ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Телсезләр дә аралаша димик...

 

Татар телен укыту телим-теләмимгә калды дип кул кушырып утырып булмый. Хәзер хөкүмәтне, мәктәпне, әти-әниләрне сүгүдән файда булырмы? Алга таба нәрсә эшләргә? Мәктәптә татар телен ничек саклап калырга? Белгечләр ярдәмендә әнә  шушы сорауларга җавап табарга тырыштык.

15-1
Балалар дәрескә теләп килсен...

– Педагоглардан хәзер өр-яңача эшләү таләп ителә. Балалар бу дәреснең кирәклеген аңларга тиеш. Аны кызык, җанлы итеп уздырганда гына уңышка ирешеп булачак. Бигрәк тә ана теле укытучылары уйланырга тиеш, – ди академик Рүзәл Йосыпов. – Моңа кадәрге методика дөрес булмады. Кагыйдә ятлатып, баланың кү­ңе­лен кайтардылар. Татарча бел­мә­гән укучылар бер кочак өй эшен кү­тәреп, күршегә керде, телефон аша туганнарын эшкә җикте. Кайбер укытучылар үзләре дә рәтләп татарча белми. Аларны укыту – ми­нистрлыкның эше. Факультативны күпме укытсаң да була. Шуңа күрә аны татар балалары күбрәк сайласын иде. Русча белем бирүче мәк­тәпләрдә укучы­ларның яртысыннан артыгы – татар балалары. Аларны җәлеп итү өчен  мәгариф органнары, мәктәп директорлары бар көчен куярга тиеш. 1990 нчы елларда татар теле факультативка калдырылгач, урыс балалары татар теле дәресе урынына физкультура, хезмәт дәрес­ләре укыды. Татар теле укытучылары кызыксындыру юлларын таба белде. Әйтик, дәрес­ләренә күренекле шәхесләрне кунакка чакырды. Телсезләр дә аралаша ала, ләкин без андый хәлгә төшәргә тиеш түгел. Татар теле дәресләренә  балалар теләп йөр­сен иде.

Спектакльләргә йөртә идем

Казанда яшәүче Динә Зарипова ул елларны яхшы хәтерли. Заманында медицина көллиятендә, Казандагы 43 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан ул. “Баштарак татар телен дәресләр беткәч уздыра идем. Ләкин балалар түгә­рәкләргә таралышып бетә. Болай булмый дип дәрес башланганчы чакыра башладым. Тик анысында да йә йокылары туймаган була, йә соңга калалар. Ике сменада укыгач, кабинет табуы да авыр булды. Китаплар, журнал­лар­ны күтә­реп, бүлмә эзләп йө­рер­гә туры килде. Урыс балалары дәрес­ләргә йөр­мәде. Тырыш укучыларыма беркайчан да “5ле”­ләрне кыз­ганмадым. Әсәр­ләрнең иң кызыклы өле­шен тәр­җемә итәргә бирә идем, – дип сөй­ли 83 яшьлек элеккеге укытучы. – Укучыларым белән  спек­такльләргә бик еш йөрдек. Миңа калса, тел өйрәтүдә театр – бик үтемле чара. Әдәби түгәрәк алып бардым. Анда да спектакль­ләр уйный идек. Ва­кытыңны, те­леңне, хезмәтеңне кыз­ганмасаң, нәтиҗә була. Телевизор карарга да вакыт булмады. Татарчаны мәк­тәптә өйрәтү генә җит­ми. Балалар урамга чыккач, ихтыяҗ булмавын күрә. Андагы элмә такталарны татарча һәм хатасыз язу буенча кайларга гына мөрәҗәгать ит­мәдем. Башкала­бызның Большая Красная урамында нинди генә хөкүмәт йортлары юк. Әмма анда элмә такталарда урам исеме бары  русча гына язылган. Ник аннан берәү дә узмыймыни? Казандагы башкарма комитет вәкилен машинага утыртып, шул язуларны күр­сәтеп тә йөр­дем әле. Өч ай эчендә хилафлыклар төзә­тел­мәсә, штраф салына дип әйт­кәннәр иде. Әмма үз­гәреш күрен­ми”.

Cүз белән уйнарга өйрәтәм

КФУ доценты Николай Максимов Казандагы 39 нчы мәктәптә татар теле укыта. Хәзер сәгатьләр саны биштән бергә калган. “Җиде нотаны белеп, бөтен дөнья музыканы өйрәнә. Таблица, формула өйрә­неп, башка фәнне белә. Татарча өйрәтүдә дә баш ватасы юк. Мин  укучыларны кагыйдә ятлатып интектермим. “Сөйләм калыбы” (ул грамматикага нигезләнеп  төзелә, ләкин укучы аның кагыйдә икәнен белми) аша балаларны сүз белән уйнарга өйрәтәм. Рус төрке­мен­дәге укучылар да сөйләшә бит! Татар теленә өйрәтү өчен ким дигәндә атнага өч сәгать кирәк. Биш сәгать күп дип саныйм. Бер дәрес белән генә ерак китеп булмый. Ләкин балалар өйрәнергә тели. Факультативка калдыру – бетерү дигән сүз ул. Татар телен расписаниегә куярга кирәк. Бу вакытта укучыларда аны өйрәнү теләге туачак. Әмма күп нәрсә укы­тучыдан тора”, – ди галим.  Николай Максимов, инглиз телен яхшы белгәннәрне бер атнада татар теленә өйрәтә алам, ди. “Министрлык үзе эшләгән “Сәлам” дәрес­леген рекламалый. Нигә минекен яки башка авторларныкын шулай күтәрмиләр? ”Сәлам” дәреслеге белән укытсак, “привет” дип кенә әйтәсе кала бит. Татар телен инглиз теле методикасына нигез­ләнеп өй­рәтергә җыеналар. Ләкин бу ысулны белгән кеше юк. Үз дәреслегем аша һәр халыкның үзенчәлеген күздә тотып өйрәтәм. Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле дәресләрен өйрәнү буенча җәмәгатьчелек фикерен өй­рә­нергә, социологик тик­шеренү­ләр уздырырга тиеш иде. Балалар­ның, әти-әниләрнең теләген белү – бик зур нәрсә”, – ди ул.

Ябылганнарын кире ачарга!

КФУ доценты Әнис Галим­җанов математикага кагылышлы барлык фәннәрне татарча укыта. “Мин 90 нчы елларда ук урыслар­ның татарча сөйләшәчәгенә шик­ләнә идем. Ун ел  мәктәптә татарча укып кил­гән бер генә урыс студенты да ми­нем белән татарча исән­ләш­мә­де. Шуңа күрә урыс­ларның татар телен ирекле өйрә­нүенә каршы түгел. Татар теле ул безгә кадерле, ә урыслар аны ки­рәксенмәде. Әмма татар бала­ларының теләген нигә сорап торырга?

 

Аларның әти-әни­ләре үз­ләре дә татарча белми. Бозылган буын тәрбияләнде. Рус мәк­тәп­ләрендә татар телен 2-5 сә­гатькә кадәр, татар мәктәп­ләрендә исә барлык фәннәрне татарча һәм әдәбиятны күп итеп укытырга кирәк. Балалар язучыларны белми. Татарча укыган бала фәнне төбенә төшеп укый”, – ди ул. Аның фикеренчә, безгә хәзер ябылган татар мәктәпләрен ачу, милли уку йорты булдыру зарур.  Вузларда сайлап алына торган курсларны татарча һәм русча укытырга була. “Безгә хәзер татарча  фикерли торган яшьләр тәрбия­ләргә ки­рәк. Мәгарифтә татар теле өчен кө­рәшкән, җиңелмәгән өч министр истә калачак. Мирза Мәх­мүтов, Васил Гайфуллин һәм Энгель Фәтта­хов эшләрен халык онытмаячак. Ә Фәттаховка мил­ләт өчен көрәшкәнгә рәхмәтемне җит­керәсем килә”, – ди Әнис әфән­де.

 

Җайлыйсы да майлыйсы...

 

Минзәлә шәһәрендәге 2 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Гөлфинә Хамаеваның фикерләрен җиткерәбез. 


Мин мәгариф системасында 30 елга якын эшлим. Хәзерге көндә урыс мәктәбендә урыс милләтеннән булган укучыларны татар теленә өйрәтәм. Башка милләт кешесен телгә өйрәтү җиңел түгел. Монда укучыларны, әбиләр әйтмешли, җайлый-майлый белергә кирәк.


Соңгы өч айдагы вакыйгалар безнең хезмәтебезне юкка чыгарды. Имеш, методика дөрес булмаган, дәреслекләр дөрес төзел­мә­гән. Ә бит укытучы әзер методикага гына карап утырмый. Ниндидер алымны алып ташлый, кайсындыр өсти. Һәр дәрескә  иҗади якын ки­лә. 


Урыс ата-аналары,  25 ел укып,  татарча сөйләшергә өйрәнә алмадылар,  дип белдерә. Нигә, 25 ел шулкадәрле күпмени ул? Ә бит алар рус телен гасырлар буе өйрә­нә, араларында камил сөйләш­кән­нәре бик сирәк.. 
Сыйныфларда урыс балалары да,  бик теләп,  татар телен өйрәнә. Бер укучымның әнисе татар те­леннән баш тарткан, ә баласы: “Мин йөрим, өйрәнәм”, – ди. Икенчесе: “Ризалык кирәк, дигәч,  өйдә тавыш булды”, – ди. Әнисе татар телен өйрәнү яклы икән. Шул урыс кызым, үзе теләп,  татарча җырлар өйрәнә. Беркөнне дә­рескә җыр алып килгән. Дәре­семне туктаттым да, рәхәтләнеп,  татарча җырладык. Ә бит малайларым да җырлый!  (Бу методика түгелмени?)  Шул ук кызым: “Сез пенсиягә китүгә, мин сезнең урын­га калачакмын, татар телен укытачакмын”, – ди. Моңа ни әй­тәсең инде?!
Дөрес, нәтиҗәләребез күп түгел, чөнки укучы телне дәрестә генә ишетә, өйдә, урамда  аралашу юк. Шушы ук сыйныфтан  урыс кызы Лида татар гаиләсендә тәр­бияләнә. Лида  2-3 ел эчендә  саф татар телендә сөйләшә башлады. Ә сыйныфташлары авыр өйрәнә. Югыйсә бер үк  дәрестә утыралар. Нәтиҗә: димәк, аралашу кирәк, ихтыяҗ кирәк.


Телебез өстендә куерган кара болытлар өч ай буе безне борчып торды. Без, укытучылар, энә өстендә утырган кебек яшәдек һәм эшләдек. Бу чирекнең беренче көнендә  безгә дәрес куймадылар. Хәтта укытучылар бүлмәсенә дә кермәдек, татар теле кабинетында җыелышып утырдык; урыс әти-әниләренең “согласие”ләрен санадык. Бу – башка сугуның беренчесе  булды. Күпме гомеремне балаларга бирдем, ә хәзер,  балагызны укытырга риза булыгыз инде дип, хәер эстәп утырам. Ярар, монысын да үткәрдек. Сессиядән сессиягә нәтиҗәләр көттек, нәрсә­гәдер өметләндек. Болары да без­нең өметләрне акламады... Эткә ташлаган сөяк кебек булды бу ике сәгать диюләре. Кабып йотып та булмый, ташлап калдырасы да килми. Ярый, безнең мәк­тәп  көчкә өч дәрескә “ризалык” җыеп ала алды. Әле бу хәзергә генә. Теге ыргыткан ике дәресне күрсә, нишләп 3 дәрескә риза булсын ул? Булмый. Менә шулай,  әкренләп,  бетүгә йөз тотабыз бугай инде. 200 елны да көтмәдек, инкыйраз килеп җитә дә бугай.


Бу ике сәгатьнең файдасы бармы соң безгә? Әлегә әйтү бик тә кыен. Ә шунысы ачык: берен­чедән, мәктәпләрдән меңнәрчә укытучы китәргә мәҗбүр булачак. Бик теләсә дә, минем әйбәт директорым миңа кайдан дәрес таба алсын? Ә икенче һөнәр үзләш­терер­гә инде миңа соң. Ә бит  минем хыялым –  шушы калган дүрт елымны тыныч кына эшләп,  пенсиягә китү иде.


Ә иң аянычлысы – минем татар баламның (6 нчы сыйныф укучысы) көннәр буена урыс мәк­тәбендә  атнага 10 дәрес рус теле һәм әдә­биятын укуы, урыслашып баруы. Бу дөресме соң? Ди­мәк, теге “родной язык” дигәндә, мин, өстәп,  тагын 3 сәгать алырга тиеш буламмы? Үз телемне өй­рәнүгә гариза язаммы? Әллә,  күз йомып, рус теленә җи­бәрәмме?  Әле хәлләр буласы икән!
Бу ике сәгатьнең татар мо­хитенә  файда китермәячәге билгеле  инде. Кемнәр татар телендә үткәрелә торган конкурсларда, чараларда катнашыр? Кемнәр татарча вакытлы матбугатка язылыр? Безнең буын йөрер дә, язылыр да. Ә урыс җирлегендә югалган яшь  буын нишләр?


Законнарны уйлап төзерлек гыйлемле юристлары булмаганмыни? 25 ел үткәч, “добровольность” калкып чыккан. Бу хәлләр бик күптәннән башланган. Ныклап баш күтәрү, “урыс комитеты” оешу апрель аенда ук булган. Нигә шул вакытта ук чаң сукмаска? Июнь айларында укытучыларны кисәт­мәскә? Законнарны кабат карап чыкмаска? Бүген 10-15 урысның баш күтәрүе бөтен илне тузгытты. Югыйсә бөтен урыс та каршы түгел бит! Проку­рорларның, мәктәп­ләргә чыгып, гаеп эзләп йөрүләре күңелләрне рәнҗетте. Әйтерсең, без урлашабыз, ярамаган эшләр эшлибез. Бу хәлләр урыс белән татар арасына чөй какты инде. Ә бит бер-беребезне хөрмәт итеп яшәр­гә дә яшәргә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 184, 08.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112