ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Токымсыз мал тотканчы...


Күптән түгел Буа районында бер хуҗалыкның терлекчелек комплексында булган идем. Терлек­челәр арасында тирә-юнь­дәге авыллардан, хәтта күрше төбәкләрдән килеп эшләү­челәр арткан. Үз авылларында яшәүчеләр­нең фер­мадан читләшүе сәбәбе күп төрле гаделсез­лекләр, шул исәптән эш шартлары­ның, аеруча хез­мәт хак­ларының түбән булуында.

2-1
Хуҗалыкта эш хакы җи­теш­терелгән продукция кү­ләменә карап түләнә. Сөт аз булгач, түләү дә күп түгел. Мондый хәлгә читтән килеп эшләүче терлекчеләр дә канәгать түгел. Сыерларның ике елга бер бозаулавы, нибары 20 проценты гына югары җитештерүчән токымлы булуы да мул сөт алуга киртә куя.


Матди кызыксындыру бул­магач, сыерларга тиешле тәрбия дә эләкми. Ти­зәк­кә баткан малларның интегеп йөткерүләре, мескен кыя­фәт­ләренә карап күңел­гә бор­чулы уйлар килә. Со­ңыннан ачыкланганча, савым сыерларның бер өле­ше лейкоз белән җәфалана икән. Арада башка чирләр­дән ин­тегүчеләре дә бар, ди­ләр.


Бозаулар торагындагы хәлләрне күргәч тә ни өчен савым сыерларның шушы хәлгә төшүләрен аңларга була. Тәрбия күрмәгән токымсыз таналардан килә­чәктә мул сөт бирүче сыерлар чыгачагына да ышаныч аз.

Мөмкинлек бар, теләк җитми

Татарстан ил күләмендә иң күп сөт җитештерүче тө­бәк булып танылса да, хәл­ләр төрле хуҗалыкларда төр­лечә. Озак еллар дәва­мында терлекчелеккә тиеш­ле игътибар бирмәгән Әлмәт районы Расих Гайнетдинов җитәкчеле­ген­дә­ге “Сосновка” хуҗалы­гын­да бүген бер сыердан савым күләме нибары 3,4 килограмм тәшкил итә. Район­ның “Чишмә” хуҗалыгында (Александр Горохов) сөт җитештерү күләме 3,6 килограммнан артмый.


Тәүлегенә 4-5 килограмм сөт белән канәгать­ләнеп яшәүче Азнакай районы “Престиж Агро-Чалпы” хуҗалыгы (җитәкчесе Мансур Фәсхетдинов), Әлки райо­ны “Чаллы” (Роберт Гарифуллин), Буа районы “Йол­дыз” (Айдар Латыйпов), Яшел Үзән районы “Күгәй” (Ирек Хәйруллин), Минзәлә районы “Органик Төркем” – “Чулман” (Ленар Ахунов) хуҗалыкларын­да­гы аяныч хәл дә терлекнең токымына тиешле игътибар булмаудан.


Югыйсә республикада 60 токымлы терлек үрчетү хуҗалыгы һәм 15 токымлы терлек җитештерү заводы бар. Белгечләр әйтүенчә, без­нең шартларда хуҗа­лык­ларда голштин, холмогор (Татарстан тибындагысы) һәм кара-чуар токымлы сыерлар асрау кулайрак. Бу токымнарның һәркайсы югары җитештерүчәнлеге белән аерылып тора. Токымлы терлек үрчетү ху­җалыкларында тәрбиялә­нүче сыерларның ел дәва­мында 7 мең килограммнан артык сөт бирүе дә шуны раслый.


Чит ил генетикалы мал­ларның аеруча нәзберек булулары билгеле. Андыйларга тиешле тәрбия бирү өчен шактый чыгымнарга барырга туры килә. Ә үзе­безнең шартларга яраклаш­тырылган, үзебездә тәрбия­ләнгән таналар сөтне күп­ме­гәдер кимрәк бирсәләр дә, табышлары зуррак. Әт­нә, Кукмара, Балтач һәм кай­бер башка район хуҗа­лыкларының уңай тәҗри­бәсе дә шуны раслый.

Орлыгы Бохарадамы әллә?

Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, үзләрендә токымлы терлек булдырып, югары нәтиҗә­ләр белән эшләүче хуҗа­лык­ларга ярдәм күбрәк булачак, ди.
Узган ел 3 мең баштан артык югары җитештерү­чән токымлы таналар сатып алган хуҗалыкларга субсидия бирелгән. Якын арада тагын 2 мең баш токымлы терлек алу өчен хуҗалык­ларга бюд­жет ярдәме күр­сәтелә­чәк.
Сыерларның токымын яхшырту өчен республикада барлык мөмкинлекләр бар. Алда әйтелгән махсус хуҗалыклардан тыш, “Элита” токымлы терлек үрчетү предприятиесе теләге булган һәр хуҗалыкны югары сыйфатлы орлык белән тәэ­мин итә ала. Узган ел әлеге предприятиедә 1 миллион доза орлык җитештерелгән.


Моның нәтиҗәсе дә бар. Республика хуҗалыкла­рын­д­а узган ел 280 мең бозау алынган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 1313 башка күбрәк. Тик хәл генә төрле хуҗалыкларда төрле­чә. Әгерҗе, Кама Тамагы, Мөслим һәм кайбер башка район хуҗалыклары ясалма орлыкландыру эшен дә үзагымына куйган бугай. Шуның аяныч нәтиҗәсе буларак, андый районнарда 100 баш сыердан нибары 55-69 бозау алына. Сыерлары да ике елга бер бозаулый. Ясалма орлыкландыру булмагач – бозавы, бозавы булмагач, сөт азлыгына га­җәп­ләнәсе юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 13.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр