ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Уйдырмалар югала, күзләр ачыла


3 – 5 апрель көннәрендә башкалабызда ТР Тө­бәк­не өйрәнүчеләр җәм­гы­я­тенең корылтае булачак. Шуңа әзерлек уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында җәм­гыять советының ки­ңәйтелгән утырышы узды. Корылтайга Бөтенроссия Татар төбәкне өйрәнүчеләр берлегенә керүче башка республика-өлкә оешмалары вәкилләре дә чакырылган.

55
Утырышта бүгенгәчә хәл ителми килгән берничә җит­ди мәсьәлә күтәрелде. Әле­гәчә төбәкчеләребезнең бө­тенроссия оешмасы да, Татарстан оешмасы уставы да теркәтелмәгән. Апрель башына кадәр һич югы Татарстан оешмасын булса да тер­кәтергә кирәк. Берлек эш­чән­леген яктыртып барыр дип тәгаенләнгән “Туган җир” журналы тәүге саны чыккан килеш туктап калган. Моның сәбәбе гади: акча юк. Озакка сузылган сөйләшү­ләрдән соң, кварталга бер тапкыр чыгарылыр дип ки­лешенгән журналның чыгымнарын яртылаш – Татар конгрессы, яртылаш Уфадагы эшкуар Камил Әбләзов күтәрергә булган, диләр. Әгәр апрель башында “Туган җир”нең яңа саны дөнья күрсә, сөйләшү­ләр уңышлы тәмамланган дип әйтергә мөмкин булачак.


Мәгълүм булганча, жур­налның баш мөхәррире итеп тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков тәгаенләнгән иде. Нәшер итү өчен акча табылса, Тарих институтыннан киткән галимнең ике кулына бер эш булыр иде бу. Тик финанс мәсьәләләре шактый озак хәл ителә. Хикмәт финанс­та гына да түгел. Шә­хес­ләребез арасында санлашырга, бер-береңнең эш­чәнлеген танырга теләмәү кебек күренеш яшәп килә. Уртак эшкә комачаулык ит­мәсә, без моңа игътибар да итмәс идек. “Чакырсак та, бүгенге утырышка Тарих институтыннан берәү дә кил­мәде. Институт җитәкчелеге, ни кызганыч, авыллар тарихын язуны үзе генә башкарып чыкмакчы. Әмма бу мөмкин эш түгел. Берен­че­дән, дөньяда биш меңләп татар авылы бар; икенчедән, үзебезнең Татарстанда, мил­ләтенә карамыйча, барча авылларның тарихын язар­га кирәк дигән максат куелды. Бу эшкә Татарстандагы бүтән гуманитар институтларны җә­леп иткән сурәт­тә дә, тө­бәкне өйрә­нүчеләр берле­ген­нән башка әлеге зур эшне ерып чыгып булмаячак. Әй­тик, археология институты гадәттә тө­шемле, колачлы эш­ләргә алына. Авыл археологиясен өйрәнү дигән нәр­сә, гомумән, алар өчен дүр­тенче, бишенче урында гына тора”, – дип белдерде бу уңайдан Дамир Исхаков үзе утырышта чыгыш ясап. Утырыш кысаларында тө­бәкне өйрәнүчеләребез тарафыннан тәкъдим ителгән ике хезмәт, чынлап та, алар­ның җитди фәнни-популяр китаплар язарга сәләтле икәнлеген күрсәтте.


Утырыш барышында архивчылар адресына, үз базаларын начар беләләр, фотога төшерү бик кыйммәт, ерак­та яшәсәк тә, кабат-ка­бат килер­гә туры килә, дигән дәгъвалар яңгырады. Бик күп тарихи документлар тузанын сулаган тарихчы Фәй­зелхак Ислаев исә: “Өлкән белгечләр китеп бара, яңа килгәннәр белеп тә бетер­мәскә мөмкин”, – дип төбәк­не өйрәнүчеләрне, архив хезмәткәрләре белән каршылыкка кермичә, уртак тел табып эшләргә чакырды. “Һө­нәри тарихчыларның һөнәри идиотизмы дигән нәрсә дә күзәтелә, шуның өчен корыл­тайның форматын үзгәртергә, ирекле татар тарихчылары җәмгыяте оештырырга ки­рәк”, – дип тә тәкъдим итте ул.

“Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем”


Тарих фәннәре кандидаты Рафаил Хәплехәмитов Вячеслав Даниловның 2017 елда дөнья күргән әлеге хезмәтен “бер институтның еллык эше” дип бәяләде. Бәлкем, бу бераз арттырыбрак та әйтүдер. Хә­ер, өлкән галимнәребез Фәй­зелхак Ислаев белән Дамир Исхаков та шушы фикерне тәк­рарлады. Вячеслав агай­ның туган авылы Хуҗа Хәсән (Кайбыч районы) турындагы икенче китабы бу. В. Данилов 2014 елда беренчесен – “Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе” ди­гәнен бастыргач, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Безнең як тарихы аз өйрәнелгән. Райо­ныбызның көнбатыш өле­шендә яшәүче керәшен татарлары тарихы турындагы беренче китап бу. Аны фәнни хезмәт дип исәплим”, – дип белдергән иде. Журналист Хәмзә Бәдретдинов та төбәк тарихын өйрәнүченең әлеге ике китабын керәшен татарлары тарихын өйрәнүгә зур өлеш дип бәяләде.


– Халык санын алу кампаниясе башланса, татарларны аз итеп күрсәтү өчен, миллә­тебезне төрле төркемнәргә, шивәләргә бүлү шаукымы баш калкыта. Әлеге буталышка керәшен татарлары да тартып кертелә. Керәшен­нәрне аерым милләт итеп теркәтү өчен, чукындырылган татарлар арасында мә­кер­ле эшчәнлек алып барыла. Өч ел элек тарихи гадел­леккә омтылучы Вячеслав Данилов кебек елъязмачылар шушындый китаплар нә­шер итеп, байтак уйдырманы кире кага, күп нәрсәләргә күзне ача, дип язып чыккан идем. Икенче китапта XVII-XVIII гасырларда Тау арты татарларын чукындыруның ничек баруы турында чыганаклар тагын да күбрәк бирелгән, – дип сөйләде ул. Чынлап та, икенче китап тарихи документлардан, бе­лешмәләрдән генә тора диярлек. Бу уңайдан Дамир Исхаков: “Архивларда ныклап чокчына башласаң, без Болгар заманында ук христиан дине кабул иткәнбез, дип күкрәк кагып йөрүчеләрнең “кикрикләрен шиңдерә” торган документларга тап була­сың. Вячеслав Даниловның бу хезмәтләре – шуларга бик яхшы җавап, мондагы документлар чукындыру тарихын, мәлки керәшеннәрен өй­рәнүчеләр өчен кыйм­мәт­ле чыганак”, – дип белдерде.


Керәшеннәр үз бабала­рының мөселман булганнарын беләме соң? “Авылыбыздагы 22 нәсел борынгы ба­баларының мөселман икә­нен хәтерли. Үземә килсәк, җиде буын бабамны ачыкладым. 1640 – 1650 еллар ти­рәсендә туган җиденче буын бабам Алишның исеме бозылмаган, үзгәртелмәгән әле. Әмма 1687 елгы бабам Хәсән­нең исемен – Денис, 1715 елгы Муса ба­бам­ның исемен – Моисей, 1767 елгы Әкрәм ба­бамның исемен Пимен дип үзгәртергә мәҗбүр иткәннәр. Әле алар ислам динен, гореф-гадәт­лә­рен саклап яшәргә тырышкан. 1786 елгы Сергей бабамнан соң инде мөселман исемнә­рен кушмый башлаганнар”, – дип сөйләде миңа ахырда Вячеслав агай. Соң­рак, редак­ция­безгә килгәч, ярым җитди, ярым шаяртып, без аңа, бәлкем, сезгә кабат мөсел­манлыкка кайтыргадыр, дип тәкъдим иттек. Вячеслав агай ачуланмады, кыз­мады. “Христиан булып кит­кән Сергей, Данил, Василий бабаларыма хыянәт итү булып чыкмасмы соң? Әти-әни­не дә христиан буларак соңгы юлга озаттык. Ходай­ның бер сынавы дип кабул итик. Без – татарларга үткән­нәрдән гыйбрәт алып, ми­шәр­ләргә, типтәрләргә, ке­рәшеннәргә, мәҗүсиләргә бү­ленмичә, берләшеп, бер милләт булып яшәргә кирәк”, – дип җавап­лады ул. Чынлап та, күп динле, күп телле татар халкы. Безне татар каны, татар рухы, татар моңы бер­ләш­терә: шуны онытмасак иде.

“Сатыш – гасырлар аша”

Саба районындагы Сатыш авылы тарихына багышланган әлеге китапны тәкъ­дим итү дә зур кызыксыну уятты. Алдагы китаптан аер­малы буларак, анда берничә авторның, тәгаен алганда, Сәлман Гыйльмиевнең, Фә­нил Габдрахмановның, ар­хеолог Альберт Борһанов­ның зур өлеше кергән. Рәүф Габдрахманов, “белдекле Шәм­си” кебек күренекле авыл­дашларының мәгъ­лү­матларына нигезләнеп, бу эшне Сәлман әфәнде башлаган, Фәнил әфәнде дәвам ит­кән. Тарихи-археологик ягы йомшаграк була дип, тора-бара бу эшкә А. Бор­һановны да тартып керткән­нәр. Әлеге хезмәт шул ягы белән дә үзенчәлекле: китап басылып чыкса да, авторлар авылның барлыкка килү вакыты мәсьәләсендә әле һаман уртак фикергә килә алмаган.


Китапның тышлыгында бу уңайдан “1170 ел” дигән төгәл дата күрсәтелсә дә, авылга нигез 100 – 200 ел соңрак та салынырга мөмкин дигән карашны озак еллар республикабыз авыллары археологиясе белән кызыксынучы тарихчы-археолог, Та­тарстан төбәкне өйрәнү­челәр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов та яклап чыкты. “Сатыш авылы нигезендә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караучы табылдыклар да бар. Әйе, Сатышның бер бакчасында табылган, сыбызгы вазыйфасын башкаручы уенчык үр­дәк Болгар остаханәләренең берсендә IX-X гасырда ук ясалган булырга мөмкин. Мондый уенчык үрдәкләр берничә урында табылды инде. Тик ул сыбызгының би­регә соңрак та килеп ирешүе ихтимал. Авылның оешу тарихын дәлилләү өчен бу сыбызгы гына җитеп бетми”, – дип ул башка дәлилләр дә эзләргә чакырды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 13.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр