ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

//

Кыйммәтле җиңү

Татарстанга тәүге тапкыр кышкы Олимпия Уеннары медале кайта. Команда ярышы кысасында якташыбыз, фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләр арасында милләттәшебез Алинә Заһитова да бар. Халыкара Олимпия комитеты исә безнекеләрне күзәтү өчен махсус программа гамәлдә булуын әйтте.

2-5
Россиянең фигуралы шуу осталары Олимпия Уеннарында икенче урын алды. Шул рәвешле, Пхенчханда узучы дөнья­күләм ярышларда ил спортчылары икенче медаль яулады. Исегезгә төшерәбез: Уфадан Семен Елистратов шорт-тректа бронза медаль откан иде. Әлеге медаль тирәсендә менә-менә бәхәс кубарга да тора. Тик бу хакта соңрак. Фигуралы шууга әйләнеп кайтыйк. Биредә Татарстан җанатарларына сөенергә сәбәп икеләтә күбрәк. Россиянең фигуралы шуу осталары – Казан кызы Евгения Тарасова һәм Мәскәүдән Владимир Морозов команда ярышы кысасында парлы биюдә иң күп балл җыйды. Бу – җиңүгә саллы өлеш. Татарстанга Олимпия Уеннары медале кайта. Әлеге уңайдан Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов: “Без әлеге җиңүгә озак бардык. Евгения югары нәтиҗәгә ирешү өчен хәленнән килгәннең барын да эшләде”, – дигән. Кичә иртән Ижауда яшәүче милләттәшебез Алинә Заһитова да ирек­ле программа белән чыгыш ясаучылар арасында җиңүгә иреште. Аның чыгышыннан соң Россия спортчылары команда ярышлары тәмамланганчы ук икенче урынны яулады.

 

Сүз уңаеннан, әлеге уңышы өчен Тарасова 2,5 миллион сум күләмендә премиягә өмет итә ала. Спортчыларга югары казанышлар өчен тиешле премия акчасы күләме Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларга дәүләт ярдәме турында”гы карарда билгеләнгән. Документта әйтелгәнчә, Олимпиада, Паралимпиада, Сурдлимпиада уеннары җиңүчеләре өчен бүләкләү күләме 4 млн сум тәшкил итә. Икенче урын алучыларга - 2,5 млн сум, өченче урындагыларга 1,7 млн сум бирәчәкләр.

 
Ә көнченең күңелен ят бәхете яндыра, ди. Алинә Заһитованың чыгышыннан соң Пхенчханда узучы Олимпия Уеннарында АКШ җыелма командасы составына эләк­мәгән танылган фигуралы шуу остасы Эшли Вагнер социаль челтәрдә милләт­тәшебезнең чыгышыннан кан­ә­гатьсезлек белдергән. “Бу – программа түгел. Башта бозда вакытны бушка уздыра да со­ңыннан бертуктаусыз сикерергә тотына. Миңа ошамый”, – дип язган ул. Эш шунда ки, Алинә Заһитова катлаулы сикерүләрне чыгышның икенче өле­шендә башкара һәм бу судьялар тарафыннан күпкә югарырак бәяләнә. Алинәне җиңүе белән Татарстан Президенты да котлады. Рөстәм Миңнеханов яшь спортчының тамарлары Татарстан белән бәйле булуына һәм аның спортка тәүге адымнарын беәдә ясавына сөенүен белдереп, Алинә яңа җиңүләр теләгән.

 
Халыкара Олимпия комитетына исә бронза медаль иясе Семен Елистратов­ның әйткән сүзе ошамаган. 1500 метр дистанциядә тимераякта шууда Россиягә беренче медаль яулаган егет үз чыгышыннан соң: “Әлеге җиңүне бернинди аңлатуларсыз, астыртын һәм әшәке рәвештә Олимпия Уеннарында катнашудан читләштерелгән иптәшләремә багышлыйм”, – диде. Халыкара Олимпия комитеты вәкилләре әйтүенчә, Уен ахырында әлеге сүзләргә тиешле бәя биреләчәк. Алар Россиядән Олимпия атлетларын күзәтү өчен махсус программа гамәлдә булуын да әйткән. Шуңа күрә Россия спортчылары яулаган медальләр тагын да кыйммәтлерәк. Спорт кына түгел бу!..

Эльвира ВӘЛИЕВА

Хыялыйлар җиңүе

 
Соңгы технологик могҗизалар турында сөйләгәндә, бөтен дөньяның мәгълүмат агентлыклары бүген бер исемне – Америка хыялые Илон Маск исемен төрләндерәләр. PayPal онлайн түләүләр системасын бүген кем генә белми?

 

Интернетны ачабыз да бар­макның җиңелчә бер хәрәкәте бе­лән планетаның теләсә кайсы почмагына акча күчерәбез. Әле кайчан гына фан­тас­тик хыял җимеше булып саналган элек­тро­мобильләр бүген дөнья шә­һәр­ләренең урамнарын яулый. Күп тапкыр кулланышлы һәм дөньядагы иң куәтле Falcon Heavy ракетасы галәмгә йөк чыгара да Җиргә әйләнеп кайтып үзенең вертикаль торышын саклаган хәлдә тиешле урынга төп-төгәл килеп утыра. Марсны яулау хыяллары, җир астындагы тоннельләрдә сәгатенә мең кило­метр­дан да артыграк тизлектә йөрүче вакуумлы пассажир поездлары, энер­гиягә булган ихтыяҗны кояш батарея­ләре ярдәмендә канәгатьләндерү омтылышлары – Илон Маскның ярымфантас­тика, ярымчынбарлык белән кисешкән про­ектларының иң кыска исемлеге менә шулар. Кайчандыр үзенә ракета сатып бирүләрен үтенеп Мәскәүгә кил­гән америкалы Маск күз ачып йомганчы россия­ле ракета төзү тради­цияләрен дистә елларга артка калдырып галәмне яулый, бары тик хыял гына үтеп керә ала торган почмакларга үтеп керә дә төшне чынбарлыкка әверелдерә.

 
Төньяк Африка Республикасында туып үскән, Канадага килеп югары белем алган Маскның АКШны төп ватаны итеп сайлавының сере дә, ихтимал, шундадыр: ул илдә хыялга канат куюдан курыкмыйлар, иҗади фикерләүчеләрнең башына сукмыйлар, ә эшләү өчен шартлар тудыралар. Беренче карашка чүп булып тоелган әйберләрдән галәм масштабындагы технологияләр менә шулай үсеп чыга. Даһилар аларга ихтыяҗ булган җирдә үрчи. Калганын хезмәт хәл итә: ”Башка кешеләр атнага 40 сәгать эшләгәндә, сез йөз сәгать эшлисез икән, аларның елда ирешкәненә 4 айда ирешәчәксез”, – ди Маск үзенең уңыш сере турында.

Җинаятьчелек рейтингы, улл ни турында сөйли?

 
Россиянең Генераль прокуратурасы төбәкләрнең җинаятьчелек буенча чираттагы рейтингын игълан итте. Рейтинг­ның беренче баскычында – 140 мең 734 җинаять теркәлгән Мәскәү шәһәре. Икенче баскычка Мәскәү өлкәсе урнашкан. Чиләбе өлкәсендә җинаятьләр саны 68 мең 213 санына тиң.

 

Беренче унлыкта тагын Краснодар төбәге, Башкортстан Рес­публикасы, Ростов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Санкт-Петер­бург һәм Красноярск төбәге бар. 2017 елда Татарстанда җинаятьләр саны 2016 ел белән чагыштырганда 4,3 процентка кимегән, ләкин лидерларның беренче унлыгына эләкмәсәк тә, без 11 нче урынны алганбыз. Газета хәбәрчесен республикадагы җинаять­ләр динамикасы кызыксындырды. Татарстанда соңгы 8 ел эчендә иң күп җинаять 2010 елда теркәлгән икән. 58 мең 769 җинаять очрагы белән ул елда безнең республика рейтингның 16 нчы баскычында булган. Таблицада 2009 ел күрсәт­кечләре юк, шулай да 2010 ел җина­ятьчелегенең алдагы ел белән чагыштырганда 16,8 процентка кимрәк булуын исәпкә алсак, 2009 ел тәртип бозуларга күпкә мулрак булган дип нәтиҗә ясый алабыз. Меңьеллыкның икенче дистәсен ваклаган елларда җинаятьләр саны елдан-ел кимегән. Иң түбән күрсәткечле ел – 2014. Ул чакта бездә 44 мең 781 җи­наять исәпкә алынган. 2015 елда исә җи­наятьләр санының кискен үсеше күзә­телгән, алдагы елга 16,3 процент өстәп, 52 мең 80 җинаять очрагын туплаганбыз.


Газета хәбәрчесе тагын бер нәрсәгә игътибар итте: кризис кискенләшкән 2015 елда илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек җинаятьчелек векторы кискен өскә сикергән. Димәк, кризис белән җинаятьчелек, бөлгенлек белән тәртип бозулар янәшә атлый. Муллык белән дан тоткан Сингапурда әнә үткән ел бер җинаять тә теркәлмәгән икән. Димәк, халыкны мул тормышка ирештерү үзенә күрә җинаятьчелеккә каршы профилактика ролен дә үти алачак.

Рәшит Фәтхрахманов

 

Май чабабыз, ә ураза... тотмыйбыз?

 
Христиан динен тотучылар кичә Май чабу атнасына керде. Аның башлану көне, Пасха алды уразасына карап, ел саен үзгәрә. Тик үзгәрсә дә, күпкә түгел: кояш язга таба карый башлаган көннәр аралыгы әллә ни зур түгел бит. Бер атна дәвам иткән Май чабу бәйрәменең төп атрибутлары – коймак (түгәрәк кайнар коймаклар кояшны гәүдәләндерә) һәм күңел ачулар.

 

Бу атнада һәр көннең үз исеме бар, ләкин аның һәммәсе дә коймак белән сыйлау-сыйлануга бәйле. Әйтик, җомга – кияү коймагы, шимбә – каенсеңелдә коймак ашау. Ә инде Май чабу атнасы якшәмбе – булган һәм булмаган гаепләр өчен бер-береңнән гафу үтенү көне белән тәмамлана. Җыеп кына әйткәндә, дус-ишләр, туган-тумача­лар­ның бер-берсенә кунакка йөреп, рә­хәтләнеп күңел ачу, аралашу атнасы бу. Хәер, бәйрәм атнасын башкача, ягъни күңелсезләнеп, борын салып уздырырга ярамый да! Юкса ел буе йортка шатлык-муллык иңмәячәк! Монысына, әлбәттә, ышанырга да, ышанмаска да була. Ләкин дус-иш, туган-тумача белән эчкерсез аралашып, күңел ачуның бернинди гаебе дә, зыяны да юк. Бигрәк тә кайберәүләребез хәтта күршеләренең кем икәнен дә белмичә яшәгән бер мәлдә.


Май чабу атнасында майлы, каймаклы, эремчекле, җиләкле, тагын әллә ниле коймак-беленнәр ашарга әзер булуын белдергән. Шулаен-шулай, тик менә Май чабу атнасыннан ук башланып киткән уразаны тотарга ниятләүчеләр генә бик аз (нибары 11 процент) булып чыккан. Ашау, күңел ачу дигәндә, аяк идәндә, ә ризык мәсьәләсендә, га­мәлләрдә ниндидер чикләүләргә чыдый алмыйбыз, димәк. Гәрчә христиан дине уразасын тоту мөселманныкына караганда җиңелрәк булса да. Ит-май ашамыйча, суда пешерелгән ботка, бәрәң­гегә генә риза түгел халык. Хәер, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк: акыллы ке­шеләр әйтмешли, “общество по­тре­бле­ния”дә яшибез бит...

Валентина Семенова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 13.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр