ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Тик ятканга акча түләмиләр

 

Авылда яшәүче хатын-кызларга акча түли башлаячаклар. Әмма бала тапканнарына гына. беренче баласын 25 яшькә кадәп алып кайтчыларга – 50, 28 яше тулганчы өч тапкыр әни булучыларга 100 мең сум акча вәгъдә итәләр. Министрлар Кабинетында тик ятмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Инде хәбәр иткәнебезчә, мал тотучыларны да субсидия көтә.

5-1

prokazan.ru

 

Зарланырга остара барсак та, тормышыбыздагы уңай үзгәрешләрне күрмәмешкә салышу дөрес булмас иде. Аеруча авыл җирлегендә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Авылда кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары”на багышланган брифингта әйтелгәннәрне тыңлагач, күңелгә шундый уйлар килә. Иң элек Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан берничә сан китереп узам. Татарстан авылларында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә узган ел дәвамында төрле чыганаклардан 2 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Төрле программалар һәм юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алучылар арасында авыл җирлегендә күпләп мал асраучы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче, кош-корт үрчетүче һәм авыл хуҗалыгының башка тармакларында эшләүчеләр бар.

 

Нәтиҗәсе дә горурланып телгә алырлык. Шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында узган ел 130 миллиард 500 милион сумлык продукция җитештерелгән. Шуның 106 миллиард 300 миллион сумы – шәхси хуҗалыклар өлеше. Ягъни, Татарстанның бер шәхси хуҗалыгы ел дәвамында уртача 182 мең сумлык продукция җитештергән дигән сүз. Чагыштыру өчен: Башкортстанда ул – 96 мең сум, Чуашстанда – 82, Ульян өлкәсендә – 59, Киров өлкәсендә  33 мең сум тәшкил итә. Җитештерелгән продукциягә тиешле бәя дә булса икән ул. Юк шул. Бүген хуҗалыкларның амбарлары тулы ашлык сатылмый ята. 3 миллион тоннадан артык чөгендер үстергән республика, шикәргә бәя төшү аркасында, миллионнарча сум керемен югалта. Сөт бәяләре турында әйтеп тә торасы юк.

 

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының керделе-чыктылы сәясәте нәтиҗәсендә хәл ителергә мөмкин булган проблемалар урыныннан кузгалмый ята. Югыйсә, хуҗалыкларга көздән үк вәгъдә ителгән ашлык интервенциясе, чит илләрдән коры сөт кертүне чикләү һәм башка кайбер проблемаларны уңай хәл итү өчен әллә нәрсә дә кирәкми дип беләм.Авыл һәр нәрсәгә бик сизгер. Шул исәптән, киләчәге булмаган эш-гамәлләргә дә тотынырга ашкынып тормый. Авызы бер тапкыр гына пешмәгән бит инде. Менә әле сыер асраучылар да икеләнеп калды. Сөт бәяләре 2009 елдагы кебек һаман түбән тәгәрәгәндә, киләчәктә сыер асруның мәгънәсе булырмы? 

 

Дөрес, ахыр чиктә чарасы да табылыр. Әмма бүген ни эшләргә? Күпләр шул сорауга җавап эзли. Шул исәптән, Татарстан җитәкчеләре дә. Сыер һәм кайбер башка төр малларга башка елларда шактый соңлап бирелә торган субсидияне быел февральдә үк бирү турындагы карар да шуннан чыгып кабул ителгәндер. Хәтерегезгә төшерәбез: хуҗалыгында бер сыер асраучыга – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 әр, 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга – 4  мең сум субсидия биреләчәк.

 

Бүген авылда яшәүче һәркем, нинди дә булса продукция җитештерергә теләсә, эш башлар өчен дәүләттән ярдәм алырга хокуклы. Шуның өстенә дәүләт терлек алу, каралты-кура төзү, техника һәм җайланмалар булдыру -  кыскасы, һәр эштә ярдәм күрсәтергә әзер. Иренмичә эшлә генә.

 

Брифингта авылда яшәүчеләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында да әйтелде. Социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган яңа карар нигезендә, “авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар – 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала.

 

Министр әйтүенчә, мондый категорияләргә туры килүче яшь гаиләләр шактый. Узган ел авылда беренче баласын 2020, өченче баласын 400гә якын әни тапкан. Быел андыйларның саны тагын да күбрәк булыр, шәт.    Яшәргә теләгән яшьләр өчен авылда эш тә, мөмкинлекләр дә бар. Татарстанда соңгы елларда шундый 821 яшь кеше үз эшен башлап җибәрү өчен дәүләттән 1 миллиард 600 милион сумлык грант алган. 1205 гаилә фермасы барлыкка килгән. Авылда яшәп, үз көчен башка юнәлешләрдә сынап карарга теләүчеләр дә шактый. Шөкер, андыйларга дәүләт ярдәме дә арта.                        

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр