ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Артыгын яратсаң...


Президент сайлауга айдан артыграк вакыт калып бара. Шул җәһәттән үткән  2012 елдагы сайлау нәтиҗәләрен караштырам. Җентекләбрәк караганда гаҗәпләнер, сорау тудырыр әйберләр юк түгел. “Иң яңа тарих” белән кызыксыну тагын шуннан: Россия – шактый инерт ил, алар – ул үзенчәлекләр – ихтимал, быел да кабатланыр.

2-5
Беренче сорау. Ни өчен дәүләт эчен­дәге өстенлекле дәүләт – тук Мәскәүдә президент сайлауларында катнашкан­нарның бары 46 проценты гына Путинны яклап тавыш биргән? Калган 85 субъ­ектның берсендә генә дә мондый түбән процент күзәтелми. Бу ни, “симергән маэмайның иясен тешләвеме”, әллә башка сәбәп бармы? Ил буенча алганда, алты ел элек бүгенге Илбашын яклап чыкканнар өлеше  63,6 процент булганын, аерым төбәкләрнең рекордка барып, башкаланы ике тапкыр уздыруын (90 һәм аннан да артык процент) да искәртик. Төбәкләр арасында бары берсенең генә – “адашып” Европага барып эләк­кән Калининград өлкә­сенең, Мәс­кәү күрсәт­ке­ченә шактый якынаеп (52,5 процент тавыш), аерым игътибарга лаек булуын билгелик.


Сорауга җавап, миңа калса, шундыйрак: бу ике субъект – Мәскәү каласы һәм Калининград өлкәсенең икесе дә халкында күпмедер Европа менталитеты булган, тупас басымны, үгет-нәсихәтне кабул итеп бетермәгән, фальсифи­ка­ция­ләр белән мавыкмаган, алдашуны түбән­лек санаган, аңлы дип бәяләрлек терри­торияләр. Калининград өлкәсе – белү­ебезчә, читтәге, Европа эчендәге анклавта урнашкан җирләр. “Бозыклык”ның сә­бәбе күбрәк шуннан булса кирәк. Хөр дәү­ләтләр якынлыгы, алар белән булган элемтә һәм аралашулар нәтиҗәсе, шул тарафлардан искән ирек җилләре йогынтысы. Биредә башка аңлатмалар эшләми. Ә башкалага килгәндә, анысы – тормыш дәрәҗәсе югары, артык тук булудан да бигрәк, провинция белән чагыштырганда күпкә укымышлы, фи­керле кавем җыелган, бәйсез мәгъ­лүмат чара­лары­ның тавышы ачыграк ишетелгән, иҗат интел­лигенциясенә бай, шулар сәбәпле фикер хөрлеге куерак булган шәһәр.


Тик Россия, кызганыч, Мәс­кәү белән Калининград өлкәсе генә түгел. Биредә сайлаулардагы ахыр нәти­җәне саны сиксәннән арткан башка тө­бәк­ләр хәл итә. Аларны шартлы рәвештә икегә бүлеп карарга була. Руслар яшәгән өлкә, губернияләр һәм милли төбәкләр. Бе­ренчеләрне, ягъни рус провинциясен алганда, иң “алдынгы” өлкәләрдә дә бүгенге Илбашын сайлаганнар саны 70 проценттан артмаган. (Административ ре­­сурс начар эшләп, “зомбитартма” инкарь ителсә, саннар Мәскәүдәге 46 проценттан бәлки бик ерак та йөрмәс иде.) Ә менә милли төбәкләрдә... Чечня – 99,8, Ингушетия белән Дагыстан – 91,9 һәм 92,8, Карачай-Черкес Республикасы – 91,4, Тыва – 90,0, Мордовия – 87,1,  Татарстан – 82,7 процент. Нишләп соң милли республикалар (барысы да түгел) федераль сайлаулар җиттеме, һәрчак чәчрәп чы­гып, һичкайда күрелмәгән алагаем саннар, процент­лар күрсәтә? Нигә? “Ак пат­ша”га руслардан да ныг­рак бирел­гәнлек, аны титул милләт ул-кызлары яратканнан да артыграк яратумы бу, башка хик­мәт бармы? Әллә инде ул билгеле бер караң­гылык, төбәк җи­тәк­челеге кушканны абына-сөртенә үтәү нәтиҗәсе, җирле властька да, Мәс­кәүгә дә кирә­геннән артык ярарга тырышумы? Гаҗәп хәлләр бит: власть бе­лән дуслыгы хәт­­тин ашмаган Мәс­кәү халкы балда-майда йөзгәндә, си­мергәндә, “ашкын мәхәб­бәт­ле”ләрне яратмыйлар, дию генә аз. Аларны кагалар. Россия азчылыклары өстендә милли мәга­рифләрне эзәр­лекләү аша телләрне, миллилекне җуйдыру, ахыр килеп милли республикалар бөтенләй булмаган территориаль бүленеш булдыру, дигән Дамокл кылычы асылынып тора. Азчылыклар, “рәх­мәт йөзен­нән” дисәң дә артык булмас, шун­дый хакимияткә тугрылык күрсә­теп, аңа яңа кыек гамәл­ләргә хәер-фа­тыйха бирәләр булып чыга. 


Койрык болгауда барысын да уздырган төбәк – ул да булса Чечня,  ди­яргә дә булыр иде. Тик Чечня кыланмышлары – ул, миңа калса, ясалма ялагайлык. Ике дистә ел элек кенә йөзләрчә мең чеченның җаны кыелган сугыштан соң Үзәккә андый олы мәхәббәт була алмый. Алар тактикасы – сәгать сукканны, илдә вәзгыять алышынганны көтеп, түл җыя тору. Чечняның чиксез “лояль”леге Мәс­кәүне бүгенге кебек шәпләп саву зарурлыгы белән бәйле. Лояльлек – алар өчен акча. Без – Татарстан исә, Чечнядан аермалы буларак, алучы түгел, бирүче төбәк. Ул гынамы, җәбер­ләнүчеләр исемле­генең башында торучылар да – без. Чечня әвәләгән саннарга омтылуда мәгънә аз гына да юк. Хөр­мәт һәм яклау күрә башлау өчен, бәлки безгә башкала бир­гән демократик про­­­центлар ки­рәк­тер?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 10.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр