ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

“Татарча гына аралашабыз”

 

Дин әһеле халыкны авызына каратып тота белергә тиеш. Йомшак телле, җор сүзле, оста вәгазьче Габделхак хәзрәт Саматов еш кына шулай дип әйтә, шәкертләренә дә шундый таләп куя иде. Остазының эшен дәвам иттерүче, Ислам динен кабул итү­нең мең еллыгы исе­мендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да шәкертләренең вәгазь сөйли белүенә бик җитди карый. Үткән җомга көнне мәдрәсәдә үткәрелгән вә­газь бәйгесе шуның бер мисалы булды.

4-1
Олы кунаклар каршында сайлап алу турыннан узган биш шәкерт үз осталыкларын күрсәтте. Ни гаҗәп, хөтбә укып һәм вәгазь сөйләп күрсәткән дүрт беренче курс шәкерте белән өченче курс шәкерте Рушан Әхмәтҗанов арасында әл­лә ни аерма тоймадым мин. Шәкертләр дөрес, матур һәм дәлилле итеп сөйли белүдә көч сынашты. Хәер, беренче курста гына укысалар да, тормыш тәҗри­бә­ләре төрлечә икән. Әйтик, “оста вәгазьче” шәрәфле исеменә лаек булган Мәс­кәү шәһәре егете Камил Мостафин бирегә тугызынчы сыйныфны тәмамлап килгән. Бәйгедә җиңеп чыгып, “иң яхшы вәгазьче” атын казанган Илдар Иб­раһимов исә мәдрәсә сукмагын урау юллар аша тапкан: Казандагы энергетика университетын тәмамлап, Балык Бистәсе районында бераз эшләп алган. Шулай да без бәйгедән соң, Мәскәү егете ничек шушылай туган телен бозмыйча саклый алды икән, дип берничә сорау белән Камил­гә мөрәҗәгать иттек.


– Казанда мондый мәд­рәсә барлыгын кайдан бел­дең?


– Шулай килеп чыккан инде: мин кечкенә чакта әти­ем белән әнием аерылышкан. Әни, безне – балаларын алып, Мәскәүгә китеп барган. Мин – иң олы бала. Каникул саен җәен-кышын Казанга кайтып йөрдем. Мон­да әти­ем, әбиемнәр яши. Бу мәд­рәсәне килеп күр­гә­нем юк иде. Мин Мәс­кәүдәге 494 нче мәктәптә укыдым. Анда да туганнарым күп. Өй­дә әниебез, башка туган-ту­мачаларыбыз бе­лән татарча гына аралашабыз. Казанга еш кайтып йөрү дә булышкандыр инде: телем шуңа бозылмаган-чу­арлан­магандыр.


– Мәдрәсә мохитенә кереп китү кыен булмадымы?


– Юк. Мин башта “Мө­хәммәдия”гә ке­рергә уйлаган идем. Бервакыт әтием белән бирегә, мәдрәсә урнашкан “Ал” мә­четкә җом­гага килгән идек. Шунда мәдрәсә барлыгын белдем. Биредәге мө­галлимнәр, шәкертләр бе­лән сөйләш­тем. Алар чакырып торгач, монда яхшырак булыр дип уйладым. Монда даими күзәтеп-кайгыртып торалар. Рөхсәтсез-нисез бер­кая чыгып йөри алмый­сың. Тәртип шактый кырыс. Солдаттагы кебек: кичке унда ятабыз, иртәнге алтыда торабыз. Шуңа күрә шәкерт бозылмый да.


– Сиңа бит инде хәзер кичке мәктәптә яки берәр көллияттә дә укырга туры киләчәк.


– Монда янәшәдә, йөз метрда гына юристлар әзер­ли торган көллият бар. Чит­тән торып шунда укыйм. Читтән торып булгач, анда дүрт ел укырга туры килә­чәк. Дөрес, мин инженерлыкка укырга теләгән идем дә, читтән торып инженерлыкка укыта торган көллият юк икән. Хәер, бу дөньяда юрист белеме дә кирәк булачак.


– Монда килгәнче догалар белә, намаз укый идеңме? Киләчәккә нинди ниятләрең бар?


– Мин кечкенәдән намазда. Әнием, энем Иб­ра­һим белән сеңлем Хәнифә дә намаз укый. Кышкы каникулда алар әтиебез янына Казанга киләчәк, мин Мәс­кәүгә кайтачакмын. Мәд­рә­сәне бетергәч, укуымны РИУ­да яки Мисырда дәвам иттерермен дип торам. Әни­ем ягыннан туган тиешле бер абыем Мисырда укып кайтты. Дөрес, ул дин юлыннан китмәде. Мәскәүдә га­рәп­ләр, тө­рекләр белән хезмәт­тәшлек итүче бер фирмада эшли.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112