ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Ипи, ипекәй...


Беркөнне безнең бистәдә яшәүче мөслимә, мөгаллимә Роза ханым:
– Гөлсимә ханымның ни хәлләре бар, күренәме, миңа бер хәбәре дә юк? – ди. Гөлсимә ул – гел эшебезгә кереп, булышып, кешеләргә ярдәм­ләшеп, безгә вәгазьләр сөйләп, догалар өйрәтә, бик еш кына үзе пешереп таба ашлары кертә торган ханым. Роза ханым белән “Мөхәммәдия” мәдрәсә­сендә бергә укыган булганнар.

3-1

Әйтерсең лә җавабым күптән әзер иде, уйлап та тормыйча:
– Гөлсимә тилерде бит, – дигән идем, Роза ханым егылып китә язды, шундый ямьсез һәм куркыныч хәбәрне елмаеп әйтүем генә саклап калды бугай. Аның саен кө­чәйтә барам әле. – Әйе, әйе, тилерде, безгә керә дә телефонын тота да утыра, утыра-утыра да үз­ал­дына сөйләнә башлый. Безне күрми, безне ишетми, – дим.

 
– Инде аңладым, – ди Роза ханым. – Миңа баштарак бик шылтыратты. Син дә ал, дип кыстады. Үзе алып бүләк итмәкче булды. Миңа аның кирәге юк, дигәч, мине артта калуда гаепләде. Сагындым инде үзен, чакырам – килми.
– Әй, Роза апа, – дим. – Ул инде күптән телефонга кереп батты. Чыгу, котылу юлларын эзли.


Ул ярар әле, вакыты күп, үзем дә тилереп җитеп киләм әле монда. Китап укырга да, мәкалә язарга да, хәлләр белешергә дә вакыт калмый. Әй, кызык икән ул, моңа ка­дәр ничек шунсыз яшәгәнмен икән, дип уйлый башладым. Ашау, эчү, йокы да онытыла. Бу да бик остарган икән, дип уйлап ялгышмагыз. Мин бер өч-дүрт төй­мәгә генә баса беләм. Оланнар шулай ясап бирделәр. Нәрсә укыйсым, нәрсә белә­сем килә, шуңа басам да, үзе чыга. Монда укыганнар, күр­гәннәр... Аллаһы Үзе сакласын инде, болар бит намазларны да оныттыра. Укыганнарга ышансаң: алданырга да, тилерергә дә бер дә озак түгел икән. Ә бит бөтен кешенең кулында шул. Зур форумнарда, театрларда, лекция-дәресләрдә дә шуны карап утыралар. Яшьләр – яшьләр инде, аларга ни кыланса да, шул килешә, карап-карап торам да, Фәния, Гөл­симә, Роза кебек карчык­ларның да кулында шушы. Кайбер әбиләрнең, хәтта җомга намазына алып килеп, тавышсыз калдырып, күз салып утырганнарын да күргән булды. Моны тилерү дими, ни дисең инде? Бер Аллаһ Үзе сакласын, куркып калдым. Бу – чын мәгънәсендә җен шаукымы бит. Инде менә көчкә-көчкә котылып киләм. Бөтенләй ташлап булмас кебек. Әбиләрем кызыктыргыч язмаларны гел җибәреп тора. Карадым шул, тагын икене карадым. Берсе – ипи, берсе он турында. Һәр икесен хурлыйлар. Бу язмаларны миңа мөселманнар җибәр­гән. “Хәерчеләр баеганнар...” дип җырлыйлар иде элек. Халык икмәккә, ризыкка туйды, ни кылганын, нәрсә сөйлә­гәнен, нәрсә караганын чамаламый шул.


Иген, ипи, икмәк, әпәй... Минем үземә “әпәй” дию иң тәмлесе булып тоела. Без – сугыштан соң туган балалар. Миңа калса, бу иң матур чор булгандыр. Ачлыкны белмибез. Бу әле әпәйнең иң кадерле, иң тәмле, иң хуш исле чак­ларыдыр. И ул әни әпәй салган көннәр! Әни төштән соң камыр куя, баш ясый. Аңа кадәр әле берәребез, Туган апаларга барып, чүпрә алып кайта. Аны колмактан кайнатып ясыйлар да балчык чүл­мәктә саклыйлар. Чүпрәгә барганда 2 кашык он алып барырга кирәк, әгәр онытсаң, әпәй уңмый, әче була, йә кабармый, йә ике катлы була. Әни шул чүпрәгә он салып кабартып куя, аннары кич бе­лән әпәй калагы белән шап-шоп апара изә. Калак ниндидер бер ритм белән хәрәкәт итә, аның тавышы җанга якын дәртле музыка кебек ишетелә, кү­ңел сөенә – иртә­гә яңа, җылы ипи булачак! Аңа хәтле әле аны әни озак, бик озак баса. Әнинең ике бер­туган сеңлесе булып, алар­ның ирләре – җизнә­ләрем әнинең әпәен мактыйлар. Үзем дә камыр куя, камыр ашлары пешерә башлагач кына әнинең үзе дә бел­мәгән, әйтеп бирә алмаган серенә төшендем. Әни камырны бик озак баса, ул бас­кан саен күперә иде. Җае булганда әйтеп калыйм әле: камыр ризыгы ул – безнең милли ашыбыз. Һәм аңардан беркайчан да кеше симерми. Бүген бит иң куркыныч афәт – симерү, симерүдән кур­калар. Татар камыры беркайчан да симертми, матдәләр алмашын бозмый, төрле чирләр китереп чыгармый. Ник, дип сорагыз инде, оялмагыз. Чөнки Ал­лаһы Тәгалә, Адәм галәй­һиссәламне яраткач, төрле һөнәр өйрәткән, беренче эш итеп – игенчелекне. Җир­не Адәмгә мәрхә­мәтле иткән. Әгәр кеше бер бөртек чәчсә – бодай, арыш – нинди матур, хикмәтле башак үсеп чыга. Берне чәчә­сең, егер­мене-утызны ала­сың. Бүген инде иллешәр бөртекле башаклар үстерә­ләр. 2017 ел яңгырлы, шыксыз, салкын булды, диделәр. Миңа калса, ул иң матур җәйләрнең берсе булды, ураза көннәренең рәхәтлеге бүген дә күңелдә. Игенче­ләребез күрелмәгән уңыш үстерде. Мулла малае Марат үзе дә ничек сорарга кирә­ген, догаларны да күп белә­дер. Үзе дә, игенчеләр каршына чыгып: “Безгә Ал­лаһ Тәгаләнең рәхим-шәф­кате булды”, – диде. Игенне ничек үстергәнне игенче үзе генә белә. Әнинең, агач кө­рәккә утыртып, түм-түгә­рәк ипи­ләрне, бисмилләһ әйтә-әйтә, мичкә шудыруы, бер сәгать тә биш минуттан кап-кайнар ипиләрне киндер ашъяулык ябылган мен­дәргә тезүләре – серле бер хәрәкәт, яшәү, тук­лык, муллык, сә­ламәтлек симфонияседер.


Шул әпәйдәнме гаеп табалар, хурламакчылармы? Ал­лаһ сакласын, җир күтәр­мәс! Имеш, әпәй ашарга ярамый, димәкчеләр. Ярый гына түгел, сәламәт, тук, көчле, энергияле булу өчен, әпәй ашарга кирәк. Ашый белеп ашарга кирәк. Берәү шул ук оннан, камырдан пешергән коймак ашый икән. Ашаган-ашаган да, коймакны икегә бөкләп, мә, аша, мә, аша, дип күзләренә төртә икән. Ниш­лисең дигәч, тамагым туйды, күзләрем туймый, ди икән. Чама хисен бөтенләй онытып ашыйлар-ашыйлар да аннары симертә, ипи ашамаска, диләр. Үзе чибәр, үзе зифа буйлы, шома битле гүзәл ханымның яшь, матур сакла­нуының серен сораганнар иде, ачылып китмә­де. Кемдер: “Кара уылдык ашыйдыр”, – диде. Җаен китереп үзеннән генә сорадым. Серен ачты: йокларга ятар алдыннан арыш ик­мәген сап-салкын суга, аннан соң шикәр комына манып ашый икән. Бу – безнең дә балачактан калган иң яраткан ризык.


Интернеттан килгән икенче ямьсез хәбәр он турында. Кемдер оннан җилем ясаган да нәрсәдер ябыштырган икән, калганын суыткычка куйган да ул нәрсә­гәдер әйләнгән, ди. Йә Раббым! Сүз бит яңа ашлык өл­герер алдыннан кашыклап, көнләп бүленгән он турында бара. Мин ул көнне бүгенге­дәй хәтер­лим. Әсма апа килде, аларда күп бала, без дә күп. Ә ул әнидән умачлык он сорый. Уракка чыкмыйлар да чыкмыйлар. Әгәр чыксалар, Мингәрәй әзи икенче көнне үк бишәр кило он өләшәсе, ди. Әнинең умачка оны бар. Шуны бүләргә булдылар. Әни ул көнгә 3әр кашыктан үзенә алды да, калганын Әсма апага бирде. Әле умачны ничек күбәйтергә икәнен дә өйрәт­те. Онны кабартылган күкәй­гә уарга кушты. Алай бик кабарып китә, күбәя дигәне исемдә. Их, туеп сикергән, кыланган кешеләргә шул кашыклап он бүлү манзарасын гына күрсәтергә иде дә соң, сүз көрәштереп вакыт әрәм итәсе килми. Аңламаслар, ашау мәсьәләсендә дә халык бик азды, бозылды.
Безгәме соң инде ипи, ипе­кәй, әпәйне хурларга?! Бер­вакыт сахрада тәгам җый­ганда пәйгамбәребез Мөхәм­мәд Мостафа сал­ләллаһу га­ләйһи вә сәлләм­нең кулыннан җиргә бер бөртек ипи валчыгы төшеп киткән. Эзләгәннәр, таба алмаганнар. Шуннан соң бу урынны койма белән тотып алганнар. Зур, дәрәҗәле буласыбыз килсә, ипине зурларга кирәк.


Телефоннан килгән бө­тен язмаларга да ышанырга ярамый. Алар калмык Ленин бабайны да – яһүд, Максим Галкин белән Алла Пугачеваны да яһүд, яһүдә диләр. Булмагайлары соң, миңа, безгә, Гөлсимәгә, Нуриягә, Розага нәрсәгә кирәк соң алар?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112