ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Мәхәббәткә таян, егылма

 

Күңел төшенкелегенә иң еш бирелүчеләр Себер, Үзәк һәм Көньяк федераль округларда яши икән. В.П.Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология федераль медицина тикшеренү үзәге белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар уздырган тик­ше­ренү нәтиҗәләреннән кү­рен­гәнчә, узган ел Себер федераль округында 100 мең кешегә 96,6 депрессия очрагы туры килгән.

1-2

Үзәк һәм Көньяк федераль ок­ругларда исә бу күрсәткеч 87,1 һәм 73,1 очракны тәш­кил иткән. Иң күп депрессия оч­ракларының Себердә тер­кәлүен белгечләр би­редә медицина ярдәменең тиешле дәрәҗәдә үсеш алмавына бәйләп аңлата. “Шунысы да бар: Себердә медицина ярдәме булган очракта да ул авыл җирлегендә яшәү­челәрдән бигрәк шә­һәр ке­шесенә күрсәтелә. Ә ахыргача дәваланмаган ун депрессия очрагының тугызы суицид белән тәмам­ла­ныр­га мөмкин”, – дип ки­сә­тә үзәк белгечләре. Даими рә­веш­тә төшенке­леккә би­релүчеләр саны буенча иң түбән күрсәткеч Төньяк Кавказда теркәлгән. Биредә 100 мең кешегә 34,9 нерв какшау очрагы туры килә. Россиянең калган төбәк­лә­рендә исә де­прессиягә би­релү очраклары ил күлә­мендәге уртача күрсәт­кеч­тән дә азрак. Соңгы дүрт ел эчендә ул 100 мең кешегә туры килгән 75,48 очрактан 69,05 очракка калган.

 
“Әлеге чир еш кына үзен сизедермәскә дә мөм­кин. Кеше депрессия хәлен­дә булуын еш кына аңлап та өлгерми. Ул шуның белән куркыныч та. Бу авыруның үзенә генә түгел, аны дәва­лаган белгеч өчен дә – баш бәласе. Депрессия ни­ка­дәр иртәрәк ачыкланса, аннан котылу шулкадәр тизрәк булачак”, – ди психотерапевтлар. Сүз уңаеннан, депрессияне даруларсыз гына да җиңеп була икән. Табиблар бу чир белән кө­рәштә иң нәтиҗәле корал дип мәхәб­бәтне атый. Күп­тән түгел алар 500 пар арасында тик­шерү уздырганнан соң, ярат­кан яры булган ке­ше­ләрнең күңел төшен­ке­легеннән тизрәк чыгуын ачыклаган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112