ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Ничек тә шыр дивана булып калмаска инде


“Мин, Татарстанда татар теленең мәктәпләрдә ирекле укытыла башлавы сәбәпле, туган телебезнең язмышы өчен бик борчылам”, – дип шалтыратты безгә Франциядән “Окситания һәм Татария” француз берләшмәсенең президенты Инера Сәфәргалиева. Ул Франциядәге җирле халыкның үткәне, бүгенгесен күздә тотып, Россия төбәкләрендәге телләрнең киләчәге турында уйлана.

5-1
Мин рус мәктәбендә белем алсам да, татар теле минем өчен бик тә кадерле. Бу телне белү миңа Урта Азия, Кавказ, Төркия, Кытай, Төньяк Африка һәм башка илләрнең җирле халыклары белән аңлаша, аралаша алу мөмкинлеге бирде. Тормышта үземне ике канатлы итеп хис иттем.


XX гасыр башында Франция  француз телен алга җибәрү өчен җирле телләрне юкка чыгарырга, аларның тамырын корытырга тотына. Француз теле өч гасыр ярым буена илдә бердәнбер рәсми дәүләт теле булып исәпләнә. Шуңа күрә җирле телләргә француз хөкүмәте артык игътибар итми. Ә үткән гасырның башында башланып киткән дәүләтне үзәкләштерү сәясәте җирле телләрнең бетә баруына яңа көч өсти.


җирле телләрнең тамырын корыту мәктәп укытучыларына йөкләнә. Ул чорда гади халык аларны “кара гусарлар” дип йөрткән. Укытучылар мәктәптә кара киемнән йөри. Бу атамага алар куелган йөкләмәне башкарып чыккан өчен ия булганнар. Иремнең әнисе – милләте буенча бретон кызы. Ул мәктәптә укыганда үзенең туган телендә сөйләшкән. Шуның өчен муенына “Мин бретон телендә сөйләшеп йөрим, шуңа күрә дә мин – шыр дивана!” дигән язу тагып, сәгатьләр буе утырырга туры килгән. Бу телне кечкенәдән яхшы белсә дә, аны  үзенең балаларына өйрәтмәгән. Ул вакытта бретон теле әле француз Бретаниясендә киң кулланылган. Бу сәясәт күп кешеләр ата-бабалары теленнән, җирле мәдәният, гореф-гадәтләреннән ваз кичүгә китергән. Илдә андый манкортларның тулы бер буыны барлыкка килгән.


Җирле телләр тыелганчыга кадәр, 370 ел буена рәсми француз теле дә, башка телләр дә бердәм кулланылган. Әгәр 1905 елга кадәр халыкның сиксән проценты җирле телләрне кулланган булса, хәзер исә андыйларның саны  биш процентка да тулмый.


Беренче француз инкыйлабыннан (1789) соң Франциянең сәяси төзелешендә биш Республика булган. Илнең бүгенге сәяси төзелеше бишенчесенә (ул 1958 елдан соң оеша) карый. Франциянең тарихи үсеше тигез генә бармаган. җитәкчеләр, шул исәптән 230 ел  тарихы булган демократик чор башлыклары да Францияне үзәкләштерелгән дәүләт итеп төзергә омтылган. 1956 елдан илдә үзәклештерүдән китүнең кайбер адымнары эшләнә. Бу – илдә административ төбәкләр төзүгә бәйле. Тик ул административ төбәкләрнең префектларны (бездәге губернаторлар кебек вазыйфалы урын) сайлап кую хокуклары булмый. Аларны билгеләү Эчке эшләр министры вәкаләтләренә керә. Фәкать 1986 елда гына француз төбәкләре (ул вакытта алар 22 була, хәзер – 11) төбәк парламентлары президентларын һәм әгъзаларын сайлау хокукына ия ирешә. Префект вазыйфасына тәгаенләү әле  дә үзәк хакимият карамагында.


Шулай итеп, 1980нче еллардан башлап француз төбәкләре ниндидер бер дәрәҗәдә сәяси хакимияткә ия була башлый. Алар бюджетның үзәк билгеләгән һәм төбәк салымнарыннан җыелган өлешен җирле икътисадый һәм мәдәни ихтыяҗларга мөстәкыйль рәвештә бүлә ала. Бу, бер яктан. Икенчедән, Франция Республикасы “бердәм һәм бүленмәс” булып исәпләнә, ул бернинди дә коммунитаризмга юл калдырмый ...


Франциядә җирле телләрнең бүгенге хәле ничек соң? Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кайбер французлар, нигездә авылларда, җирле телләрдә сөйләшүләрен дәвам итә. Бу – республикага каршы кимү тәҗрибә дип, тискәре бәяләнә. Ләкин инде шул ук вакытта үзеңне җирле мәдәният вәкиле  итеп тою да  үсеш ала башлый.


Дәүләт мәгариф системасыннан тыш төбәкләрдә мәктәпләрнең  циклы (7 яшьтән 11 яшькә кадәр) ачыла башлый. Аларда рәсми дәүләт теленнән тыш җирле телләр дә өйрәнелә. Җирле мәдәният һәм телләрне саклап калу һәм үстерү буенча милли хәрәкәтләр барлыкка килә. Ләкин әйтергә кирәк, алар бүгенге көнгә кадәр зур сәяси йогынты ясый алмый. Монда бары Корсиканы гына аерып күрсәтергә була. Корсика теленә рәсми статус бирү һәм мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәте бу төбәктә һаман да зур сәяси йогынтыга ия.


Төбәкләрдә  бик матур фестивальләр үткәрелә башлый. Алар арасында иң популяры – француз Бретаниясендә үткәрелгән кельтара “Interceltique de Lorient” фестивале. Аны ел саен диңгез порты булган Лорьян шәһәрендә уздыралар. Бу чара 1971 елны үткәрелә башлаган һәм тиз арада Франциянең зур мәдәни вакыйгасына әйләнгән. 2017 елны фестивальдә катнашырга 750 мең кеше җыелды. Фестивальгә килүчеләр арасында бретон телен белүчеләр аз. Анда заманча фольклор музыка да башкарыла. Бу тамаша Кельтия һәм кельт мәдәнияте белән кызыксынучыларны, үзен шул төшенчәләр белән бәйләүче кешеләрне үзенә тарта. Француз Бретаниясе исә борынгы Кельтиянең бер өлеше булган. Фестивальдә катнашырга Ирландиядән, Шотландиядән, Корнуоллдан, Мэн утрауларыннан, Канаданың Онтарио һәм Ньюфаундленд провинцияләрендәге зур булмаган районнардан, Аргентинадан, Австралиядән, Яңа Зеландиядән, Испаниянең төньяк-көнбатышындагы Галисия, Астурия, Кантабрия төбәкләреннән киләләр. Бу җәһәттән Кельт дөньясын татарныкы белән чагыштырып була. Чөнки татарлар җир шары буенча сибелеп урнашкан. Шулай булгач, нигә әле безгә француз Бретаниясе тәҗрибәсен өйрәнеп, халыкара татар фестивале уздырмаска?


Бүген Франциядә җирле телләрне торгызу мәсьәләсе белән кызыксынучылар арта. Бар дөньяда глобальләштерү процессы бара, бу исә азчылыкны тәшкил иткән телләрнең, халыкларның бетеп баруына, юкка чыгуына китерә. 1992 елда Евросоюз төбәк телләр хартиясен кабул итте. Франция бу документтагы 98 маддәнең 39ын имзалады. Тик алар хәзергә ратификацияләнмәгән, чөнки аларны ратификацияләү ил конституциясенә региональ телләрнең статусы турында төзәтмәләр кертүне таләп итә. 2008 елның 23 июлендә конституциягә кертелгән төзәтмә нәтиҗәсендә, Франциянең региональ телләре бу илнең мәдәни мирасы булып исәпләнә башлады.


Хәзерге вакытта Франциядә җирле телләр мәсьәләсе буенча мәгариф системасында алга китеш сизелә. Хәзер җирле телләр бакалавриат дәрәҗәсендә алынырга мөмкин. Франциядә бакалавриат дип лицейны тәмамлаган вакыттагы имтиханга әйтәләр. Лицейларның Россиядәге аналогы – югары сыйныфлар. Ә Франциядәге бакалавриат имтиханнарына Россиядәге БДИ туры килә. Ләкин бу имтиханда җирле тел төп чит ил теле буларак сайлап алына алмый, чөнки чит ил телләренең саны чикләнгән. Имтихан тапшырганда җирле телләрне икенче яки өченче тел буларак сайлап алырга була. Ә бу исә имтиханнарның гомуми баллар суммасына сизелерлек саннар өсти. Шуны әйтеп китәргә кирәк, җирле телләр мәктәптә һәрвакытта да укытылмый. Укытылмаган очракта укучылар аны интернет яки укытуның башка ресурслары аша өйрәнә алалар. Ә җирле телләрне өйрәнү өчен Франциядә хәзер стимул бар.


1982 елда Европарламент булышлыгы белән “Аз кулланылучы телләр буенча Европа бюросы” исемле хөкүмәткә карамаган оешма (1982-2010) төзелгән иде. 1990 нчы елларның азагында шул оешма Франциядә түбәндәге җирле телләр булуын таныды: бретон, каталан, корсикан, креол, эльзас, баск, люксембург-мозеллян, нидерланд-фламанд, окситан һәм ойль телләре. Ләкин, кызганыч, Франция җәмгыятендә җирле телләрне тануга каршы оппозиция һаман да көчле булып кала.


Үткән ел Франция төбәкләрен берләштерү нәтиҗәсендә илнең көньяк-көнбатышында яңа регион – Окситания барлыкка килде. Белгечләр Франциядә бу халыкның 5  проценты окситан телен актив куллана дип исәпли. Окситан теленең бетә баруы аны алдагы буыннарга тапшыру тизлегеннән көчлерәк. Ләкин аның бетә бару тизлеге башка җирле телләрнең (мәсәлән, Бретань һәм Прованс төбәкләрдәге җирле телләрнең) юкка чыга бару темпыннан түбәнрәк.


Соңгы елларда булып алган кискен омтылышны гына исәпләмәгәндә, Франциядә җирле телләргә ихтыяҗ хәзергә артык сизелми. Тик, шуңа да карамастан, илдә җирле мәдәниятләр белән кызыксыну арта бара. Бу – тарих, милли яшәү рәвеше, җирле музыка, француз теленә тәрҗемә ителгән җирле телләрдәге әдәбият белән кызыксыну нәтиҗәсе. җирле мәдәният белән кызыксынучылар һәрвакытта да җирле телне белә дип әйтеп булмый. Окситания лингвистикасына караган җирле халык белән сораштыру үткәргәннәр. Аларның 80 проценты мәгариф системасының бар баскычларында да окситан телен укытуга уңай карый. Ә Окситания лингвистикасы зонасы бер Франция белән генә чикләнми. Сораштыруда окситан телен белүче һәм тормышта кулланучылар да, аны белмәүче һәм кулланмаучылар да катнашкан.


Төбәктә окситанлык тарафдары булган яшьләрнең тулы бер буыны үсеп чыкты. Алар, нигездә – авылдан чыгучылар яки шәһәрнең югары мәдәниятле даирәсеннән чыккан югары белемле кешеләр. 2000-2001 уку елы мәгълүматларына караганда, Франциянең мәгариф системасында 71  мең 912 кеше окситан телен өйрәнгән. Шулай итеп, Франция төбәкләренә  XX гасырның беренче яртысында җирле телләрне юкка чыгару сәясәтеннән алынган психологик шоктан арыну өчен өч буын алмашынуы кирәк булды.
Бүген Окситания, Яңа Аквитания, Прованс-Альп-Кот д'Азур (соңгы икесенең көньяк өлешләре Окситания лингвистик зонасына керә) кебек яңа  төбәкләр окситан телен һәм мәдәниятен яклаучы сәясәт төзеде. Франциядә ОК дип аталучы мәдәният бар. Ул – берничә мәдәниятне берләштергән, окситанныкына якын торган мәдәният. Алар да окситан мәдәниятен яклап сәясәт эшләде. Мондый курс әлеге телне өйрәнү, җәмгыятьтә киң кулланыш алуына булышу һәм дә милли мәдәни хәрәкәтләргә, җирле телләрдәге, вакытлы матбугат чараларына, радио һәм телевидение программаларына ярдәм итү кебек чаралардан тора. Болардан тыш, бу курс Окситания лингвистик зонасында яңа эш урыннары барлыкка китерүне дә күз алдында тота.


Халыкара лингвистика җәмгыятенең мәгълүматлары буенча, окситан теле хәзергә кадәр ниндидер бер дәрәҗәдә кулланылып килә, әмма аны кулланучыларның саны кими. Ләкин аны торгызу буенча актив чаралар еш күргәндә һәм аны гаиләдә тапшырып барган вакытта телне торгызу һәм яшь буынның аны үстерү тенденциясе бар.


Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: 1950 елга Франциядә җирле телләр бетерелгән иде. Ләкин милли мәдәниятләрне таныту һәм торгызу хәрәкәтләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә һәм Евросоюз ярдәме белән бу илдә яшьләр арасында локаль телләрнең яңа сулыш алуы күзәтелә.


Татарларның теләсә кайсы  җирдә үз кеше була белә торган бәяләп бетергесез бер уңай сыйфаты бар. Бу – аларның телләренә һәм менталитетларына бәйле. Башкача әйткәндә, татарлар Көнчыгышта – көнчыгыш кешесе, ә Көнбатышта  көнбатыш кешесе була белә. Татарлар төрле телләрдә сөйләшә дә алалар.


Мин кайчандыр күренекле татар теле белгече, тюрколог мәрхүм Фоат ага Ганиевтан интервью алу бәхетенә  ирешкән идем. әңгәмәдә ул, татар телендә 90 мең фигыль бар, дигән иде. “Шулкадәр фигыле булган сүзлекне сезнең кайда күргәнегез бар?” – дигән иде ул, татарларның искиткеч зур тел потенциалга ия булып та, шундый сүзлекне төземәгәннәренә зур бер үкенеч белдереп. Ә хәзер минем: “Сезнең шулкадәр сандагы фигыльләр куллана алган татарларны кайда күргәнегез бар?” – дип, бар дөньяга кычкырасым килә. Шундый бай һәм аһәңле телне ничек итеп саклап калырга? Ә бит бу телдә халкыбызның ельязмалары һәм мәдәнияте, тарихы теркәлгән. Ә бу телне белүче татарларның саны елдан- ел кими бара …


“Окситания һәм Татария” француз ассоциацииясе президенты Инера Сәфәргалиева


Русчадан Әлфир Гафуров тәрҗемә итте

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112