ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 26, 21.02.2018/

//

Чистай балалары өчен

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районына эшлекле сәфәр кылды. “2017 елда Чистай районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында” район советы утырышында катнашу сәфәрнең төп максатына әй­ләнде. Моннан тыш Р.Миңнеханов районда кайбер социаль объектлар белән танышты.

 
Президент иң элек Чистай район үзәк хастаханәсенең балалар шәһәр поликлиникасын ачу тантанасында катнашты. “Балалар поликлиникасын төзү проблемасын әле күптән түгел генә караган идек, ә ул инде әзер дә, – диде ТР Президенты. – 2017-2018 елларда Чистайда гына түгел, тулаем бөтен республикада барлык поликлиникаларны тәртип­кә ки­терү турында карар кабул иттек. Сезнең район буенча 6 поликлиника әлеге программага кер­телгән”.

 
Бер сменага 200 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлини­ка­ның Чистай районында балаларга медицина хезмәте күрсә­түнең яңа биеклегенә чыгу мөмкинлеге би­рүе күздә тотыла.

 

Төркия көче

 

ТР Президенты Рөстәм Миңне­ханов кичә Хөкүмәт йортында Төр­киянең “Көч Холдинг” ком­пания­ләре төркеме вәкилләре белән оч­рашты. “Көч Холдинг” – Төркиянең иң зур финанс-сәнәгать берләш­мә­ләреннән берсе. Холдинг составына энергетика, автомобиль сәнәга­те, көн­кү­реш электр техникасын җи­тештерү, оборона сәнәгате, финанс хезмәтләре күрсәтү кебек өл­кәләрдән якынча 110 компания керә. 

 
Р.Миңнеханов Татарстанның Төркия компанияләре, шул исәп­тән “Көч Холдинг” белән бик бай хез­мәттәшлек тәҗрибәсенә (“Форд” автомобильләрен җи­теш­терү буенча) ия булуын бил­геләп үтте.

 
Рөстәм Миңнеханов ике яклы хезмәттәшлекле үстерү өчен нефть эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати тех­нология­ләр, туризм һ.б. юнә­лешләрне бил­геләде.

 

Яңа илчегә ышаныч

 

Кичә Президент Рөстәм Миң­не­ханов Хөкүмәт йортында  Төркия­нең Казандагы яңа генераль илчесе Әхмәт Садык Доган белән очрашты.

 

Р.Миңнеханов илчене вазыйфасына керешүе уңаеннан котлап, Татарстан белән Төркия арасындагы дус­танә мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгытуга ышаныч белдерде. “Төркия Республикасы җитәк­че­леге хезмәттәшлек мәсьәләлә­ренә зур әһәмият биреп килә. Төр­киянең Казандагы генераль ил­челәре сыйфатында һәрвакыт бик лаеклы һәм актив дипломатлар эшли”, – дип билгеләп үтте Президент.

 

Алинәгә котлау сүзләре

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы Пхёнчханда Кышкы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулавы уңаеннан котлады.

 

Спортчы кыз фигуралы шуу осталарының команда ярышларында көмеш ме­дальгә лаек булды. Татарстан Президенты исеменнән котлау телеграммасы Алинә Заһитовага һәм фигуралы шууы буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзега җи­бәрелде. 

 
“Алинәнең нәсел та­мырлары­ның Татарстанга барып тоташуын, нәкъ менә безнең рес­пуб­лика­да – Әлмәт шәһә­рендә фигуралы шуу бе­лән шөгыль­ләнә башлавын белеп сөендем. Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән яшь спортчыга яңа матур җиңүләр телим”, – диелә, аерым алганда, Президент котлавында.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр