ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Фәйзи абый сабаклары

 

Гомерен туган авылына, җир эшенә, шунда береккән авылдашларын кайгыртуга багышлаган Фәйзи абыйны Арча белән Әтнә районында гына түгел, ә Татарстанның бөтен төбәкләрендә дә яхшы беләләрдер дип уйлыйм. Илле елга якын колхоз рәисе булып эшләгән кешенең эш-гамәлләрен hәрвакыт үрнәк итеп күрсәт­кәнгә генә түгел ул танылу, ә аның авыл профессоры дәрәҗәсен­дә­ге акылында, холык-фигылендә дип уйларга кирәк. Эш белән Әтнә районына килеп чыккач та мин Фәйзи абый Галиев янына кермичә кала алмадым. Безнең газета белән бик якын мөнәсәбәттә булганыннан бигрәк зирәк авыл агаеның заманга бәясен беләсе килүдән иде бу омтылыш. Бөтен нәрсәгә дә үз мөнәсәбәтен белдереп кенә калмый аксакал, уй-фикерләрен кәгазьгә дә теркәп бара: инде алтынчы китабын бастырып чыгарган. Миңа култамга белән биргән китапның аерым урыннарын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм. Ә Фәйзи абыйга саулык, гомер телик. Җиденче китабын да укып куанырга язсын өчен.

 
Миңназыйм СӘФӘРОВ

4-4

tatar-inform.ru

 
Мине колхоз рәисе итеп сайлагач, әни: “Бик зур йөк аласың бит, уйла әле, уйла”, – диде. Шулай итеп ул колхоз рәисе булуыма бик үк риза түгел иде. Мин колхоз мөһе­рен үземә алганда сөрүлек җи­ренең 50 проценты сөрелми, 100 гектарга якын арыш җире бар иде. Кичке аш вакытында әнигә: “Иртәгә уракка төшәбез”, – дидем. Әни болай диде: “Ярар, без Гайшәбану белән җомгадан соң басуга барып дога укырбыз, шуннан соң эш башларсыз, берәр учма арыш урып, шуны кыйблага каратып калдырырбыз”. Һәр эшне менә шулай бисмилла әйтеп башладык.
***
Алтмышынчы елларда кечкенә авылларны бетерү сәясәте алып барылды. Кечкенә авылларны зур авылларга күчерә башладылар. Безнең яктагы авылларга да кагылды андый шаукым. Авылыннан купкан кеше инде, икенче авылга барып төпләнү түгел, шәһәргә китү ягын карады. Күпчелек очракта шулай булды да. Бу инде авылларны юк итүнең башлангычы иде. Мөндеш авылына барып, халыкны җыеп сөйләшүем хәтердә. Бу җыелыш миңа гомерем буена сабак булды. Мөндешне Күшәр авылына күчереп кушу нияте белән килгән идем җыелышка, киләчәк­не мактап “акыл саттым” әле үзем­чә. Бу авыл кешеләрен күчереп яңа өйләр салу өчен кирпечләр әзер­ләвемне дә әйттем. Шунда Әх­мәтгали абый Фәйзрахманов сүз алып: “Энем, син җыелышка зур хәзерлек белән килгәнсең. Әмма без китмибез, – диде. – Минем әтием, әнием, барлык туганнарым да шушы авыл зиратында җир­ләнгән. Без – шушы җир кешеләре. Шушында яшәргә ияләнгән. Үте­нәбез: таркатма авылны. Безгә күп кирәкми: мәктәп, клуб, кибет булса – шул җиткән”.
Аннан сүзен дәвам итеп: “Күшәр авылындагы библиотекадан атнага бер тапкыр китаплар алышынса, әйбәт булыр иде”, – диде. Мин аларга риза булдым. Башкалар да аның фикерен куәтләде. Шактый өлкән яшьтәге Һәдия апа үксеп-үксеп елый ук башлады. Ул авылда йөз баш танага торак төзедек, алты баш атка да урын табылды. Шулай итеп, авылда эшкә яраклыларга эш җитте. Яшермим, минем үземнең дә күзләргә яшь килде. Авылны ничек итсәк иттек, күчермәскә булдык. Ул авыл менә кырык елдан соң да кимемичә сакланды. Югыйсә авылда нибары 19 йорт бар иде. Мин колхоз рәисе булып эшләгән елларда авылны күчерү хакында башкача сүз кузгатмадык. Шунысы сөенечле: авыл әле дә яши. Әйе, авылны күчерүгә бәйле җыелыш, андагы фикерләр миңа гомерем буена җитәрлек сабак булды. Бу сабак мине, дуамалланып, халык сүзен тыңламыйча эшкә тотынмас­ка өйрәтте.
***
Акчаң тир түгеп, эшләп тапкан булса (ул бик кадерле), баеп була. Мин колхоз рәисе булып эшләгән чорда безнең “Искра” хуҗалыгы дәүләттән бер тиен дә ссуда, йә булмаса, кредит алмады. Авылларны да таратмадык. Безнең колхоз­ның җиде авылында 650 хуҗалык әле дә исән. Шул дәвердә Арча районында – 40 авыл, Әтнәдә 16 авыл юкка чыкты. Миллионны без тырышып эшләп таптык. Арчадагы бер җые­лышта (без ул вакытта Арча районында идек) колхозларның банктагы счетында 4 миллион сум акча бар, дип сөйләделәр. Шуның 2 миллионы безнең колхозныкы иде. Тәнәфестә республика авыл ху­җалыгында шактый ук мәгълүм шәхес миннән: “Фәйзи, ул миллионнар кайдан килә соң сезгә?” – дип сорап куйды. “Җирдән”, –  дидем мин. Безнең әңгәмәнең ша­һиты булган колхоз рәисе исә шаярасы итте: “Фәйзи Әхмәтович, банкта безнең дә акчалар бар ич. Аерма шунда гына – безнең акчалар “Косыгин” банкында”, –  диде. Әйе, хө­күмәт сугыштан соңгы хәер­челекне бетерү өчен авылга зур булышлык күрсәтте, зур күләмдә ссудалар бирелде. Әмма ул акча эшләп алынган акча булмагач, байтак очракта кадерсез иде һәм очраклы кешеләр кулына килеп эләгүдә үзен нык сиздерде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 09.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр