ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 24.04.2018/

Келәмнән соң тормыш бармы?


Җиңгән саен отасы килә. Зәй көрәшчеләре газетабыз бәйгесендә өченче ел рәттән беренче урынны алды. Алдагы ике елдагы уңышны Җәлил турниры­ның бу районда узуы бе­лән бәйләп аңлатучы­лар да булды. Әмма зәйләр Биектау келәмендә дә көн­дәш­ләрен артта калдыра алды. Шәхси беренчелектә исә былтыргы ун чемпион­ның бары дүртесе генә алтын медальгә ия булды.

1-2
Муса Җәлил истәлегенә багышлап шагыйрьнең туган көне якынлашканда күп чаралар уза. Кайсының ничек һәм ни дәрәҗәдә оештырылуына бәя бирү килешмәс. Әмма газетабыз гамәлгә куйган бәйгенең бу чаралар арасында аерым урын алып торуы да бәхәс уятмый. Спорт бәйрәме булса да, шагыйрь­нең тормыш юлы да онытылмый. Биектауда да килгән халыкка театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Шул рәвешле көрәш батырлары шагыйрьнең каһарман­лыгы­на сокланды. Хәер, Җәлил исеме ел дәвамында көрәш­челәрнең теленнән төшми. Әмма кыйммәтләр буталган заманда аны искә төшерүнең артыгы юк. Моннан ярты гасыр элек әлеге турнирны оештыручылар да шуны аңлап эш иткән дип беләбез.

“Алар теләсә нинди эшне булдыра”

Гадәттәгечә, җомга көнне башланып, шимбә тәмамлан­ган турнирда 400 егет бил алышты. 60 килода – 38, 65тә – 44, 70тә – 44, 75тә – 51, 80дә – 43, 85тә – 39, 90да – 35, 100дә – 40, 130да – 42 һәм авыр үлчәүдә исә 23 егет көч сынашты. Монда очраклы егетләр килми. Барысы да – үз төбәкләренең иң көчле кө­рәшчеләре. Төбәк димәктән, әлеге бәйге алдыннан бер­ничә көрәшченең яңа команда сайлавы ачыкланды. Әй­тик, узган елның иң яхшы кө­рәшчеләре исемлегенә кер­гән, ул гына да түгел, социаль челтәрләрдә узган сораштыруда тамашачы мәхәббәтен яулаган Менделеевск егете Ренас Кәлимуллин бу юлы Зәй өчен бил алышты. Балык үзенә тирән су эзләгән кебек, көрәшчеләр дә шартлар яхшырак булган урынга бара. Талантлы егетләргә игътибар кирәк. Анысы исә бар җирдә дә бер түгел. Зәйдә исә соңгы елларда көрәшкә аерым мөнәсәбәт. Көрәшне үстерү өчен читтән дә егет­ләр чакыралар, үзләрене­кен дә онытмыйлар.  


Биектау командасы да ныгыды быел. Моңа кадәр Те­ләче өчен көрәшеп йөргән Ранис Галимуллин белән Раил Нургалиев бу юлы башка район данын яклады. “Мондый күчешләргә гаҗәплә­нергә ки­рәкми. Раилгә, мә­сә­лән, Казаннан Теләчегә эшкә кайтып йөрүе җиңел түгел. Эш­ләргә дә кирәк. Әйтик, җә­рәхәт алса, кая барачак ул? Шуңа күрә Биектауга барып эшләргә, алар өчен көрә­шер­гә булды, – дип ачыклык кертте Татарстан яшьләр эш­ләре һәм спорт минист­рының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Барыбыз да шулай көрәшеп эшлә­дек. Акча түләү белән генә эш бетми бит әле. Хоккейда ул бер сезонда гомергә җитәр­лек акча эшләп була. Көрәш­тә бу мөмкин түгел. Бөтен көрәшчеләрнең акчасын җый­саң да, ул бер хоккейчыныкы кадәр булмый. Ди­мәк, киләчәк турында да уйларга кирәк. Көрәшчеләр – физик яктан да, рухи яктан да көчле егетләр. Алар теләсә нин­ди эшне булдыра ала. Мин мо­ның мисалларын күп күрдем, әле дә күреп торам. Келәмдә алар шәхес булып өл­герә. Барысын да үрнәк итеп куярга мөмкин”.

“Төннәр буе уйлап яттым”

Үрнәк итеп куярлык егет­ләрнең исемлеге көн кичкә авышканда гына билгеле булды. 60 килолы егет­ләр алышының финалында Биектаудан Нәфис Миңне­баев белән Телә­чедән Фир­зәр Гыйниятуллин оч­рашты. Универсиада чемпионы исемен йөртүче Нәфис бу бәйгедә соңгы җиңүне моннан өч ел элек үзләрендә узган турнирда яулаган иде. “Тагын бер мәртәбә отып, карьерама ноктаны җиңү белән куясы килә”, – диде ул турнир алдыннан. Әмма данлыклы Гыйниятуллиннар нәселенең кече вәкиле дә җиңү хыялы белән килгән бу турнирга. Озакка сузылган һәм хөкемдарларны хәлит­кеч мизгелне берничә мәр­тәбә кабаттан карарга мәҗ­бүр иткән алышта Нәфискә тәҗрибәсе ярдәм итте. Китү турындагы сорауны кабат бирдек аңа. “Ки­лешәм, җиң­гән саен отасы килә. Әмма яшьләр белән көрәшү җиңел түгел. Элеккеге алымнарны җиңел генә ясап булмый хәзер. 60 килода күп тапкыр батыр калдым. Бу катего­риядә иң яхшысы булуымны кабат исбатлап китәсем килде, – диде ул муенына медаль элгәч. – Оештыру эшен­дә дә катнашу, келәмгә чыгып бил алышу да җиңел түгел. Яшермим, төннәр буе шул хакта уйлап яттым. Аллага шөкер, беренче бишлек­кә кердек. Әлбәттә, беренче урын яхшырак булыр иде. Әмма район башлыгы төп максат итеп бу турнирны гадел итеп уздыру бурычын куйды. Минемчә, шулай булды да. Иң көчлеләр җиңеп чыкты”.


65 килолы егетләр арасында Әлмәт командасы өчен бил алышучы Искәндәр Мортазинга Зәй егете Рөстәм Сәлаховка каршы торырга туры килде. Былтыргы финалда оттырган һәм узган елгы көндәшен быел беренче әйләнештә үк отып, әҗәтен кайтарган Искәндәр монысында батыр калды. Ә бу турнирда призерлар арасына кергән иң яшь ике егетнең берсе булып танылган Рөстәм киләсе елларда җиңү теләге белән кайтып китте. 19 яшьтә мондый мәртәбәле ярышта икенче булу – үзе үк батырлык. 20 яшьтә исә чемпион калырга мөмкин. 70 килолы егетләр арасында батыр исемен яулаган Алабуга егете Ислам Фәлахов әнә шуны исбатлады. Финалда ул Зәй өчен бил алышкан Равил Зәйнашевны отты.

Урын үзгәрде, медаль калды

Теләченең ике егете 75 килода батыр калу өчен көч сынашты. Әмма Ранис Галимуллин бу юлы Биектау данын яклады һәм хуҗалар командасына икенче алтынны яулады. Динар Кәримуллин исә көмеш белән генә канә­гатьләнде.
Финал алыш­ла­рының иң тиз тәмам­лан­ганы 80 килолы көрәшчеләр арасында булды. Бу үлчәү катего­риясендә Ренас Кәлимул­линны алдан ук төп фаворит дип санадылар. Шулай булып чыкты да. Көрәштә тотализатор ише нәрсә булса, Кәли­мул­линның җана­тарлары беркайчан да акча оттырмас иде.
Узган елгы ярышта Кә­лимуллин 85 килолы егет­ләр арасында батыр калган иде. Бу юлы исә бераз җиңелрәкләр сафында беренче булды. Казанның Яңа Савин районы командасы өчен бил алышучы Илмир Төхфәтуллин исә, киресен­чә, авырраклар арасына күчте. Ике егет урыннарын алмашсалар да, чемпион исемен югалтмадылар. Илмир, финалда Кукмара егете Раил Сәләхетдиновны ­отып, бу юлы да Җәлил бәйгесендә батыр калды.

Күп калмады Илнарга

Яңа Савин районыннан Булат Мусин да тотрыклылык яклы. Шул ук Яңа Савин районы өчен бил алышучы егет яңа буын көрәшчеләр арасында техник яктан иң камил спортчылардан санала. 90нар арасында батыр калып ул бу осталыгын янә исбатлады. Булат финалда Әлмәт егете Марсель Гозәеровтан өстен чыкты. Ике ел җиңү яулый алмаган Раил Нургалиев исә Җәлил бәйгеләрендәге сигезенче уңышын яулады. Тагын бер мәртәбә җиңсә, Балык Бис­тәсе батыры Илнар Әх­мәтҗановны куып җитәчәк. Аннары Айдар Хәйрет­динов белән Айрат Гыйлаевка да ерак калмый.

 
Көчле көрәшчеләрен башка районга җибәрсәләр дә, теләчеләр барыбер алтынсыз калмады бу турнирда. Мари Илендә туып үскән Муса Галләмов 130 килолы егетләр алышында батыр исеменә лаек булды. Иң авырлар арасында да Татарстаннан читтә күтәрелгән егет батыр калды. Ульян пәһлеваны Сергей Павлик, бердән, узган елгы титулын саклап калган дүртенче көрәшче булды, икенчедән, Зәй командасына Кубокны кабат үзләренә алып кайтып китәргә ярдәм итте. Киләсе ярышка кадәр ул аларда сак­ланачак.

1-3

Быелгы бәйгенең җиңүчеләре

 

60 кило
1. Нәфис Миңнебаев (Биектау).
2. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче).
3. Риназ Гарипов (Лаеш).
3. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара).

65 кило
1. Искәндәр Мортазин (Әлмәт).
2. Рөстәм Сәлахов (Зәй).
3. Динар Фәттахов (Кукмара).
3. Дмитрий Левашев (Зәй).

70 кило
1. Ислам Фәлахов (Алабуга).
2. Равил Зәйнашев (Зәй).
3. Илшат Фазылҗанов (Арча).
3. Рамил Хисмәтуллин (Зәй).

75 кило
1. Ранис Галимуллин (Биектау).
2. Динар Кәримуллин (Теләче).
3. Ринат Шәйхетдинов (Чаллы).
3. Рамил Синәкәев (Әлмәт).


80 кило
1. Ренас Кәлимуллин (Зәй).
2. Роберт Шакиров (Тукай).
3. Илдар Закиров (Чирмешән).
3. Инсаф Шакиров (Саба).

85 кило
1. Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин).
2. Раил Сәләхетдинов (Кукмара).
3. Нәфис Галиев (Вахитов-Идел буе).
3. Салават Әсхәдуллин (Балтач).

90 кило
1. Булат Мусин (Яңа Савин).
2. Марсель Гозәеров (Әлмәт).
3. Азат Кавиев (Алабуга).
3. Руслан Хәмидуллин (Зәй).

100 кило
1. Раил Нургалиев (Биектау).
2. Ришат Гайнетдинов (Минзәлә).
3. Айдар Алтынбаев (Азнакай)
3. Илнур Хурамшин (Әлмәт).


130 кило
1. Муса Галләмов (Теләче).
2. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы).
3. Фердинанд Вәлиев (Әлмәт).
3. Лениз Абдуллин (Идел буе-Вахитов).

130+

1. Сергей Павлик (Зәй).
2. Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән).
3. Илфат Гыймадиев (Нурлат).
3. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).

 

Командалар беренчелеге

 
1. Зәй
2. Әлмәт
3. Теләче
4. Биектау
5. Арча
6. Балтач
7. Яңа Савин
8. Лаеш
9. Кукмара
10. Казаноргсинтез...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 23, 13.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр