ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

Китап чыкты – медаль табылды

 

Татар көрәше турында тагын бер яңа басма дөнья күрде. “Сабантуйдан – олы мәй­данга” дип аталган китапның авторы – Фәрит Салихов. “Сабантуй” журналының әдәби редакторы әлеге газета исемен йөрткән турнирда чыгыш ясаган егетләрнең келәм генә түгел, тормыштагы уңыш­ла­рын да барлаган. Китап, Та­тар­с­танның көрәш федерациясе ярдәме белән чыгарылган.

15-1  
“Көрәшчеләр районында туып үссәм дә, көрәшчеләр авылында яшәмәдем. Шуңа күрә көрәш тирәсендә сүз чыккач, бераз ким­сенү дә бар. Безнең Югары Ки­бәхуҗа авылында көрәш буенча түгәрәк тә, көрәшчеләр дә юк иде. Район чемпионы булган көрәш­чесе дә миндер әле аның. Сабан туйлары милли спорт төрен яратырга мәҗбүр итте. Шуннан башланган кызыксыну бу”, – дип сөй­ли Фәрит Салихов. Быел исә еллар дәва­мында тупланган мәгъ­лүмат­ны файдалану мөмкинлеге дә туган. Ник дигәндә, “Сабантуй” журналы чыга башлаганга 95 ел тула. Әнә шул уңайдан, редак­циядә китап чыгару уе барлыкка килгән.

 
Журналның баш мөхәр­рире Илназ Фазуллин әйтүенчә, үз­ләрендә тупланган мәгълү­мат­тан файдаланмау гөнаһ булыр иде. “Китап ул – безнең канга сеңгән әйбер. Мин моны шәхсән үземнән чыгып әйтәм. Кечкенә чактан ук кулга тоттырылган китап зур бүләк булып санала иде, шуңа күрә китапка булган игътибар күптәннән килә”.


Тик өлкәннәр дә интернет киңлекләрендә адашып, социаль челтәрләр арасында буталып йөргән заманда бу китап белән бүгенге балаларны кызыктырып булырмы? Авторлар яхшыга өметләнә. Ник дигәндә, “Сабантуйдан – олы мәйданга” китабында журнал турниры аша узган меңләгән егет турында мәгълүмат бар. Интернетта  алар юк, газеталар бары архивларда гына саклана. “Үзебезнең татар көрәшенең тарихын басмага бастырып калдырмасак, аның хәтта тарихы да югалачак”, – ди Фәрит Салихов.


Әле нәшриятка барып җит­кәнче үк, бу китапның файдасын күрүчеләр табылган инде. 1986 елда башланган “Сабантуй” газетасы турниры җиңүчеләрен ачык­лаганда, 1999 елда узган бәйге турында бер мәгълүмат та булмавына гаҗәпләнә авторлар. Ачыкларга тотыналар. Ул ярыш Буада узган икән. Анда катнашкан егет­ләрне эзли башлыйлар. Табыла алар. Ә бер­сенең язмышы бик кызыклы булып чыга. Кукмара егете Марат Ваккасов Буада өченче урынны алган. Әмма көрәшеп алган беренче медален югалткан. “Шат­лана-шатлана кайттым. Кайтып, өйдә­геләргә медальне күр­сәтим дисәм, медаль юк, тасмасы гына калган – дип искә ала Марат. – Юлда машина белән батып калдык. Кабаттан ул урынны да барып карадык, әмма медаль табылмады”. Китап чыгу уңаеннан узган матбугат очрашуыннан соң сөй­ләшеп торганда, Кукмара егете кайтканда Балтачта туктап су эчкәннәрен дә искә тө­шерде. Кем белә, бәлки, медаль шунда төшеп калгандыр. Ничек кенә булмасын, Маратның медале бар хәзер. Журнал вәкилләре аны егеткә дип махсус ясаткан.


Яңа китапны яшь батырларга дә бүләк иттеләр. Биектауда “Сабантуй” журналы призына кө­рәш бәйгесе тәмам­ланды. Гадәт­тәгечә, ике яшь категория­сендә узган турнирда 565 егет бил алышты. Бу – рекордлы күр­сәткеч. 13-14 яшь­лек­ләр бәйге­сендә чемпион исемен Сабадан Рамил Гатауллин (36 кило), Нияз Хәлиуллин (40), Мамадыштан Гадел Мусин (45), Теләчедән Марсель Дәүләт­шин (50), Биектаудан Фирзәр Хәйрул­лин (55), Арчадан Динияр Муратов (60), Казаннан Ислам Шәйдуллин (65), Әлмәттән Румиль Семкичев (70), Түбән Камадан Айзат Гыйниятуллин (75) яулады. Командалар арасында Саба – беренче, Мамадыш – икенче, Теләче исә өченче булды.


15-16 яшьлек егетләр ярышында исә үз авырлык үлчәүләрендә батыр булып Әлкидән Илназ Хә­мидуллин (45), Әлмәттән Рубин Рәҗәпов (50), Казаннан Азим­җан Котбетдинов (55), Әлмәттән Рафаэль Хәсәншин (60), Кукмарадан Рүзәл Тимергалиев (65), Инсаф Кәримуллин (70), Чаллыдан Вадим Васильев (75), Казаннан Рүзәл Багиров (80), Түбән Камадан Илмир Хәсәншин (100) яулады. Командалар арасында Балтач – беренче, Кукмара – икенче, Әлмәт өченче булды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 27, 22.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!