ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Зифа апага барган кебек...

 

Күптән түгел Мөслимдә Зифа Басыйрова исе­мен­дәге район мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрах­манов җитәкче­ле­гендәге Татарстан Ре­спу­бликасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Алар көндез мәктәп укучылары, кичен зур тамашачылар алдында чыгыш ясады.

4-2
Гаҗәеп дәрәҗәдә профессиональ әзерләнгән, бер тын белән баручы бу тама­ша­ларның һәрберсен карап барам. Аларның чыгышларын төрле төбәк­ләрдә оештыруга шәхсән үз хезмәтем дә керә. Үсеп ки­лүче яшь буынга үзебезнең сәнгате­без­не, җыр-моңна­ры­бызны, уен коралларыбызны, милли киемнәре­безне пропагандалаучы бу ансамбльнең концертларын уздыруны, шөкер, инде дистә елдан артык намусым кушканча башкарып киләм. Артистларның чыгышлары ансамбльнең сәнгать җи­тәкчесе, Рос­сия­нең атказанган, Татарстан­ның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрах­манов­ның күренекле татар әдип­лә­ре­нең шигъри әсәрләр сө­й­ләве белән бик матур үре­леп бара. Димәк, милли җыр сән­гатебез үрнәклә­ре­нә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләнә бу музыка дә­рес­ләрендә. Укучылар бе­лән әңгәмә рәве­шен­дә, алар­ны сәхнәгә чыгарып, төрле уен кораллары белән таныштыру һәм кай­бер­лә­рендә уйнатып карату – аларда сәнгатькә карата зур кызыксыну уятадыр, ми­нем­чә. Биредә Айдар Фәтх­рахман улы Фәйзрах­ма­новның педагогик эш­чәнлеге ни дәрәҗәдә булуы чагыла да инде. Чыннан да, бары тик матур сәнгатебез, бай эчтә­лек­ле әдәби-му­зыкаль программалар бе­лән генә тамаша­чының кү­ңелен җә­леп итеп була. Шу­ңа өстәп әйтәсе килә: ан­самбльнең Мөслимгә баруы беренче генә түгел инде, кимендә биш тапкыр булдык без анда. Мөслим  –саф авыл районы, анда каладагы кебек зур җитеш­терү оешмалары да юк. Шуңа концертларны оештыру бик җиңелләрдән тү­гел. Шөкер, концертларны кайда гына оештырсак та, иң беренче мәгариф хез­мәткәрләре, укытучылар, мә­дәният идарәсе мө­дир­ләре ярдәм кулын суза.

 

Мөслимдә район­ның почетлы гражданины, Рос­сиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, сәнгатькә мөкиббән киткән дустыбыз Рушат Җәүдәт улы Солтанов яши. Ул үзе дә бик матур җырлый, нәфис сүз остасы. Үз эшчәнлеген ул гади укытучы булып башлаган, аннан мәктәп директоры була, соңрак район мәгариф бүлеген җитәкли, район башлыгының соци­аль-мәдәни үсеш буенча урынбасары булып озак еллар хезмәт куя.

 
Бу төбәктә Та­тар­станның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова туып үскән. Би­регә кил­гәч, Зифа апа янына барган күк булам, чөнки заманында аның бе­лән бергә сәхнәдә чыгыш ясау бәхете миңа да насыйп булган иде. Бүген аның исемен йөртүче мәдәният йорты да гөрләп тора: биредә җыр-моңга, мәдәнияткә омтылу көчле, үзешчән сәнгать искиткеч югары урынга куелган. Без­нең ансамбль биредә дүрт йөз урынлык шыгрым тулы залда икешәр концерт куя. Димәк, бер көнне сигез йөз кеше тамаша кыла дигән сүз. Мондый күр­сәт­кеч башка районнарда бик кү­рен­ми. Нефть төбәклә­рен­дә дә шуннан артканы юк. Димәк, Мөслимдә сән­гатькә, мәдә­ният­кә карата кызыксыну уятуга зур игътибар  бирелә дигән сүз. Безнең ансамбле­без­нең ике талантлы егете – музыкант Айдар Әхмәтҗа­нов һәм җырчы, Татар­станның атказанан артисты Рөстәм Гыйль­фанов та шушы җир­лектә туып үскәннәр. Концертта аларның чыгышларын якташлары бик җылы кабул иттеләр, җирле хакимият вәкилләре егетләргә матур теләкләрен җиткер­деләр. Шулай ук алар чын милли сәнгать тәрбиясе бирә торган шундый әдәби музы­ка дәрес­ләрен әзер­ләүче һәм югары кимәлдә сәхнәгә куючы ан­самбль­нең сәнгать җи­тәк­чесе Айдар Фәйзрахма­новка һәм аның йөзек кашыдай балкып торучы данлыклы иҗат коллективына зур рәхмәт­ләрен белдерделәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112