ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Теләк бар, дәрман җитми

 

Кичә Казандагы “IT парк”та физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә эш   вакансиясе ярминкәсе булды. Оешма вәкилләре иртәнге тугыздан төшкә кадәр халыкка үзләрендәге буш хезмәт урыннары турында сөйләделәр,  сорауларга җавап бирделәр. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бел­геч­ләре әйтүенчә, быел инвалидлар декадасы уңаен­нан үткә­релгән әлеге чарада 500 вакансия тәк­ъ­дим ител­гән.

1-3

Башка елларда да шундый ярмин­кә­ләрдә катнашкан бар иде һәм аларга халык күбрәк килә иде кебек. Әй­тик, Химиклар мә­дәният сараенда еш үтә иде ул. Быел Петербург урамындагы бинага килеп кергәч, иң элек уртада өстәл ти­рәсендә тезелеп утырган вәкилләр күзгә ташланды. Ә эшле булырга теләү­че­ләр бик аз. Әллә урыны ипсез, әллә һава шартлары уңайсыз­рак, аңламассың... Әллә барлык инвалидлар да эшле булып беткәнме? Әлбәттә, юк. Чарада катнашучылар иртән­ге якта инвалид коляскасында хә­рә­кәт итүче егет­нең дә, би­редә булып, вакан­сия­ләр хакында сорашуын әйтте­ләр. Аны туганнары алып килгән. Олы яшьтәге Фәй­мә апаны би­регә иренә эш табу теләге китергән. Ир­нең хезмәт итәргә теләге бар, ләкин аңа көн саен һәм көн буе утыра торган эш кирәкми. “Бер тәүлек эшләп, бер­ничә тәүлек ял итә торганы юкмы?” – дип белеште Фәймә апа. 

 
Казандагы Киров районы мәшгульлек үзәге хез­мәткәре Наталья Мирушкина әйтүенчә, инвалидлардан тыш, көн дә­ва­мын­да йөзгә якын сау-сәламәт кеше дә буш ва­кансия­ләр­ һәм хезмәт хакларын сораштырган. Аларга оеш­­маларга юлламалар би­гән­нәр. Кайберсе үзе телефон номерын калдырган. Киров районында хисапчыларны, те­гү­­челәрне эшкә көт­сәләр,   күпчелек кешене сак хез­мәте кызык­сын­дыра. 

Казан май комбинаты вәкиле Алсу Мөхетдинова белән дә сөйләштек.  Аларда төнге сменада да эш­ләргә туры килә. Бу хәл физик мөмкинлеге чикле ке­шеләрне куркыта да инде. Усад авылы янындагы комбинатка халыкны эшкә Лаеш, Балык Бистәсе районнары буенча вахта йөртә. Әлеге оешмага ун физик мөм­кинлеге чикләнгән кешене эшле итү буенча квота каралган. Ике кеше урнашкан, тагын сигез буш урын бар. Үзләренең эшчеләре арасында да 14 кеше инвалидлык таныклыгына ия. Квота буенча урнашучыларны кап­­кач ясау цехына бил­гелиләр. Әлеге эшне утырып башкаралар.  Хез­мәт хакы – аена унсигез мең сум. Эш тәртибе: ике көн эшләп, ике көн ял итәләр. Комбинатка Казаннан да, Арча, Теләче районнарыннан да йөреп эш­ләүчеләр бар икән. Алсу ханым әй­түенчә, аларда буш вакансия беркайчан бетми, комбинат зурая – яңа линияләр, цехлар ачыла. Ир-атларга да, хатын-кыз­ларга да эш җитәрлек.

 
Ә “Татэнергосбыт” ком­паниясенә җыеш­тыручы кирәк. Ярминкәдә өч кеше үзләре турында мәгълүмат калдырган. Республика буенча әлеге оешмага ун квота бирелгән, тугыз кеше эшкә алынган, бер урын әлегә буш. Җыештыручы бинада ике сәгать ярым эшләячәк, шу­ның өчен аена өч мең ярым сум хезмәт хакы алачак. Кызыксынырлармы, ки­лер­ләр­ме?..


Ярминкәдә байтак кына иминият компанияләре дә катнашты. Теләге булганнарны эшкә өйрәтәбез, ди­ләр. Таләпкә килсәк, кеше белән аралаша, уртак тел таба белергә, даими элем­тәдә торырга, өйдән-өйгә йө­рергә һәм башкалар. Теләк булу өстенә сәләт тә, көч тә соралучы әлеге вазыйфага инвалидлар тартылыр ми­кән? Гомумән, бу чара күпме кешене эшле итәр? Узган елгы мәгълү­матлар буенча, ярминкәгә физик мөмкин­леге чикләнгән 400гә якын кеше килгән һәм аларның 109ын юллама белән оешмаларга озатканнар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112