ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Җир акчасы бәрәкәтлеме?


Татарстан авыллары быел зур уңыш җыеп алды: рес­публика буенча һәр гектардан – Уңышның зур булуы хуҗалыкларның акча кеременә әллә ни тәэсир ясамый.

1-1
Гектардан 36,4 центнер уңыш алган Зәй районының 1 гектарга туры килгән акчалата кереме – 28,2 мең сум, 30 центнер уңыш җыйган Әтнә районының һәр гектар җи­ренә 30 мең 900 сум акча чыга. Республика күрсәтке­чен­нән түбәнрәк – гектардан 23,5 центнер уңыш җыйган Лаеш районының гектары 41,8 мең сум акчалата керем белән сөендергән. Дөрес, Лаеш районында кошчылык фабрикалары керемен алып ташлагач, җиргә яуган акча күләме бик нык кечерәя – 16,6 мең сумга гына кала. Шу­ңа күрә бер гектарга туры килә торган акчалата керем турында сүз алып барганда өч районны – Тукай, Яшел Үзән, Лаеш районнарын исем­­­­­лектән төшереп калдыру объективрак булыр. Бу районнарда акчалата керемне һәм уртача хезмәт хакын эре сәнәгать предприя­тие­лә­ре тибындагы кошчылык фабрикалары, дуңгызчылык ком­плекслары һәм теплица хуҗалыклары тәэмин итә. Әйтик, Тукай районында 238 мең баштан артып киткән дуңгызны үз җирләрендә җитештерелгән азык белән туендыралардырмы, әллә читтән китертәләрдерме – мәгълүм түгел. Минем якынча исәпләүләр генә дә шуны күрсәтә: бу районда узган ел суктырылган барлык ашлыкны дуңгызларга тотсаң да, бу дуңгызчылык ком­плекс­ла­рының ихтыяҗын якынча 50 процентка гына канәгать­лән­дерәчәк. Шулай булгач, Тукай районында бер гектар җиргә туры килә торган керемнең 184 мең 900 сум булуы турындагы рәсми мәгъ­лүматны читкә куябыз. Дуң­гызчы­лык комплекс­ла­рының керемен алып ташлагач, 10 ай­га 23 мең 400 сум дигән чынбарлыкка якынрак сан килеп чыга. Бу соңгы санны Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшләгән пре­зен­та­­циядән табарга була.

 
Быел җир акчалата керемне үткән елгыдан 6 процентка күбрәк биргән. Республика буенча тугыз айга бер гектар сөрүлек җиренә туры килгән акчалата керем – 21 мең 100 сум. Моның азмы-күпме икәнен белү өчен чагыштырыйк: Польшада бер гектар җиргә дәүләт биргән дотация күләме безнең акчага күчергәч, 21 мең сумнан 35 мең сумга кадәр. Димәк, поляк фермерының җиргә сука төртмичә дә алган акчасы безнең авыл тир түгеп алган акчадан күбрәк булып чыга. Бер гектар җирдә ашлык һәм печән үстерү өчен, безнең хуҗалыклар күпме акча тота – миңа шулай ук билгеле тү­гел. Иң уңышлы дигән хуҗа­лыкларның да, рекордлы ашлык җыйганнан соң, хезмәт хакы буенча байтак әҗәтләре җыелудан чыгып кына җир­нең кереме чыгымнарын капламый дип әйтергә мөмкин.

 
Аннан соң тагын бер нәр­сә бар бит әле: керем җирдән кергән дип саналса да, төп акчаны хуҗалыкларда асраган терлекләр бирә. Печәнне һәм ашлыкны сөткә һәм иткә әй­ләндергәч кенә кассага күп­медер акча керә. Менә шунда терлекчелекне үс­тергән районнар ота, фермаларына йозак элеп, тер­лек­ләрен сатучылар бөтенләй акчасыз утыра. Чирмешән районында 1 гектар җиргә туры килгән акчалата керем беренче 3 кварталда – 3 мең 200 сум. Югыйсә гектардан алынган уртача 15,7 центнер ашлыкны акчага әйләндер­сәң генә дә бик аз дигәндә 9 мең сумнан артык акча чыгарга тиеш. Димәк, бөртекле­ләрне аз чәчәләр, терлекне дә аз асрыйлар бу районда. Быел­ның ун аенда йөз гектар җиргә туры килә торган сөт күләме республи­каның уртача күр­сәткечен­нән – 4,33 тапкыр, ит 6,3 тапкыр кимрәк. Бер эш­ләү­чегә туры килә торган җи­теш­терел­гән продукция бәя­се дә Чирмешәндә бары тик 533 мең сум гына. Тик әлеге районда уртача хезмәт хакы күр­сәткече начар түгел – 16 мең 148 сум. Бер гектар җиргә туры килә торган акчалата кереме чир­мешән­леләр­некен­нән 4,3 тап­кыр күбрәк булган, сөтне респуб­ликаның уртача күрсәткеченнән байтак артык сауган Теләче районындагы уртача хезмәт хакы да бары тик 18 мең 110 сум гына икәнен искә алсак, җитеште­релгән  продукция күләме­нең хезмәт хакына артык зур йогынты ясамавын күрәбез.
 
Бик кызыклы факт инде бу: җитештерелгән продук­ция­нең уртача хезмәт хакына йогынтысы кечкенә. Әй­дәгез, карыйк: Балтач районында республика күрсәт­кеченнән 2,84 тапкыр күб­рәк сөт савалар, 1,89 тап­кыр күб­рәк ит җи­теш­терә­ләр, бер гектар җиргә туры килә торган ке­рем­нәре чирме­шән­леләр­некеннән 8,1 тапкыр өстен, ә уртача хезмәт хакындагы аерма 1,33 тапкыр гына. Әтнә районында җи­теште­рүчәнлек шаккатарлык: сөт­не рес­пуб­ликаның ур­тача күр­сәткеченнән 3,78 тапкыр күбрәк савалар, бер гектар җиргә туры килә торган акчалата керем 9 айга 30 мең 900 сумга җитә, бу – Татарстандагы иң яхшы күрсәт­кечләрдән. Уртача хезмәт хакы да матур гына – 23 мең 625 сум. Тик бу күрсәткеч җирен бөтенләй диярлек фай­даланмаган, сөт һәм ит җитештерүне туктата язган район күрсәткеченнән 1,46 тапкыр гына артык. Бер гектар җирдән алына торган кереме 6 мең 200 сум гына булган Менделеевск районында уртача хезмәт хакы – 16 мең 958 сум. Бер гектар җиргә туры килә торган кереме буенча әтнәлеләрне дә уздырган Саба районында уртача хез­мәт хакы Әтнәдә­гедән байтак ким – 20 мең 22 сум гына. Бу артта калган Чир­мешән һәм Менделеевск районнары күр­сәткечен­нән аз гына артык.
Моның сәбәбе бер яктан аңлашыла да: продукцияне күп җитештерү өчен, авыл хуҗалыгында күп кеше хез­мә­тен файдаланырга туры килә.

 

Автоматлаштырылган конвейер линия­лә­рен файдаланып булмый бит кырда. Шуңа күрә җи­тештерү­чән­лек кеше башына күчереп исәп­ләгәч түбән чыга. Рекордлы уңыш җый­ган һәм сөт сауган Әтнә районында бер кешегә туры килгән про­дукциянең бәясе – 974 мең сумлык кына, Сабада – 958 мең сум, Балтачта тагын да түбәнрәк – 736 мең сум. Җирдән алар­га караганда күпкә азрак керем алган Нурлат районында бер ке­шегә туры килгән акчалата керем – 1 миллион 151 мең сум, Мамадышта – 1 миллион 571 мең сум... Монда инде икенче каршылык килеп туа: бер эшләүчегә туры килә торган продукция кү­ләме югары булган районнарда хезмәт хакы да югарырак булырга тиеш төсле. Әмма Мамадыштагы уртача хез­мәт хакына күз төшергәч, без алай дип әйтә алмыйбыз. Мамадыш­лы­лар­­ның ур­тача хезмәт хакы – 18 мең 852 сум гына, бу җирдән керем дә алмаган, бер эшләү­чегә туры килгән кереме дә пүчтәк булган Чирмешән районының ур­тача айлык хезмәт хакыннан бик аз аерыла.

 

Россия икътисадына хас булган бу чытырманлык­ларны, ихтимал, бел­геч­ләр ерып чыгарга һәм хезмәт хакы белән җи­тештерүчәнлек арасында бәйләнеш булдырган формула табарга һәм аның үтә­ле­шен тәэмин итәргә тиеш­ләр­дер. Югыйсә без күрә­без: уртача хезмәт хакы да югары булган, продукция җитеш­терүе белән дә барыбызны шаккатырган Әтнә районында яшьләр калмый. Кредитка батмыйча гына заманча комплекслар да коралар үзләре, аларда эш шартлары да кызыгырлык. Тик район акрын гына сыза: халык саны кими. Ашлык бар, ит бар, сөт бар, акча да юк түгел, бәрәкәт кая китә? Авыл хуҗалыгы белән бәй­ләнешле белгечләрдән ме­нә шушы сорауның нигез­­ләнгән җавабын һәм про­бле­­­маның чишелешен ише­тәсе килә. Югыйсә бәрәкәт­сез тормыш бетүгә таба алып бара бит.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112