ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Кыязлы – зыялы як


Редакция хезмәткәр­лә­ренең чираттагы сәфәре вакытында Аксубай районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин мине беренче чиратта үзенең туган авылы – Иске Кыязлыга алып киткән булып чыкты. Бу хакта мин соң­рак, авыл урамнарындагы юллар белән танышып йөргәндә генә белдем. Нигездә үзара салым акчасына салынган юлларга соклана-соклана, Кыязлыны бөтенләйгә диярлек әйләнеп чыккач кына.

3-2
Авылга шундый егетләр кирәк

Ә бит җитәкченең үз авылын башкаларга күрсәтергә теләве – яхшы фал. Димәк, эш тә эшләнгән, туган җир өчен горурлык хисе дә бар дигән сүз. Хәер, бу гаҗәп тә түгел, Илшат Минсабирович, хаки­мияткә эшкә чакырылганчы, сигез ел буена туган авылында җирлек башлыгы вазыйфаларын башкарган. Һәм чын күңелдән, бик яратып эшләгәндер дип уйларга кирәк, чөнки авыл турында сөйли башласа, күзләре очкынланып китә.

 
– Авыл халкы, шөкер, үзара салым акчасының файдасын аңлады хәзер. Яше­рен-батырын түгел, баштарак бирергә теләмәүчеләр дә булгалады. Хәзер халык барысын да үзе хәл итә: күпме җыясын да, нәрсәгә һәм күпме тотыласын да. Салымның күләмен дә ел саен арттыра баралар. Күбрәк түләгән саен күбрәк әйләнеп кайта бит. Тагын бер ягы бар: үз өлешең кергәч, әйбер­ләр­гә дә саграк карый баш­лый­сың. Авылдашлар да шулай хәзер. Барысын да карап, тикшереп кенә торалар. Шуңа күрә күңел тыныч...

 
Бу юлы да Илшат Минсабирович авылны энә күзен­нән үткәргәндәй карап, тикшереп чыкты. Ил-көннең тот­касы булган фермер­лар­ның да хәлен белеште. Кибет­кә килгән әби-бабайлар, апа-абыйлар белән дә сөйләшер­гә өлгерде. Нинди проблемалар бар? Ярдәм кирәкмиме? Бер сорауны да, үтенечне дә игътибарсыз калдырмады. Үз кешең үзеңнеке шул инде. Илшат улым дип, күзенә генә карап торалар авылдашлары. Эшләргә ничек күңел үсмәсен ди!

 

Тапталганрак сүз булса да, дөреслектән качып булмый: авылның киләчәге – барыбер мәктәп инде. Илшат Минсабирович белән шунда юл тоттык. Монда безне Кы­яз­лының тагын бер егете – 1988 елда Казан педагогия институтының физкультура бүлеген тәмамлап, туган мәктәбенә таш булып төшкән Минзөфәр Мөдәррисов каршы алды. Ул хәзер – мәктәп директоры. Әмма аның физкультура укытучысы булып эшли башлаган чорларын  бигрәк тә сагынып искә алалар. Ул вакытта балаларда спортка мәхәббәт уяту белән бергә ул туризм түгәрәге оеш­тыра. Кичләрен авыл яшьләре белән волейбол, бас­кетбол ярышлары оештыра. Кыскасы, авыл гөрләп яши башлый. Туризм түгә­рә­генә йөрүчеләр инде 15 елдан артык район данын яклыйлар, төрле ярышларда призлы урыннарны яулыйлар. Яшь туристлар һәр җәй­дә изге Биләр, Болгар җир­ләренә поход оештыралар. Сөлчә, Кече һәм Зур Чир­мешән елгалары кушылдыкларын да тикшереп чыгалар. Күршеләр бе­лән аралашырга да өлгерә­ләр. Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Иске Кади, Лашман урта мәк­тәп­лә­ренең чыгарылыш сыйныфлары ел саен Иске Кыязлы мәктәбен­дә очрашалар. Бу исә бер-береңне танып бе­лергә дә, дуслык җеп­ләрен ныгытырга да, тәҗрибә уртаклашырга да бик җайлы. 2011 елдан директор итеп билге­ләнгәч, Мин­зөфәр Фатыйх улының эшчәнлеге дә, таләпләре дә арта. Ул инде Кыязлы балала­рының белем дәрәҗәсе өчен дә, тәртибе өчен дә тулаем җавап бирә.

Бүләккә – капчык белән алма

Бусагадан атлап керүгә, безне көз байлыклары каршы алды. Баксаң, укучылар “Алтын көз хәзинәләре” ди­гән бәйге үткәргәннәр икән. Балалар үз куллары белән үстергән җиләк-җимешләр­нең, яшелчәләрнең ниндилә­ре генә юк монда! Укучылар көзге уңышлардан берсен­нән-берсе матур әкият геройлары, кәрҗиннәр, бә­рәң­ге малайлары командасы, кораблар, вазалар иҗат ит­кән­нәр. Аннан инде, бик зурлап, “Уңыш бәйрәме” үткәр­гән­нәр. Башлангыч сыйныфлар, бик тырышып, әкият әзер­лә­гәннәр. Уңыш бабай исә укучыларга бүләккә капчык бе­лән алма җибәргән. Гомумән, мәктәптә үткәрел­гән файдалы чаралар турында укучылар да, укытучылар да сөйләп туя алмыйлар. Мәсәлән, соң­гы вакытта гына “Син хо­кук­ларыңны белергә тиеш!” ди­гән шигарь астында үз хокук­ларын өйрәнеп мәш кил­гәннәр. Кемнәр диген?

 

Башлангыч сыйныфларда укучылар. Белмәгәннәрен сорарга дип, җирле үзидарә сәрка­тибе Гөлия апалары Сөләй­манова белән Кызыл Тау авыл җирлеге депутаты Ис­кәндәр абыйлары Мө­гый­новны да чакырганнар. Хә­зер инде балалар кайчакларда әти-әниләрен борчыган сорауларга да җавап таба алалар. Гел белемеңне, сә­ләтеңне күтәрү өстендә эш­ләгәч, республика, район кү­ләмендә үткәрелгән ярышларда да сынатмыйсың. Мә­сә­лән, 3 нче сыйныф укучысы Алсу Зәйдуллина республика күләмендә үткәрелгән “Минем яраткан укытучым” бәй­гесендә өченче урынны яулап кайткан. Якташ язучылары Газиз Кашаповны искә алу уңаеннан районда үткән бәйгедә сәнгатьле итеп шигырь сөйләү буенча Әдилә Ханова белән Динар Камалетдинов та призлы урыннар яулаганнар.

Сөт тә әчемәгән

Кыязлы авылын зыялы сүзе белән бәйләвем рифма өчен генә түгел. Сыйфат буларак туры килеп торуы бер хәл булса, Зыя тамырыннан ясал­ган исемнәр шактый икән монда. Мәктәптәге туган як музее җитәкчесе Әх­мәт­зыя Моратшин да – шун­дый­лар­ның берсе. Аның исә­бендә музей гына түгел, әл­бәттә. 1967 елны читтән торып университетны тә­мам­лагач, ул Иске Кыязлы мәк­тәбендә укытучы булып эшли. Соңрак аңа директор вазыйфасын тәкъдим итә­ләр. Туксанынчы еллар ахырында Әхмәтзыя Галиевич яшь­ләргә юл бирә, әмма мәк­тәпне ташламый: гарәп теле укыта һәм музейны үстерү эшенә алына. 1986 елдан туган як статусын алган музей, чыннан да, ишекне ачып кер­гән һәр кешене ерак үт­кән­нәргә алып китә. Экспонатлар укучылар, укытучылар, гомумән, бөтен авыл хал­кы белән бергәләп җыел­ган. Ниләр генә юк монда: сабан, сука, тубал, агач сәнәк, кул тегермәне... Палас суга торган станок әле бүген дә эшли. Хәтта кул пилорамы да бар. Эшләтеп җи­бәрсәң, ти­рә-юнь шунда ук агач чүбе белән тула, ди. Аны­сын сызымнар ярдә­мен­­дә музей өчен махсус ясаганнар. Заманында авыл­ның тирә-ягын куе урман кап­лаган, шуңа күрә кул пилорамын эшкә җиккән кеше­ләр күп булган Иске Кыязлыда. Авыл тагын мич чыгаручылары белән дә дан тоткан. Элеккеге йорт күре­неше шул хакта сөйли. Киш­тәләр­дә иң ки­рәкле йорт-кирәк­ләре – үтүк­ләр, самоварлар, балчыктан ясалган савытлар... Сүз уңаеннан, Ис­ке Кыязлы осталары ясаган савыт-саба тирә-якта дан тоткан: анда салынган сөт хәтта эссе җәй көн­нә­рендә дә әчемә­гән. Кыскасы, һәр экспонат – чын тор­мыш­ның үзе. Тагын бер кәсеп­ләре – авылда чабата үр­мәгән кеше булмаган диярлек.

 

Әхмәтзыя ага үзе дә 1953 елга кадәр мәк­тәпкә киеп йөрергә мәҗ­бүр булган әле аны. Бөек Ватан сугышы турында җы­ел­ган мәгъ­лү­матлар да ту­ры­дан-туры аның үзенә кагыла. Әти­се фронттан әйлә­неп кайтмый. Ә абыйсы Әх­мә­дуллага кара кәгазь авылга иң соң­гысы булып, Җиңү көненнән соң гына килә. Менә шул вакытта ук ма­лайның башына сугышта катнашкан авылдашларын барлау уе кереп утыра. Хыялы чынга аша аның. Җиңү­нең 55 еллыгына Иске Кыяз­лы­ның үз Хәтер китабы нәшер ителә...

3-3
Моннан ике ел элек Әх­мәтзыя Галиевичның бишенче – “Мәгърифәтле гасыр” китабы дөнья күрә. Бу тарихи хезмәт Иске Кыязлы мәк­тәбенең 1915 елдан алып, бүгенгә кадәр дәвам иткән чорын тасвирлый. Китапның кереш сүзендә Аксубай районы башлыгы Камил Камал улы Гыйль­мановның мондый сүзләре бар: “Киләчәк буын Кыязлы авылын картадан сыздырмасын. Халык, бер­дәмлек күрсәтеп, югалу-юкка чыгу афәтенә күмәклә­шеп каршы торсын”. Ә мо­ның өчен, әлбәттә инде, аксубайлылар кебек кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112