ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Тәмле дә соң Минсәйдәнең бәлеше!

 

Лаеш районындагы Хәерби авылында актер Оскар Кучера белән Америка гурманы Глен Куцовский кунак булып киткән. Алар юлларны буран күмгән, карлы, салкын кышта Хөснет­диновлар йортына килеп кер­гән. “Russia today” телеканалында “Taste Of Russia” (Россия тәме) программасын алып баручыларны татарның яшәеше, ризыгы, гореф-гадәтләре кызыксындыра икән.

4-1  
Кунакчыл татар өенә килеп кергәч, аннан тиз генә чыгып китеп булмый бит инде. Бигрәк тә нарат бүрәнәле өй эченә бәрәңге катыш ит, суган исләре чыгарып, мичтә олы бәлеш пешкәндә. 82 яшьлек Минсәйдә апа Хөснетдинованың бо­рынгы йорты бик күпләрне үзенә тарта. Бер үк ишегалдында икенче өйдә улы яши. Минсәйдә апага сугышка кадәр салынган, әби-бабайдан калган бу йорт ка­дер­лерәк. Хәзер бер-бер­сенә ике тамчы судай охшаш катлы-катлы коттеджлар белән беркемне дә шаккатырып булмый, чөнки алар күп. Ә мичле йортлар Хәерби­дә дә өчәү генә. Узган ел монда артистлар клип төшереп киткәннәр иде.


Минсәйдә апа беркемне кире бормый, мич коймагы белән сыйлый. Американ Гленның бәлешкә исе киткән. Баштарак, ялындырган кыяфәт чыгарса да, бәлеш тәмен белеп алгач: “Тагын салмассызмы?” – дип, үзе тәлинкәсен суза башлаган. “Тәм-томнарыгызда – бәлештә, бә­рәңге пәрәмәчендә, кыстыбыйда  калория күп, Сез ничек шундый  зифа соң?” – дип тә сораган ди. Татар хатын-кызларының матурлыгына сокланган ул. “Авыл халкы тәмле ашый да, җиң сызганып эшли дә”, – дип җавап биргән аңа җирле үзи­дарә җитәкчесе Минзәлия Мин­­баева. Хөснетдиновлар абзар тутырып мал-туар тота. Анда – атлар, бозаулар, сарыклар, кош-корт­лар...Бер хуҗалыкта гына әле бу. Чит ил кунагы моңа да гаҗәп­сенгән. Кышкы авылны, аның якты йөзле халкын  бик ошаткан Глен Куцовский. Ә хәербилеләр Америка кешесе­нең татарча сөйләшергә тырышуына сокланган. Сүзләрне бик тиз отып ала ди. Киткәндә дә үзебезчә сау­буллашкан. Җәй көне тагын киләм дигән, бу юлы инде берничә көнгә – кунача.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 09.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр