ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Дизель күбрәк “бирешә”


Икеләтә күбрәк түләмим дисәгез, вак-төяк ягулык салу станцияләрен урап узыгыз. Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм сыйфаты буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев “тимер ат” хуҗаларын шулай дип кисәтә. Ник дигәндә, күптән түгел уздырылган тикшерү барышында иң күп сыйфатсыз ягулык нәкъ менә шундый ягулык станцияләрендә табылган.

2-6
Ягулык сыйфатын тик­шерү айлыгы дәвамында бел­­гечләр республика АЗС­ларыннан барлыгы 1 мең 822 үрнәк алган. Шуларның 58е­нең (барлык үрнәкләр­нең 3,2 проценты – Д.Ш.) ГОСТ таләпләренә туры кил­­­мәве ачыкланган. Сыйфат бозылу очракларының кү­бесе ягу­лыкның болганчык­лануы, куеруы, фильтр­лану температурасы, фракция сос­тавы бозылу, составындагы күкерт кү­ләменең нормадан артык булуына бәйле икән. Тик­шерү барышында соң­гысы аеруча еш күзә­тел­гән. “Әйтик 5 класслы бензинда күкерт күлә­ме бер килограммга 10 мил­лиграмм чамасыннан да артмаска тиеш. Кайбер ягулык салу стан­ция­ләрен­дә сатылган бензинда исә аның 50 миллиграммнан да артып китүе ачыкланды”, – ди Роберт Гыйләҗиев. Мондый сый­фатсыз ягулык сала калсаң, машина двигателе шундук эштән чыкмаячак, билгеле. Ул аны тора-бара “ашаячак”. Бензиндагы чамадан тыш күкерт күләме­нең зыяны күпкә зуррак, ди белгечләр. Мондый ягулык салынган машина табигать­кә зыянлы матдәләрне күб­рәк бүлеп чыгара. Шул рә­вешле, күкерт “тимер ат”ны гына түгел, бөтен әйләнә-тирәлек, кеше сәламәтлеген агулый.


Роберт Гыйләҗиев сүз­ләренә караганда, республикадагы сыйфатсыз ягулык, күбрәк вак-төяк ягулык салу станцияләрендә сатыла. Араларында ел­ның-елында “кара исем­лек”кә эләгүче­ләре дә бар. Аларн­ың тулы исемлеге белән ter.tatarstan.ru сайты аша танышырга мөм­кин. “Ягулык җи­теш­терү белән шөгыль­лән­гән бер генә завод та, үз исеменә тап төшереп, сыйфатсыз ягулык озатмаячак. Аның сыйфаты, нигездә, җи­тештерү­чедән ягулык салу станция­сенә барып җит­кәнче, юлда бозыла. Ул йә алыпсатарлар кулына элә­гә, йә аны дөрес итеп ташымыйлар. Әйтик, бер йөк машинасы бер көнне – бензин, икенче көнне дизель ягулыгы ташырга мөмкин. Нәти­җәдә, дизель ягулыгына алдагы көнне ташыган бензин калдыклары эләгеп, ягулык сыйфатын боза ала. Андый очраклар да еш кү­зә­телә”, – ди Роберт Гый­лә­җиев. Республикада сатылган барлык төр ягулык арасында күб­рәк дизель ягулыгының сыйфаты бозыла икән. Бер ай элек уздырылган тик­ше­рү барышында да белгеч­ләр тара­фын­­нан өйрәнел­гән 589 үр­нәк­нең 36сы сыйфатсыз дип табылган. Тик­шерүгә алынган 1 мең 233 бензин үр­нәгенең 22се ГОСТ таләп­лә­ренә туры кил­мәгән.

 

Идарә башлыгы сүз­лә­ренә караганда, әлеге төр ягулыкларның кайда, кайчан, нинди шартларда “бозы­лу”ын ачыклап бетерү дә мөмкин түгел диярлек. Хәер, белгечләр андый максат куймый да икән. “Һәр сатучы үз товары өчен үзе җавап бирергә тиеш. АЗС хуҗалары белән дә шул ук хәл. Алар үзләренә китерел­гән һәр төр ягулыкның кем тарафыннан җитеш­тере­лүен, кайдан ки­терелүен төгәл белергә тиеш. Моннан тыш алардан айга бер тапкыр өстәмә тикше­рү үткәреп тору да сорала. Ягу­­лык үрнәк­ләрен алганда, без бөтен кирәкле мәгъ­лү­мат­ны АЗС хуҗасыннан сорыйбыз. Ягулык сыйфаты өчен дә ул үзе җавап бирә булып чыга”, – ди Роберт Гый­лә­җиев.


Идарә мәгълү­матла­ры­на караганда, Татарстанда ел саен 2,5 миллион тонна ягулык кулланыла. Шулар­ның 1 миллион 300 меңен – дизель ягулыгы, 1 миллион 100 ме­ңен – бензин, калганын газ тәшкил итә. Татарстан заводлары ел дәва­мында 4 миллион тонна дизель ягулыгы, 680 мең тонна бензин җи­теш­терә. Шул рәвешле үзе­бездә җитеш­те­релгән дизель ягулыгы бө­тен республиканы тәэ­мин итәрлек бул­­са да, бензин күләме җи­тәр­лек түгел әле. Шуңа күрә аның бер өлешен Башкортстан, Пермь, Түбән Новгород кебек чит төбәк­ләр­­дән кер­тергә мәҗбүр­ләр. Киләсе елга Татар­стан­ның “ТАНЕКО” оешмасы бен­зин  җитештерә башларга җыена үзе. Бу яңа­лык­ның вәзгыять­не ни дәрә­җәдә үзгәртүен вакыт күр­сә­тер, билгеле. Әлегә шунысы төгәл билгеле: ки­ләсе елда республикада ягулык бәя­­­ләре елына ике тапкыр үзгә­реш кичерәчәк. Быел исә Татарстанда ягулык хаклары 4 тапкыр күтәрелгән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112