ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Россиянең беренче алтынын татар кызы отты

 

Бүген – ир-атлар хатын-кыздан бүләк өмет иткән көн. Туган-тумача, дус-иш солдатка барган һәм бармаган өчен зурлап биргән хушбуй, оек, боргыч-чүкеч ише көндәлек кирәк-ярак янына Олимпиада медале өмет итүчеләр дә юк түгел. Россия спортчылары Пхенчханда әлегә бер алтын да ота алмады. Беренчесен татар кызы Алинә Заһитова яулады.

6-3

Чәршәмбе иртәсендә редак­ция­гә шалтыраткан бер уку­чы­бызның сөенечтән күз яшь­лә­рен тыя алмаган вакыты иде. Башта фигуралы шуу яры­шында Евгения Медведеваның берен­че урынга чыгуына шат­ланган, ан­нары татар кызы Али­нә За­һитованың рекорд куеп, ал­тын­га таба бер адым ясавын күреп дулкынланган. “Алар бозга чы­гар алдыннан һәрберсе өчен аерым дога кылдым. Күрәсезме, ничек шәп итеп шуалар. Кылган догала­рым кабул булды”, – дип так­мак­лады укучыбыз. Саубул­ла­шып, берничә минут узуга ка­бат шалтыратты ул. Бу юлы та­вышы усалрак чыкты: “Сезнең белән сөйләшеп, Сотникова өчен дога кылырга оныткан­мын. Шуңа күрә егылды менә”.

 
Дога кылучылар белән шәм куючыларр аз түгелдер бу ара­да. Олимпиада тирәсендәге шау-шу үз эшен эшләде. Россия ко­ман­дасы быел күпкә кечерәк, медальләр азрак булса да, та­машачының игътибары кимемә­де. ­Ыгы-ызы аркасында, кире­сен­чә, арткан да кебек тоела әле. Безнең халык, каршылык күбрәк булган саен, үҗәтләнергә өйрәнгән. Миллионлаган кешене сөендерү өчен алтын гына җитми. Башкалары булдыра алмагач, хатын-кыз фигуралы шуучылардан көттек. Кызларның алтын аласына беркем дә шикләнмәде, әмма җанатарлар икегә бүленде. Бар Алинә яклылар, бар Медведева тарафдарлары. Кайчак бә­хәсләр зурга да киткәләде. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә. “Быел Мед­ведева җиңсен иде. Алинәгә иртә әле. Киләсе елларда өл­герер”. Бу – Заһитовага каршы әйтелгән фикерләрнең иң юашы.

 
Татар кызының уңышы Рос­сиядә яшәүче һәм барлык зур җиңүләрне бары бер халык вәкиле генә яуларга тиеш дип фикер йөрткән кайбер кеше­ләр­не генә түгел, аның көндәшләрен дә чыгырыннан чыгарды. АКШ спортчысы Эшли Вагнерның, мәсәлән, Алинә­нең иң катлаулы алымнарны чы­гышының ахырында гына ясавына ачуы килгән. Янәсе, алай эшләгәч, хөкемдар­лар да яхшырак бәя бирә. Соң башкалар да шулай эшли ала бит! Әмма һәркемнең аягыннан гына килми. Ә хоккейчы Илнар Заһитовның кызы түземлек һәм чыдамлыкның ни икәнен яхшы чамалый. Шунсыз булмый.


ВАДА вәкилләре, күнегү башланып, биш минут үткәч, кызны анализ тапшырырга алып чыгып ки­тәләр әнә. Әйтерсең, күнегү тәмам­ланганны көтеп булмый! Канын алалар, ә бәвел анализын тапшыра алмый. Шулай итеп, спортчының үз гомерендә әлегә иң мөһим булган зур ярыш алдыннан күнегүе булмый кала. Зур түрәләр китереп чыгарган ыгы-зыгыда 15 яшьлек кызның ни гаебе бар? Алинә көндәшләре белән генә түгел, әнә шул сәясәт катыш шау-шуга каршы да көрәште. Ул да Ватанны саклаучы түгелме? Белгечләр бүген иртән тәмамлан­ган хәлит­кеч ярышта кемнең җиңәсен чамалый алмый интекте. Букмекерлар исә Заһито­ваның алтын отасын фаразлады. Ә Алинә­нең әтисе, кызы җиңсә, тартуын таш­ларга вәгъдә итте. Илназ За­һитов бүгеннән тәмәкесез яшәр дип өметләнәбез.

 

Җомга иртәсендә тәмамланган ярышта Алинә 239,57 балл туплады. Бер мәртәбә ялгышкан Евгения Меведева исә 238,26 балл җыйды. Өченче урында Канададан –Кейтлин Осмонд (231,02). Шулай итеп, Алинә Заһитова Россия командасының Олимпия Уеннарындагы беренче медален отты. Моңа кадәр безнекеләрнең көмеш һәм бронзасы гына бар иде. Сүз уңаеннан, Заһитова белән Медведева команда ярышларында да бергәләп көмеш медаль оттылар.


Көчләп яраттырып булмый

Кичәге көнгә Россия спортчылары 12 медаль яулады (4 көмеш һәм 9 бронза), шуның яртысы чаңгычылар исәбендә иде. Төп спортчылар Олимпия уеннарына бара алмаса да, яшьләр хәтта алдагы ел күрсәткечләрен дә яхшыртты. Хатын-кызларның, мәсәлән, эстафета ярышында инде 12 ел медаль күргәне юк иде. Көньяк Кореядә исә өченче урынны алдылар. Бронза откан команда составында Татарстан вәкиле Анна Нечаевская да уңышка иреште. Егет­ләр эстафетасында исә иптәшләре белән бергә Яшел Үзән егете Андрей Ларьков көмеш яулады. Шулай итеп, Татарстанга Пхенчханнан чаңгыда откан ике медаль кайта. Ларьков әле тагын бер ярышка чыгарга ниятли.


Игътибарны иң нык җәлеп иткәне исә – хоккей. Билгеле булганча, безнең илдә хоккей командасы алтын отса, башкалар­ның уңышсызлыгы тизрәк онытылачак, дигән бәхәсле фикер дә бар. Быел моны тәкрарлаучылар тагын да артты. Халык мәш килеп хоккей ярышлары карый, ир-егетләр командасыннан да алтын көтәләр. Сер түгел, дөньяда иң көчле лига саналган НХЛ җитәк­челеге уенчыларын Олимпиадага җибәрмәгәч, Россия хоккейчылары Пхенчханда төп фаворитка әверелде. Әмма Көньяк Кореягә СКА һәм ЦСКА уен­чыларының гына баруы хоккей җәмәгатьчелегенең бу командага карата мөнәсәбәтен үзгәртте. Уңыш теләүчеләр янында башкача фикер йөртүчеләр дә җитәр­лек. Бүген КХЛда бу ике клубка бары “Ак барс” кына каршы торырлык хәлдә. Ә Казаннан уенчы юк. Көчләп яраттырып булмый, хәтта Ватанны саклаучылар көнендә дә. 

Бер адым җитмәде

Аның каравы Пхенчханда Татарстан кызлары чыгыш ясады. Россиянең хатын-кызлар командасы составында бездән өч туташ бар. Кукмаралар – Фәнүзә Кадыйрова, актанышлар – Лиана Ганиева, әлмәтләр исә Ольга Сосина өчен җан атмый калмагандыр. Әле бу команда составында Мәс­кәүдә туып үскән татар кызы Диана Канаева да чыгыш ясады. Кызганыч, кызларга Россия хатын-кыз­лар хоккее тарихында беренче медальне оту өчен бер адым җит­мәде. Өченче урын өчен узган очрашуда безнекеләр финнарга оттырды.  

 6-2
Гомумән алганда, Пхенчхандагы ярышларда Татарстаннан биш спортчы чыгыш ясады. Шуларның өчесе медаль алып кайта. Тумышы һәм чыгышы бе­лән бездән булган дистәгә якын спортчы бар. Актанышта туган, аннары Әлмәттә, Лениногорскида, Түбән Камада  уйнаган Илназ Заһитовның кызы Алинә, хоккейчы кызлар Фәнүзә, Лиана, Дианадан тыш, Олимпия уеннарында Эрнест Яхин (Уфада туган, ике төр ярышта чыгыш ясый), Регина Рәхимова (Пермь өлкәсендә туган, фристайл, могул), Руслан Сәмитов (Казанда туган, Мәс­кәүдә яши, бобслей һәм скелетон) ярышты. Ике көн элек ски-кросс ярышында бронза откан Сергей Ридзикның исә әнисе – татар. Нәзирә ханымның тамырлары Татарстанга барып тоташа. Бабасы – Тәтештән, ә әбисе – Тукай районыннан. Өч милләт­тәшебез исә Көньяк Кореядә Казахстан данын яклады.

Медальне кире кайтардылар

Якшәмбе көнне тәмамланасы Олимпия уеннарының ябылу тантанасына Россия спортчылары кулларына ил әләме тотып чыгарга мөмкин. Әнә шундый хокук бирелсен өчен, безнекеләр берничә шарт­ны үтәргә тиеш иде. Шул исәптән, Халыкара Олимпия комитетына (ХОК) 15 миллион доллар күлә­мендә штраф түләргә. Тү­ләнгән диләр. ХОК хәлиткеч карарны иртәгә кабул итәр дип көтелә. Керлингчы Александр Крушельницкий аркасында яңа шау-шу чыкмаса, әлбәттә. Пхенчханда хатыны Анастасия Брызгалова белән бронза откан спортчыда тыелган мельдоний матдәсенең эзе табылган. Спортчылар медальне кире кайтарды, ә менә гаепләрен танымадылар. Берәрсе ризыгына кушканмы, әллә үзебез шул дәрәҗәдә ахмакмы?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 28, 23.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр