкланган чараны зурлап Мәскәүнең Кремль дәүләт сараенда уздырдылар. Россия Президенты Владимир Путин, ФИФА башлыгы Джанни Инфантино, футбол “йолдыз”лары Пеле белән Диего Марадона катнашкан жирәбә салу тантанасы татарларсыз узмады. Җырчы Алсу чараны алып та барды, кунакларга моң да бүләк итте, футбол җәмәгатьчелеге алдында Мария театры солисты Илдар Абдразаков та чыгыш ясады.

 
Россия уенчыларының бәхете бар. Безнекеләргә “А” төркемендә көндәш булып Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Уругвай командаларының туры килүен белгечләрнең күбесе әнә шулай дип бәяләде. Әлбәттә, беркем дә җиңү вәгъдә итми. Әмма Россия белән бер төркемгә бүген дөньяда иң көчлеләрдән саналган бер команда да эләкмәде. Уругвай, мәсәлән, ФИФАның декабрь ае рейтингында 21 нче урында урнашкан. Мисыр – 31, Согуд Гарәбстаны – 61, Россия исә 63нче урында. Уругвай составындагы уенчылар исемлеге белән алдыра. “Барселона” һөҗүмчесе Луис Суарес һәм франзузларның “ПСЖ” уенчысы Эдинсон Кавани дөньяда телгә кергән футболчылардан санала. Бездә аларның өммәтендә саналырлык бер туп тибүче дә юк. Россия җыелма командасы беренче очрашуын 14 июнь көнне Мәскәүдә Согуд Гарәбстанына каршы уздыра. Икенче уенда Станислав Черчесов командасы 19 июнь көнне Санкт-Петербургта Мисырны кабул итә. Соңгы уен исә 25ендә Самарада Уругвайга каршы булачак һәм ул хәлиткеч матчка әверелергә мөмкин.


Иң авыры дип исә белгечләр “В” төркемен атый. Анда Португалия белән Испания бергә туры килде. Алар янына үҗәт Иран белән Марокко да өстәлә. Сүз уңаеннан, Испания – Иран очрашуы Казанда уза (20 июнь). Татарстан башкаласында барлыгы алты матч булачак. Дүртесе – төркем уеннары, калган икесе – финалның 1/8 һәм 1/4 өлешләрендә. 2010 елда дөнья чемпионы булып танылган испаннар һәм Казан “Рубин”ында туп тибүче Сәрдар Азмунның Иран җыелма командасындагы иптәшләреннән тыш, бездә Франция – Австралия (16 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Алмания – Көньяк Корея (27 июнь) очрашулары булачак. Шәп уеннар көтелә. Хәтерләсәгез, Алмания командасы быел җәй Казанга килеп, Конфедерацияләр Кубогында чыгыш ясаган иде инде. Ул вакытта баш тренерлары Йоахим Лев, нигездә, яшь уенчыларны алып килде, әмма барыбер турнирны ота алды. Бу юлы исә Татарстан башкаласына гамәлдәге дөнья чемпионнары килә. Поль Погба, Роберт Левандовски, Радамель Фалькао, Тони Кроос, Андреас Иньеста – футбол сөючеләргә яхшы таныш исемнәр һәм алар Казанга киләчәк. Плэй-оффта исә аларга Месси да өстәлергә мөмкин. Иран җыелма командасының баш тренеры Карлуш Кейруш Казанда уйнаячакларына сөенгән. “Казан – минем өчен үзенчәлекле урын. Анда уйный алачагыбызга сөенәм. Безнең өчен зур вакыйга бу. “Казан-Арена”да булганым бар, менә дигән стадион”, – дигән ул. Билгеле булганча, Иран футболчылары бер ай элек Казанда Россия җыелма командасына каршы иптәшләрчә уен уздырган иде.


Мәскәүдә узган жирәбә салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. “Россиягә килгән һәм бездә булып киткән һәркем безнең дустыбызга әверелә, – диде ул журналистларга. – Татарстанның халыкара ярышлар уздыру өлешендә тәҗрибәсе шул турыда сөйли. Без барлык кунакларыбызны да лаеклы рәвештә каршы алырга әзербез, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә – заманча спорт корылмалары, мәдәният объектлары, ял итү урыннарыбыз бар. Безнең гореф-гадәтләргә кунакларга карата ихтирам салынган. Кунакларыбыз канәгать булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да башкарачакбыз. Кунакларны чәкчәк белән каршы алачакбыз, төбәкнең үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтәчәкбез”.

Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары:


– Россия командасының бу төркемгә эләгүе безгә өмет бүләк итте. Баш тренер барысының да футбол кырында хәл ителәсен әйтте. Иптәшләрчә уеннар безнекеләрнең көчле командаларга каршы яхшы уйнавын күрсәтте. Испаннар белән узган матчны хәтерлисезме: матур һәм нәтиҗәле итеп уйный алдылар. Инде Россия җыелма командасы бу төркемнән дә чыга алмаса, футбол дип авыз да ачасы түгел. Казанда буласы уеннарга килгәндә, тамашачыны бәхет басты. Безгә Испания, Франция, Алмания кебек көчле командалар, шәп уенчылар килә. Аларның ничек уйнаганын Конфедерацияләр Кубогы вакытында да күрдек. Барыбызны да зур спорт тамашасы көтә.

Фәрит Салихов, спорт журналисты:


– Россия командасы өчен “үлем төркеме”нә эләгү кулайрак булмас иде микән?! Ахырдан акланырга, җиңелүнең сәбәпләрен ачыкларга җиңелрәк булыр иде, миңа калса. Сүз дә юк, үз илебездә, үзебезнең егетләрнең батырлык эшләвенә өметләнәбез. Ышануы кыен булса да. Әмма бүген кулдан килерлек батырлык – ул төркемнән чыгу. Монысына ышанырга кирәк, чөнки жирәбә юл ачты кебек. Ләкин кәгазьдәге мөмкинлекне эшкә җигә алырбызмы? Анысы – җавапсыз сорау. Инде бу очракта да төркемдәге икенче команда булып плей-оффка чыкмасак, оятын кая куярбыз?! Хәер, “без җиңәргә тиешле” Мисыр командасында да (Уругвай – инде фаворит!) “йолдыз” футболчылар, әйтик, Мөхәммәт Салах барын беләбез. Ә Мисыр җанатарлары безнең уенчыларны беләме? Нәтиҗәләр менә шул сорауларга, төгәлрәге, аның җавапларына бәйле булмагае.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 02.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112