ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Бәлеш бүлешкәндә, гаделлек кирәк


РФ Аграр проблемалар һәм информатика фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Александр Петриков әйтүенчә, бюджет ярдәменең гадел бүленмәве авыл хуҗалыгы үсешенә тискәре тәэсир итә. Бер уйласаң, гаҗәп инде: авыл хуҗалыгы продук­цияләренең яртысыннан артыгын җитештерүче фермер һәм шәхси хуҗалыкларга бюд­жеттан бирелә торган суб­сидиянең нибары 10 процентка якыны гына эләгә. Анда да әле төрле урау юллар белән...

2-5
Сер түгел, ел саен бюджет “бә­леш”ен бүлешкәндә, зур “кашык“лар күтәреп, эре инвесторлар килә. Фермер һәм шәхси хуҗалыклар белән чагыштырганда, федераль дә­рә­җәдә генә түгел, төбәк­ләр­дә дә эре инвесторлар сүзе күбрәк үтә. Авыл хуҗалыгы алга киткән илләр белән чагыштырганда, болай да дис­тәләрчә тапкыр азрак булган дәүләт ярдәменең шактый өлеше аларга эләгә. Соң­гы 10 елда авыл ху­җалыгын­да эш­ләүчеләрнең саны 45 процентка кимү дә күп­медер күләмдә шуңа бәй­ле бугай.


Узган ай дәвамында рес­публиканың барлык тө­бәк­ләрендә Татарстан Дәү­ләт Советы Рәисе Фәрит Мө­хәм­мәтшин, Татарстан Пре­мьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мә­тов, күп санлы белгечләр кат­на­шын­да авыл җирле­гендә про­­­дукция җитеш­терү­нең кече формаларын киңрәк җәел­дерү буенча зона ки­ңәш­мә­ләре узды.


Киңәшмәдә әйтелгәнчә, Татарстан авыл хуҗалы­гында тулаем үсеш узган ел белән чагыштырганда 105 процент тәшкил итә. Җи­тештерелгән продукциянең 53 проценты – фермер һәм шәхси хуҗалык­лар өлеше.


Дәүләт ярдәменә кил­гәндә, эшмәкәрлекнең кече формаларына ярдәм күләме  2 миллиард сумнан арта. Рос­сиянең бер генә төбә­гендә дә бу кадәрле ярдәм күр­сәтел­ми,  ди Марат Әх­мәтов. Шу­ның 490 миллион сумы  шәх­си ху­җалыкларга субсидия буларак бирелгән. Моннан тыш та төрле юнә­лешләр буенча ярдәм күрсә­телә.


 Беренче карашка аз да түгел кебек. Тик акчаның күп­месе кайчан һәм кайсы ху­җалыкка барып җитүен ачык­лау кыен. Ни өчен дигәндә, акчаның юлы шактый урау. Югыйсә бу турыда сүз күп­тәннән бара. Хәтерем ялгышмаса, баштарак “Агропромбанк”, аннары “Россельхозбанк” дип аталучы оеш­маларның да максаты шушы юнәлешкә ачыклык кертү иде бугай. Ягъни мә­сәлән, федераль һәм республика бюджетыннан бирелә торган акча­ның турыдан-туры хуҗалык­ларга барып җи­­түен тәэмин итү өчен.


Минем һич кенә дә ху­җалыкларга тиешле акчаны урлыйлар дигән сүз әй­тәсем килми. Гәрчә, тикшерү нәти­җәләре күрсәткәнчә, андый хәлләр дә булмады түгел. Минемчә, авыл хуҗа­лы­гында продукция җитеш­те­рү­ченең үзәк реестрга кертелгән мөс­тәкыйль исәп-хисабы булганда, тиешле акча хуҗалыкларга урау юллар аша түгел, ә ту­рыдан-туры күчерелсә, тиз­рәк булыр иде. Иманым камил, нәти­җәсе дә бермә-бер зуррак булачак. 


Дөрес, моның өчен, беренче чиратта, авыл хуҗа­лыгы алга киткән илләрдәге кебек, продукция җитеш­терү­челәргә бюджеттан ни өчен һәм күпме күләмдә ярдәм күрсәтелүе ачыкланырга тиеш. Әйтик, Европа илләрендә бюджет ярдәме җир эш­кәртүчегә 2 гектардан башлана. Америка Кушма Штатлары һәм кайбер башка илләрдә дәүләт җи­теш­те­релгән продукция күлә­менә карап ярдәм итә, диләр. Аның күләме елына 1 мең доллардан башлана.


Шунысы да бар: Америка һәм кайбер башка илләрдә, ел дәвамында алган кере­менә карап, дәүләт ярдәме бездәге кебек артмый, ә кими бара. Әйтик, фермерның еллык кереме 900 мең доллар, безнең акчага күчереп исәп­ләгәндә 54 миллион сумнан артып китсә, андый җитеш­терүчегә субсидия бө­тенләй бирелми. Бездә исә дәүләт ярдәмен ике тапкыр күбрәк алучы инвес­тор­ларның керемен исәпкә алучы да юк бугай.


Хәтерегездәдер, узган ел Россия авыл хуҗалыгында исәп алу кампаниясе уздырылган иде. Анда катнашучы барлык төр хуҗалыкларга дәүләттән күпме ярдәм алулары турында сорау да тәкъ­дим ителде. Сораштыру нә­тиҗәләре күрсәткәнчә, фермер һәм шәхси хуҗалык­лар­ның 34 проценты соңгы елларда дәүләттән субсидия һәм дотация алмаган. Мондый шартларда җитеште­рү­не арттыру турында сүз алып бару кыенрак шул инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112