ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Кайсы һөнәр ияләрен тикшерер идегез?

 

Банк хезмәткәрләрен ялган детекторында тикшерә­чәкләр. Россия Банкы үз хезмәткәрләрен шул рәвешле сынап карамакчы. Аерым алганда  детектор ярдәмендә хезмәткәрләрнең сер саклый белү-белмәвен, ришвәтчелеккә сәләтлеме-юкмы икәнлеген ачыкларга җыеналар. Кайбер мәгълүматларга караганда, берничә банк хезмәткәре бу яңалыкны үз җилкәсендә сынап караган инде. Мондый сынауны банкка эшкә урнашырга теләүчеләргә дә үтәргә туры киләчәк. Сез тагын кайсы һөнәр ияләренең намусын тикшерер идегез?

1-1

Альмира МИҢНУЛЛИНА, эшмәкәр (Лаеш районы, Сингел авылы):

 
– Эшкә урнашучылар­ның барысын да шушы детектор аша сайлап алыр идем. Бик кирәкле эш бу. Ялган детекторы аша тик­шерүне гади эшчеләргә дә, түрәләргә дә бертигез дәрә­җәдә кулланырга кирәк. Үзем­не дә шул рәвешле тик­шерсәләр, каршы түгел­мен. Югары вазифа биләп эшләмим, гап-гади сыер савучы мин. Минем кебекләр дә кирәктер дип уйлыйм. Бүген хуҗа­лыгы­бызга үзем дә тагын бер савымчы алыр идем. Авылыбызда сыер саварга киләм дип торган кеше юк. Читтән алырга куркып торам. Килә­чәкне кем белгән. Шушы ялган детекторы аша гап-гади сыер савучыга ка­дәр тик­шерергә дигән әмер чыкса, читтән килгән кешене дә курыкмыйча эшкә алыр идең.

 
Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “ТНВ” каналының “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы:


– Мин кешенең кеше булып калуын гына телим. Үзем дә тикшермим, мине тикшерүләрен дә теләмим.

Гүзәл ГӨЛВЕРДИЕВА, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:


– Мондый тикшерүнең кирәге юктыр дип уйлыйм. Нинди генә заманда яшә­сәк тә, кешегә ышанырга кирәк. Адым саен мондый тикше­рүләр кертә башла­саң, кеше бер-берсенә ничек ышан­­­сын ди?! Алдыйсы килгән кеше детекторга карап тормый инде ул, бу гадәт аның канына сең­гән була. Шәхсән безнең артист халкына карата мон­дый тик­шерү керт­сәләр, каршы булыр идем. Безнең һөнәр­дә аның бер­нигә дә кирәге юк.


Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, Нурлат районының 5 нче номерлы “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:


– Акча, документлар бе­лән эшләүче кешеләрне ялган детекторында тикше­рүнең бернинди начар ягын да күрмим. Ни өчен икәнен аңлатып торырга кирәкми­дер. Мин тәрбияче булып эшлим. Безнең кебек ба­лалар белән эшләүче һөнәр ияләренә исә мондый сынау уздыру артыктыр, миңа калса. Без кемне, ни өчен ялганлыйк икән? Хәер, “үтәргә” дигән күрсәт­мә чыкса, тың­ламый кая барасың.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:


– Минем берәр җиһаз ярдәмендә сыйныфымдагы берничә укучының дәрес вакытында ниләр уйлап утырганын беләсем килә. Ялган детекторына кил­гәндә, укытучыларны бу аппарат яр­дәмендә тикшерү­не кирәк санамыйм. Җи­наятьчеләрне тикшер­сен­нәр әнә.

Рафил ИБРАҺИМОВ, банк хезмәткәре (Казан):


– Бу яңалыкны ишеттек. Хезмәттәшләрем арасында канәгатьсезлек белдерүче бул­мады. Безнең тармакка болай да теләсә кемне алмыйлар, эшкә урнашканда җиде кат иләк аша уздыралар. Шәхсән үземә моңа ка­дәр эшләгән урында ялган детекторында тикшерү үтәр­гә туры килде. Шуңа кү­рә миңа таныш аппарат бу. Намусы чиста булган кеше өчен бернинди куркынычы да юк.

Гөлия Данилова (хуҗабикә):


– Мин гомумән, барлык һөнәр ияләрен дә детекторда тикшертер идем. Алайса, соң­гы арада кешеләр бик бозылды. Гел нидер көтәләр, бушка эшләү бетте ул хәзер. Хәтта балалар табибы да әй­бер өмет иткәнен сиздерә. Ә бит хөкүмәт аларга эшләгән өчен акча түли. Югары уку йор­тында белем алганда, күз­гә карап, ришвәт сорыйлар иде. Йә түлисең, йә кат-кат йөреп, сессияңне “өчле”гә яба­сың. Тәртип кертер өчен бу ысул бик кирәк. Үземнең намусым чиста. Беркемне дә алдаламыйм, берни өмет итмим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 10.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр