ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

“Мондый мәктәптән соң сынаулар куркыныч түгел”


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны 56 яшьлек депутат, элеккеге яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов алыштырды. “Милли мәгарифне уңай якка үзгәртмәсәм, дөрес булмас. Мин моны изге бурычым дип саныйм”, – дип белдергән иде моннан биш ел элек Энгель Фәттахов газетабызга биргән әңгәмәсендә. Шулай да Фәттахов чоры нәрсәсе белән истә калачак?

1-1
Мин урталыкта булачакмын!

– Телне саклау гаиләдән килә. Мәгариф министры буларак, мин аларны гаепләп утыра алмый. Белем бирү системасында үзебездән торганны эшләргә тырышачакмын. Икетеллелек мәсьәлә­сенә карата үземне урталыкта булырга тиеш дип саныйм,– дип җиткерде ул үз фикерен.


Туган тел балалар бакчаларында, башлангыч мәктәп­тә бирелергә тиеш. Менә шул фикердән ул беркайчан да тайпылмады. Бакчаларда рус теле һәм татар телен өйрәтү буенча бакчалар өчен грант игълан ителде. Ике телне дә тигез өйрәткән 20 иң яхшы бакчага ел саен миллион сум акча бүлеп бирелде. Районнарда милли мәгариф буенча белгеч бетерелгән иде, алар кире кайтарды. Министрлыкның милли мәгариф структурасына да үзгәрешләр кертте. Билгеле, эшләгән эшләре моның белән генә чикләнми. Аны татар зыялылары бүген татар теле өчен көрәшүче чын герой дип атый.


Әле берничә ай элек татар теле тирәсендә шау-шу купканчы газетабыз хәбәр­чесенә: “Әйдә, “Ватаным Татарстан” газетасында милли мәгарифкә багышлап сәхифә булдырыйк әле. Сезнең газета аша да татарны танытмасак, аны ничек таныта алам?” – дип тәкъди иткән министр. Шуннан соң прокуратура тик­шеренүләре башланып, сәхифә дөнья күрергә өл­гермичә калды. “Кызганыч, министр китә. Әмма без аңа, татар телен мәктәпләрдә саклап калуда көчен куйган командасына рәхмәтебезне белдерәбез. Чын егетләрчә булды! Чиста намус белән китәсез... Уңышлар, гаилә бәхетен телибез”, – дип язалар төркемдәгеләр.


– Мин Энгель Фәттахов эшенең бернинди тискәре ягын да күрмим. Татар те­ленең дәрәҗәсен күтәрү, мил­­ли мәгарифне үстерү өчен җаны-тәне белән тырышты. Шуның өчен аңа җәзасын да бирделәр. Яңа министрны тәртип яратучы, эшлекле кеше буларак бе­ләм, – ди Тарих институтының мил­ли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин.


Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Энгель Фәттахов­ның эштән китү сәбәбен республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле ваз­гыятькә генә бәйләми. Ул аның эштән китүен гадәти кадрлар үзгәреше дип саный.


БДИ укытучыларга ошамады

Актаныш районының хакимият башлыгы Энгель Фәт­тахов мәгариф һәм фән минис­тры итеп билгеләнгәч күпләр: “Мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәте булмаган кеше министр була аламы?” – дип гаҗәпкә калган иде. Янәсе, педагог белеме юк. Хәер, яңа министр вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Дәү­ләт Советының икътисад, ин­вестицияләр һәм эшмәкәр­лек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов та – Фәттахов кебек авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кеше. Социаль челтәрләрдә, аларның икесен дә бер ботканы ашаучылар, дигән сүзләр таралырга өлгерде инде. Укытучы халкы министр булып мәгарифне төптән аңлаган педагог эш­ләргә тиеш дип саный. Шула ук вакытта яңа җитәкчегә бүген килеп туган вәзгыятьне көйләп җибәрү авыр булачак дип фаразлаучылар да бар.
Энгель Фәттахов исә беренче чиратта, милли мәга­риф өчен көрәшүче, мәк­тәпләрдә әти-әниләрдән акча җыюга каршы торучы, укытучыларга БДИ бирде­рүче министр буларак истә калачак.


Ул мәгариф системасында беренче тапкыр мәктәп­ләренең сыйфатын билге­ләү­че рейтинг булдырды. Монда да бәяләү күрсәт­кечләренең нигезе итеп БДИ нәтиҗәләрен алуы белән килешмәүчеләр табылды. “Һәрбер белем бирү үзә­ге­нең, муниципаль берәмлек рейтингка керергә тиеш. Бөтен кеше дә бер көтүдә була алмый бит. Көтүнең әйдәп баручысы, уртада йөрүчесе, ахырдан сөйрәлүчесе була. Акчаны теләсә кемгә, теләсә ничек таратуга юл куймаячакмын.Минем принцип – беренче чиратта, эшләгән­нәр­гә булышу, ягъни конкурс, грантлар игълан итү. Дөрестән дә, кешенең хез­мәтен лаеклы итеп бәяләргә кирәк”, – диде. Энгель Фәтта­хов база мәктәпләре булдырып, анда директор, укытучыларны иләк аша уздырды. “Урта мәктәпләрнең күпче­легендә 50 бала укый, әмма анда шуның кадәр укытучы юк. Бөтен мәктәпләрне дә заман таләпләренә туры ките­рә алмыйбыз. Районнан кил­гән кеше булгач, бу мәсьә­ләне яхшы беләм. Анда яхшы укытучылар табу да проблема”, – дип әйтә иде. Ә укытучыларга БДИ бирдерү– монысы укытучыларның иң теңкәсенә тигәне булгандыр. Әмма нигәдер үз белеменә ышанган мөгаллимнәр сынаудан курыкмады.

– Дөрес, укытучыларга БДИ бирдертү ошап бет­мәде. Имтихан тапшыр­туның начарлыгын күрмим.Әмма аның икенче формасын булдырырга яки ел саен тапшыртмаска да мөм­кин иде. Иң мөһиме – Энгель Фәт­тахов укытучыларны эш­­ләргә өй­рәтте. Таләп­чән, кешелекле, эшләгән ке­шенең эшен күрә белә иде. Татарстанда олимпиадаларга әзерләү үзәге төзетте. Республика укучылары төрле фән олимпиадаларында ил буенча өченче урында тора. Бу – бик зур күрсәткеч, – ди Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова. – Һөнәри уку йортла­рының хәле бик авыр, мәгариф системасында үги каз кебек иде. Ул аларның дәрәҗәсен кү­тәрде.


Чистай мәгариф бүлеге башлыгы Госман Нәбиул­лин Энгель Фәттаховны ике телне дә тигез дәрәҗәдә күтә­рергә тырышты дип бәяли. “Күңеле изгелектә иде аның. Ләкин югары сыйныфларда рус балаларына имтиханнар кертеп, бераз ашыкты дип уйлыйм. Татар телен дәү­ләт дәрә­җәсендә бәяләмә­деләр. Дәү­ләт Советы уты­рыш­ла­рының берсе татарча, икенчесен русча алып барып була бит. Аңламаганнар өчен тәрҗемәче бар. Укытучылар өчен грантлар уйлап тапты. Фәттахов бик күп эшләр башкарды”, – ди Госман әфәнде.
Фәттахов – хезмәттәш­лә­ренә генә түгел, үзенә карата да бик таләпчән кеше. Ике ел министр булып эшләгәннән соң: “Мәктәптә акча җыю очраклары аркасында эшем­нән тулысынча канәгатьлек ала алмыйм. Тегеләй эшләп карыйм, болай – мин алай эшләргә өй­рәнмәгән. Нәти­җә булмаса, эшләп тормавың хәер­лерәк”, – дигән иде.


Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков Рафис Борһановны министр итеп сайлауны хуп­лый. “Рафис Борһанов – төрле мәсьәләләр буенча тиешле карарлар таба белә торган кеше. Ул бик аралашучан, эшлекле, тирән белемгә ия”, – дип үз фикерен җиткергән. Ә Энгель Фәттахов әлегә ялда. Ул Актанышка кайту теләге барлыгын әйткән. “Мондый мәк­тәпне үткәннән соң мине бернинди сынаулар да куркытмый”, – дигән элеккеге баш педагог.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 05.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112